муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
| Телефон: | +7(84371) 533-08 |
| E-Mail: | Gimnaziya.5@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 591 учащихся |
| У нас учат: | 45 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
“Зур биюләр” бәйгесе 28.11.2014

Гимназия сәхнәсендә булачак биюче - йолдызлар “Зур биюләр” бәйгесендә катнашты. Бүген ярыш 5-7 нче сыйныф укучылары арасында булып үтте. Тема: татар милли көйләре яисә татар эстрадасы музыкасы иде. Нәтиҗәдә III нче урынны 7 нче А сыйныфы, 6 нчы Б сыйныфы, II нче урында 5 нче А сыйныфы һәм 5 нче Б сыйныфы, ә I нче урынны 6 нчы А сыйныфы яулады. Котлыйбыз!!!
-
Әниләр көне 27.11.2014

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашкан кеше ул – Әни. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.
27 нче ноябрь – Әниләр көне. Бүген, гимназия кадерле әниләребезне һәм дәү әниләребезне кабул итте. Укучылар кулдан эшләнгән бүләкләрен, котлау сүзләрен, рәхмәтләрен бәйрәм концерты аша җиткерде.
-
Семинар-практикум 27.11.2014

Гимназиядә, ТР Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, “Әдәбият фәненнән Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыру, башлангыч, урта һәм гомуми белем бирү буенча мөгаллимнәрнең проект эшчәнлеге” темасына семинар оештырылды. Укуларны педагогика фәннәре кандидаты Мозаффарова Мингаян Гаяз кызы алып бара.
-
Инглиз теленнән олимпиада
25.11.2014
Инглиз теленнән олимпиаданың язмача туры үтте. 10 нчы сыйныф укучысы Булатова Алия телдән үткәрелә торган тур исемлегенә керде. Алиягә уңышлар телибез.
-
VI нче Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсы 24.11.2014

VI нче Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсында катнашып, “Композицион осталык» номинациясендә җиңүче булган Гатауллина Эльвинаны котлыйбыз!!!
-
Ачык ишекләр көне
22.11.2014
22 нче ноябрьдә, гимназия әти – әниләр өчен Ачык ишекләр көне уздырды. Тиздән беренче триместр нәтиҗәләре билгеле булачак. Әти-әниләр дәресләргә керде, сыйныф җитәкчеләре белән аралашты һәм балаларының өлгереше белән кызыксынды. Мондый очрашу ике як өчен дә бик файдалы булды.
-
11 нче сыйныфларда апробация
20.11.2014
20 нче ноябрьдә, илебезнең башка регионнарындагы кебек, гимназиядә йомгаклау сочинениесен үткәрү технлогоиясе буенча апробация үтте. 9.30 да чыгарылыш сыйныф укучыларына өч тема бирелде: 1. М.Ю.Лермонтовның кайсы әсәрләрен дустыңа укырга киңәш итәр идең? (М. Ю. Лермонтовның берничә әсәре буенча) 2. Китапларсыз яшәп буламы? 3. Башка кешенең хәленә керә белү ни өчен мөһим?
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары курслар үтте
20.11.2014
10 нчы ноябрьдән 20 нче ноябрьгә кадәр, 5 нче гимназиядә Яшел Үзән шәһәре һәм районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен, “ББФС тормышка ашыру шартларында “Татар теле” һәм “Татар әдәбияты” фәннәрен укыту методикасы” дигән темага курслар үтте. Ун көн дәвамында, укытучылар, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәренең лекцияләрен тыңлады һәм практик эшләр башкарды. Укытучылар, бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятының актуаль мәсьәләләре, методика, яңа стандартлар, олимпиада һәм БДИна кагылышлы материалларны үзләштерде, үзара фикер алышты. Укытучылар КФУ тарафыннан үткәрелгән бу курсларны бик уңышлы дип бәяләделәр. Курслар ахырында Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан, квалификация күтәрү буенча таныклык тапшырылды.
-
"Спорт - начар гадәтләргә карата альтернатива" муниципаль акциясе 20.11.2014

"Спорт- начар гадәтләргә карата альтернатива" муниципаль акциясе кысаларында, "Эко-десант" отрядлары арасында, "Зеленый патруль" оешмасы тарафыннан уздырылган интелектуаль -спорт бәйгесендә III нче урын алган 6 нчы Б сыйныфы бүләкләнә.
Укытучы - Хәкимова Г.И.
-
Ата-аналарга мәгълүмат
17.11.2014
20.11.2014г. в зале заседания Управления образования по адресу ул. Чайковского 56 состоится день юридической помощи детям.
Время приемов специалистов с 9:00-12:00 и с 14:00-17:00.











