Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
| E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 55 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
“Су әбисе ник елый?” 20.04.2016

20.04.2016 сы көнне 6 нчы сыйныф укучылары әзерләгән “Су әбисе ник елый?” әкият- тамашасын бик яратып кабул иттек. Укучыларның сәнгатьле сөйләме, артистлык осталыклары сокландырды. Дәресләрдән соң “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә катнашучы укучылар – 11 нче сыйныф укучылары Галимова Алинә, Уктамжонова Дилсано, 10 нчы сыйныф укучылары Нигъмәтҗанова Разилә, Гимадиева Динара үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар. Нигъмәтҗанова Разилә “Илһам” бәйгесе альманахына кертелгән “Гөләп куагы һәм шайтан таягы ничек барлыкка килгән” әкият-пьсасын да укып үтте. Чара мавыктыргыч һәм күңелле булды.
-
Тукай әкиятләре укучылар иҗатында. 19.04.2016

19.04.2016 сы көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында “Пластилиннан Тукай әкиятләре геройлары” темасына оештырылган бәйге күңелле узды. Малайлар - 4 нче сыйныф укучысы Нугуманов Илмир, 2 нче сыйныф укучылары Мухамадуллин Ильяс, Саляхов Нияз, Шаяхмитов Руслан ясаган әкият геройлары иң яхшысы дип табылды. Дәресләрдән соң Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга карата “Позитив” газетасының махсус чыгарылыш санын тәкъдир итү оештырылды. Газетаны чыгаруда 11 нче сыйныф укучылары Галимова Алинә, Уктамжонова Дилсано, 10 нчы сыйныф укучысы Нигъмәтҗанова Разилә зур тырышлык күрсәттеләр. Алар һәр рубрика буенча тәфсилләп сөйләделәр.
-
Бөек Тукаебызның 130 еллыгына багышлап... 18.04.2016

Бөек Тукаебызның 130 еллыгына карата берсеннән-берсе күңелле чаралар оештырыла. “Татар теле атналыгы” кысаларында 18.04.2016 сы көнне “Тукайның балачагы”, “Без – Тукай оныклары”, “Тукай яши һәрбер йөрәктә”, “Тукай салган ак юлдан” һ.б.ш. темаларга сыйныф сәгатьләре булып үтте. Дәресләрдән соң Габдулла Тукай иҗатына багышланган викторина уздырылды. “Тукай эзләре буйлап” викторинасында укучылар үзләренең телгә осталыкларын, Тукайның тормыш һәм иҗат юлын, шигырьләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.
-
Мы- за чистое село! 16.04.2016

16 апреля учащиеся нашей школы принимали активное участие в благоустройстве территории села.
-
Котлыйбыз! 14.04.2016
“2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздырды. Бәйгегә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 2877 эш кабул ителгән. Безнең мәктәптән бу бәйгегә 4 укучының эше җибәрелгән иде. Шул эшләр арасыннан икенче турга Нигъмәтҗанова Разилә һәм Гимадиева Динара эшләре үткән. 2016 елның 12 апрелендә Нигъмәтҗанова Разилә “Яшь шагыйрь” номаинациясендә ЛАУРЕАТ, Гимадиева Динара шул ук номинациядә катнашучы буларак “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексына бәйгенең йомгаклау тантанасына чакырылдылар. Разилә “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе ЛАУРЕАТЫ дипломы, Динара “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе дипломы белән бүләкләнделәр.Шунысы да куанычлы: Нигъмәтҗанова Разилә язган “Гөләп куагы һәм шайтан таягы ничек барлыкка килгән” әкият-пьеса “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе альманахына кертелгән.Укучыларыбызны бу зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!Иҗади уңышлар телибез! -
Космонавтика көне. 12.04.2016
Бүген мәктәптә 12 апрель -Космонавтика көненә багышланган класс сәгатьләре үтте. Мәктәптә бу бәйрәмгә әзерлекне апрель ае башыннын алып бардылар. Укучылар рефератлар яздылар, рәсемнәр ясадылар. Укучылар беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы һәм аның космоска тәүге очуы белән таныштылар, шулай ук 9-11 сыйныфлар өчен "Син Ю. Гагаринны яхшы беләсеңме?" дип исемләнгән викторина булып узды. Презентация һәм видеороликлар карап утыручылар космонавт турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алдылар. -
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 09.04.2016

Бүген мәктәптә Нәүрүз бәйрәме булып узды. Башлангыч сыйныф укучылары татар халык уеннары уйнадылар, кызыклы бәйгеләрдә көч сыныштылар. Язны каршы алу бик күңелле узды.
-
Ата-аналар җыелышы. 06.04.2016

Бүген мәктәбебездә чираттагы ата-аналар җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Земфира Юнусовна 3 чирек нәтиҗәләре,имтиханнарга әзерләнү, укучыларның укуга булган карашлары турында чыгыш ясады.
-
Победители конкурса "Русский медвежонок". 01.04.2016

Итоги игры- конкурса "Русский медвежонок" .
Ученик 3 класса Мазитов Рамазан набрал 80 баллов и награжден дипломом победителя.Ученик 5 класса Шакиров Рамазан получил грамоту победителя. Поздравляем, молодцы! -
Неделя русского языка в школе. 01.04.2016







