Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Абдулла Алишның тууына 115 ел. 15.09.2023

Танылган татар балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан мәктәп китапханәсендә күргәзмә оештырылды.Китапханәче Лилия Илсуровна Абдулла Алишның нинди искиткеч кеше булуын, балаларны бик яратканын һәм алар белән һәрвакыт уртак тел тапканын сөйләде. Һәм нәкъ менә балаларга булган мәхәббәте аны әдәбиятка алып килә. Абдулла Алиш күп кенә шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар гына түгел, ә татар әдәбиятында ныклы эз калдырган бик күп әкиятләре белән танылган. Абдулла Алиш әсәрләре барлык буын балаларының яраткан әсәрләре.
К 115-летию со дня рождения известного татарского детского писателя Абдуллы Алиша в школьной библиотеке была организована выставка.Библиотекарь Лилия Ильсуровна рассказала, каким замечательным человеком был Абдулла Алиш, как любил детей и всегда находил с ними общий язык. И именно любовь к детям привела его в литературу. Абдулла Алиш известен не только многими стихами, очерками, рассказами, пьесами, но и многими сказками, оставившими прочный след в татарской литературе. Произведения Абдуллы Алиша любимы детьми всех поколений.
-
Россия – минем горизонтларым
14.09.2023
Бүген 6-9 сыйныфларда дәрестән тыш эшчәнлек курсының икенче дәресе узды.
“Киләчәгеңне ач” тематик дәресендә һәр һөнәрнең миссиясе турында сөйләделәр. Кемдер кеше гомерен коткара, кемдер фәнни ачышлар ясый, кемдер безнең дөньяны матуррак итә, кемдер кешеләргә күңелле хисләр бүләк итә.
Бу дәрестә балалар яраткан эшеңне табар өчен, беренче чиратта, үзеңдә нинди кызыксынулар, сәләтләр һәм мөмкинлекләр барлыгын аңларга кирәклеген белделәр. Һөнәр үзләштерү өчен башта иң мөһиме белем алу икәнлегенә төшенделәр.
Сегодня в 6-9 классах прошел второй урок курса внеурочной деятельности. На тематическом уроке” Билет в будущее " классные руководители рассказали учащимся о миссии каждой профессии. Кто-то спасает человеческие жизни, кто-то делает научные открытия, кто-то делает наш мир красивее, кто-то дарит людям приятные ощущения. На этом уроке дети узнали, что для того, чтобы найти свою любимую работу, в первую очередь необходимо понять, какие у вас есть интересы, способности и возможности. Пришли к выводу, что самое главное для освоения профессии-это образование.
-
Россия – минем горизонтларым.
14.09.2023
Һөнәри юнәлеш бирү курсының чираттагы дәресе “Киләчәгеңне ач” темасына узды. Яраткан эш, һөнәр сайлау — кеше тормышының мөһим этабы. Үз киләчәгең турында уйлану хәзер үк мөһим. Ел саен меңләгән укучылар алдында сорау туа: мәктәпне тәмамлагач, кая барырга, нинди һөнәр сайларга? Әлбәттә, бу карар җиңел түгел. Шул ул максаттан 6-9 нчы сыйныф укучылары илебездәге һөнәрләр дөньясы белән таныштылар, һөнәри эшчәнлекнең төп тармаклары турында фикер алыштылар.
Очередной урок профориентационного курса прошел на тему “Открой свое будущее”. Выбор любимой работы, профессии-важный этап в жизни человека. Уже сейчас важно думать о своем будущем.Каждый год перед тысячами учащихся встает вопрос: Куда пойти после окончания школы, какую профессию выбрать? Конечно, это решение непростое. С этой целью учащиеся 6-9 классов познакомились с миром отечественных профессий, обсудили основные отрасли профессиональной деятельности.
-
Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел. 13.09.2023

13 сентябрьдә Совет партизанкасы Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел (1923-1941). Бүген тәрбия буенча директор киңәшчесе Ибраһимов З.Ә. белән берлектә 6-9 нчы сыйныф укучылары “Зоя Космодемьянская” фильмын карадылар. Фильм Советлар Союзы Герое булган беренче хатын-кызның батырлыгы турында сөйли. Фильмда вакыйгалар 1941 елның көзендә бара. Төп герой үз теләге белән фронтка китә, анда дошман тылына эләгә һәм тоткынлыкка төшә. Фильм тарихи фактлар белән танышу гына түгел, ә яшь кызның батырлыгы, ныклыгы укучылар өчен үрнәк булып та тора.
13 сентября исполняется 100 лет со дня рождения советской партизанки Зои Космодемьянской (1923-1941). Сегодня совместно с советником директора по воспитанию Ибрагимовым З. А. учащиеся 6-9 классов посмотрели фильм “Зоя Космодемьянская”. Фильм рассказывает о подвиге первой женщины, ставшей Героем Советского Союза. События фильма происходят осенью 1941 года. Главный герой добровольно отправляется на фронт, где попадает в тыл врага и попадает в плен. Фильм является не только знакомством с историческими фактами, но и примером для подражания мужества и стойкости молодой девушки.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү. Россия җирендә
11.09.2023
Атнаның беренче көне Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагын күтәрү, гимн җырлау белән башланды. Линейкадан соң укучылар “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” дәрестән тыш эшчәнлек курсында “Россия җирендә” темасына сөйләштеләр. Алар видео карадылар, танылган сәяхәтчеләрне тыңладылар, җәйге каникулда алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Дәрес ахырында балалар безнең ил искиткеч матур, аның табигате уникаль һәм кабатланмас, дөньяда бер генә ил дә аңа тиңләшә алмавын тагын бер кат расладылар.
Первый день недели начался с поднятия флагов Российской Федерации и Республики Татарстан, исполнения гимна. После линейки учащиеся обсудили тему “На земле Российской” в курсе внеурочной деятельности “Разговор о важном”. Они смотрели видео, слушали известных путешественников и делились впечатлениями от летних каникул. В конце урока ребята еще раз доказали, что наша страна необыкновенно красива, ее природа уникальна и неповторима, что ни одна страна в мире не может сравниться с ней.
-
Халыкара грамоталылык көне. 08.09.2023

8 сентябрь - Халыкара грамоталылык көне. Тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Зөлфәт Әхтәмович башлангыч сыйныф укучылары өчен кинолекторий үткәрде, Халыкара грамоталылык көненең барлыкка килү тарихын сөйләде. Аннары балалар “Өйрәнелмәгән дәресләр илендә”, “Дөя һәм ишәк ничек мәктәпкә йөрделәр”, “Өтер һәм нокта маҗаралары” мультфильмын карадылар. Алар һәр төп геройның маҗараларын кызыксынып күзәттеләр. Аннары викторина сорауларына җавап бирделәр һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Һәр укучы үзе өчен грамоталы булу яхшы дигән нәтиҗә ясады.
8 сентября-Международный день распространения грамотности. Советник директора по воспитанию и взаимодействию с детскими общественными объединениями Зульфат Ахтямович провел кинолекторий для учащихся начальных классов, рассказал об истории создания Международного дня грамотности. Затем ребята посмотрели мультфильмы “В стране неизведанных уроков”, “Как верблюд и осел ходили в школу”, “Приключения запятой и точки”. Учащиеся с большим интересом наблюдали за приключениями каждого из главных героев. Затем они ответили на вопросы викторины и поделились впечатлениями. Каждый ученик сделал для себя вывод, что грамотность-это хорошо!
-
Террорга каршы өйрәнүләр
06.09.2023
Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Бу уңайдан мәктәбебездә өйрәнүләр оештырылды.
Террорчылык акты яный дигән мәгълүмат чыгу белән, тиешле хәрәкәтләр башкарылды. Укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр мәктәп бинасыннан чыктылар. Эвакуация эшләре тиз арада, билгеләнгән кагыйдәләргә туры китереп ясалды.
-
“Тормыш тамчысы” акциясе 06.09.2023

Безнең мәктәп укучылары ел саен терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көнендә уздырыла торган “Тормыш тамчысы” акциясендә катнашалар. Бу дата рәсми рәвештә 2004 елда Бесланда булган фаҗигале вакыйгалардан соң булдырылган. Ул вакытта, террорчылык акты вакытында, берничә йөз кеше һәлак була, аларның күбесе балалар. “Тормыш тамчысы” террорчылыкның барлык корбаннарын искә алырга чакыра, өч көн дәвамында, тоткынлыкта булганда, алар бер тамчы су да эчә алмаганнар.
Акция барышында мәктәбебез укучыларының һәрберсе, сулы касәдән кулларына бераз су җыеп, гаепсез һәлак булганнарның якты истәлегенә гөлләргә су сипте.
-
Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне 04.09.2023

Бүген мәктәптә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чаралар узды.
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне ачы хисләр белән искә ала. Чарада укучыларга терроризмның нәрсә икәне, аның нәтиҗәләре, Бесландагы фаҗига һәм соңгы ун елда булган терактлар турында сөйләнде. Балалар террорчылык турында үз фикерләрен белдерделәр, экстремаль ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында таныштылар.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү. Белем көне. 04.09.2023

Быелгы уку елында да “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү” дәрестән тыш эшчәнлек циклы дәвам итә. Бүген ул Белем көненә багышланды. Сыйныф җитәкчеләре балалар белән хәзерге дөньяда белемнең мөһимлеге, җәмгыять тормышындагы роле, кеше уңышында әһәмияте турында фикер алыштылар.











