МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 28 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
"Туган телем - серле тел"
27.02.2023
Мәктәбебезнең 7нче сыйныф укучысы Хәсәнова Эльвина һәм 8 нче сыйныф укучысы Гизатуллина Ясминә "Туган телем - серле тел" диеп исемләнгән Регионара сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсында катнашып, II дәрәҗә диплом белән белән бүләкләнделәр. Аларны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Туплы хоккей буенча ярыш. 24.02.2023

Бүген Ватанны саклаучылар көне уңаеннан туплы хоккей буенча ярыш үткәрелде. Әлеге спорт чарасында мәктәп укучылары да актив катнашты.
-
23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2023

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!
Бүген 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Сез безнең горурлык" дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмдә укчыларның әтиләре дә катнашты. -
Әтиемә бүләк. 22.02.2023

Башлангыч сыйныф укучылары Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләренә бүләкләр ясадылар. Үзләренен иҗат җимешләрен алар бәйрәм көнне мәктәптә тапшырачаклар.
-
Тел - рухи дөнья көзгесе 21.02.2023
Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) карары буенча 21нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән соң? Эш шунда: 1952 елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.ЮНЕСКО Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара.Бүген мәктәбебездә "Тел - рухи дөнья көзгесе" диеп исемләнгән әдәби - музыкаль чара үткәрелде. -
Разговоры о важном "День защитника Отечества"
20.02.2023
Внеурочное занятие в 7-9 классах по теме "День защитника Отечества". Учащиеся узнали о роли Вооружённых сил РФ в защите страны, об их миротворческой миссии и о современных военных профессиях, выполнили интерактивное задание о почётных воинских наградах.
-
II Республиканский конкурс чтецов «Поэт-герой Муса Джалиль»
20.02.2023
Наши учителя Исмагилова Э.Р., Тухбатуллина А.Р. и ученица 8 класса Гизатуллина Я.И. приняли участие в II Республиканском конкурсе чтецов «Поэт-герой Муса Джалиль» и были награждены дипломами I степени. Поздравляем!
-
Туган телем - иркә гөлем. 20.02.2023

Бүген авыл китапханәсендә Тел көненә багышланга кичә үткәрелде. Әлеге чарада 5-8 сыйныф укучылары катнашты.
-
Парламент дәресе -2023 16.02.2023

2023нче елның 1нче февраленнән 18нче февраленә кадәр республиканың барлык мәктәпләрендә Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган "Без - Россия граңданнары" парламент дәресләре үтә. Бүген әлеге чара безнең мәктәптә дә үткәрелде.
-
Муса Җәлил туган көн./ День рождение Мусы Джалиля. 15.02.2023

Бүген без халкыбызның атаклы шагыйре, Советлар Союзы герое, каһарман язучыбыз Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттек. Бүгенге кичәдә укучылар яраткан язучыбызның иҗаты һәм тормыш юлы буенча сәяхәт иттеләр, Муса Җәлилнең шигырьләрен матур һәм сәнгатьле итеп сөйләделәр.









