Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
| E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 55 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
День цветов 07.06.2013

Появились в мрак долгожданные краски, васильки и фиалки набрали свой цвет. Соберем мы с тобой эти лета подарки и поставим их в самый красивый букет
-
День защиты окружающей среды 05.06.2013

Сбор лекарственных трав.
-
Открытие пришкольного лагеря "РАДУГА" 03.06.2013

Мы встречаем праздник лета.
Праздник солнца, праздник света!
В лагерь к нам спешат друзья!
Вместе мы - одна семья!
Спешите в наш лагерь веселой гурьбой,
Улыбку и песню возьмите с собой!
Закончился учебный год, выставлены оценки. Наступила пора летних каникул. 3 июня у нас состоялся праздник, открытие летнего пришкольного лагеря «Радуга». Ребята уже успели подружиться, найти новых друзей и это здорово! Ведь дружба помогает нам в учёбе, в спорте и совершает различные чудеса. А для того, чтобы отдых был увлекательным, интересным в нашем лагере, работают самые лучшие педагоги и работники школы.
Все ребята им, как дети
Оли, Коли, Светы, Пети.
Всегда помогут, ребятам-мечтателям
Они не вожатые, а воспитатели.
-
Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә! 09.05.2013

Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып;
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден, медальләрне чыңлатып.
-
Өмәләр гөрләп узды
27.04.2013
Табигать – ул безнең Җир-Анабыз. Ул безне туендыра, саф һавасын сулата, күңелләребезне ял иттерә. Әмма без, кешеләр, һәр очракта да аның бу мәрхәмәтләренә тиешенчә рәхмәтле була беләбезме соң? Юк, әлбәттә. Аның сый-хөрмәтеннән файдаланып, үз кирәгебезне алып, агач-куакларга зыян салабыз, рәхәтләнеп ял иткәннән соң, артыбызда бер өем чүп-чар калдырабыз, сулыкларын пычратабыз.
Яшәгән шәһәр-авылларыбызда тәртип, пөхтәлек булдыру – анда гомер итүче һәркемнең изге бурычы. Менә быел да яз соңлап килә дип тормадык, инде әллә кайчан көрәк-тырмаларны кулга алып, йорт алларын, эш урыннарындагы территорияләрне тәртипкә китерә дә башладык. 27 нче апрель көнне, дәресләрдән соң барыбыз да бергәләп өмәгә чыктык. Бер төркем укучылар һәм укытучылар юл кырыйларын чистарту , юл буенда аунап яткан пыяла һәм пластик шешәләр, консерва калайлары, сок пакетлары, башка төр чүп-чар җыю белән шөгыльләнде. Табигать тә безгә теләктәшлек белдерде, көн чалт аяз торды. Инде киләчәктә безнең тырышлыклар бушка китмәс, бу урынга килүчеләр үз артларыннан чүп-чарларын җыеп китәрләр, табигатьне рәнҗетүгә юл куймаслар, дип ышанасы килә.
-
“Тукай яши, Тукай мәңгелек” 26.04.2013

26 апрельдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр белән беррәттән бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора.
Әлеге максаттан безнең Карауҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә 26нчы апрель көнне Туган тел көне билгеләп үтелде. Кичә мәктәпнең татар теле кабинетында үткәрелде. Бәйрәмне Г. Тукайның «Туган тел » шигыре белән башлап җибәрдек. Кичәне 7 нче сыйныф укучылары Юсупова Г. Һәм Нигматзянова Р. алып бардылар. Шулай ук 7 нче сыйныф укучылары Шакиров А. Һәм Саляхова Г. Тукай иҗаты турында мавыктыргыч итеп чыгыш ясадылар. 10 нчы сыйныфтан Зарипова А, Залялиева А, Галиуллина Й. Тукай шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итеп , үзләренең хезмәт җимешләрен укучыларга җиткерделәр.
Кыска гына гомерендә гаҗәп үткен һәм кыю шигырьләр язган, Шүрәлесе һәм Су анасы белән күпме укучыларны тәрбияләгән, милли героебызга әверелгән Тукайның туган көне зур бәйрәмгә әверелде. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мингазова А.А. һәм Шакирова Р.Р. оештырдылар.
-
"Табигатьне саклагыз!" 19.04.2013

Мин бүген бик сәер, куркыныч төш күрдем.
Буш калган шәп- шәрә җир өстендә йөрдем.
Урман да, кырлар да, елга да югалган,
Бар җиһан карага төренеп, чишмәләр тын калган.
"Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган. 7 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары белән “Табигатьне саклыйк!” экологик яшьләр тапшыруын әзерләгәндә педагог-оештыручы Шигабуллина Гөлнара Тахир кызы әлеге проблеманы күз алдында тоткан. Җир йөзенең пычрануы, юкка чыгу куркынычын шигырьләр, репортаж-презентация һәм театр аша күрсәтә алуга иреште. Укучыларда “киләчәгебез безнең кулда” дигән өмет уята алды.
-
"Могҗизалы география" 18.04.2013

Геогарфия фәне иксез, чиксез, эзләнүләргә корылган мавыктыргыч, бай фән икәнлегенә укучылар тагын бер кат инанды. 9-10 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелгән “Брейнг-ринг” Россия икътисады һәм экологиясе багышланган иде. Европа һәм Азия командалары шаян да, шул ук вакытта җитди, белемле булуларын күрсәтә алдылар. Уен тигез очко белән тәмамланды. География укытучысы Шигабуллина Гөлнара Тахир кызы һәр командага да рәхмәт белдереп, баллы призлар өләште.
-
Өмәдә 17.04.2013

Апрель, май- мәктәп яны территориясе чистарту һәм төзекләндерү айлары. Һәр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә мәктәбебездә өмә үткәрелә. Бүгенге өмәдә өлкән сыйныф укучылары күләгә урыннардагы карларны тараттылар, ә урта сыйныфлар- мәктәп урамын чистрату һәм төзекләндерүдә булыштылар.
-
" Туган җирем" муниципаль конкурсында 09.04.2013

Туган авылыбыз Карауҗа- борынгы авыл. Аның тарихы Казан ханлыгы чорына барып тоташа. Бу турыда галимә Фирдәвес Гарипованың “ Авыллар тарихыннан” һәм “ Авылларны сөям җаным- тәнем белән” китапларында бай мәгълүмат урнаштырылган.
Ә бүген мәктәбебез укучылары Яшел Үзән шәһәренең 11нче мәктәбендә уздырылган“ Туган җирем” муниципаль конкурсында аның бүгенге тормышы, озак еллар буе эшләп килгән күмәк хуҗалык тарихы, авылны яшәтүгә күп көч куйган тырыш кешеләре турында сөйләделәр. 10 нчы сыйныф укучылары Насыйбуллина Алисә, Зарипова Алия, Зайнуллина Зөһрә ,“ Мичринский” совхозының тарихын өйрәнүгә багышланган күмәк эш белән чыгыш ясап, 1 нче урынны яуладылар. Ә 7 нче сыйныф укучылары Шакиров Айрат, Нигъмәтҗанова Рәзилә һәм Сәләхова Гөлнар конкурста актив катнашкан өчен сертификат белән бүләкләнделәр.
Укучыларны конкурска тарих укытучысы Зарипова Фәнисә Фәйзрахмановна һәм татар теле, әдәбияты укытучысы Минһаҗева Әлфия Әсхәтовна әзерләделәр






