Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
| E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 55 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
День снятия блокады Ленинграда/Ленинград блокадасын өзү көне 27.01.2022

27 января в школе прошел классный час «День снятия блокады Ленинграда». Классный час начался со стихов, посвященных Великой отечественной войне, которые заранее были розданы детям. Дети рассказывали стихи выразительно и грустно. Далее классный учитель истории Зарипова Ф.Ф. рассказала о тех страшных днях в Ленинграде. Рассказ сопровождался показом презентации. Особенно детей затронул рассказ о маленькой девочке, о Тане Савичевой у которой сначала погибла вся семья, а потом и сама она тоже умерла от истощения.
В конце классного часа ученики почтили память жителей Ленинграда, отстоявших его и не доживших до наших дней, минутой молчания.
27 гыйнвар көнне мәктәптә «Ленинград блокадасын өзү көне " дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгате Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр белән башланып китте, алар алдан ук балаларга өләшенде. Балалар шигырьләр сөйләделәр. Аннары тарих укытучысы Зарипова Ф.Ф.. Ленинградтагы куркыныч көннәр турында сөйләде. Презентация күрсәтелде. Укучыларны бигрәк тә кечкенә кыз, Таняның кичергәннәре, аның гаиләсенең үлеме, соңыннан үзенең дә вафат булуы тетрәндерде.
Сыйныф сәгате ахырында укучылар Ленинградны саклап калган һәм безнең көннәргә кадәр яшәмәгән Ленинград халкын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Безнең горурлыгыбыз/Наша гордость 15.01.2022

Карауҗа - Берлин арасы
2022 елның беренче атналары ук күренекле якташыбыз, 1956 елда Карауҗа урта мәктәбен тәмамлаган, Татарстанның атказан фән эшлеклесе, Казан университетының атказанган профессоры, Халыкара Төрки телләр Академиясенең академигы (Анкара-Төркия), исеме “ХХ гасырның иң атаклы галимнәренең энциклопедиясенә кертелгән Фәрит (Феритс) Йосыф улы Юсуповның зур сөенече белән башланып китте. Аның күп еллар буенча алып барылган җентекле фәнни эзләнүләренә нигезләнеп язылган “В. В. Радлов һәм аның “Көнък Себердә һәм Джунгар далаларында яшәүче төрки кавемнәрнең халык әдәбият үрнәкләре. Бараба, тара, тобол татарлары”(В. В. Радлов и его книга “Оразцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири. Наречия барабинцев, татарских, тобольских и тюменских татар» дигән китабы Россиянең иң абруйлы полиграфия камбинатында 1000 данә тираж белән басылып чыкты. Бу галимнең себер татарларына багышланган сигезенче китабы. Әйтергә кирәк, алдагы басмалар кебек үк, бу китап та, зур күләмле (920 бит) булып нәшер ителгән.
В. В. Радлов немец милләтеннән булса да, үзенең фәнни эшчәненең өлешен татар халкының телен, тарихын, рухи мәдәниятен өйрәнүгә багышланган. Якташыбыз иҗат иткән бу китапның әһәмиятен күз алдына китерү өчен данлыклы рус галиме турында да кайбер мәгълүматлал да бирергә булдык.
***
Шундый кешеләр була: алар эш-гамәлләре, тормышта яшәү рәвешләре белән тарихта үзләрен генә түгел, бәлки туган халкын да дөньяга таныталар. Татар халкының да шундый горурланырлык шәхесләре бик күп. Шулар белән беррәттән татар халкын үзенең эш сөючәнлеге, бай мәдәнияты, данлы тарихы белән кешелек тарихында гаҗәеп халык булуын мңгеләштерергә ярдәм иткән башка халык вәкилләре дә бар. Шундый шәхесләрнең берсе – Фридрих Вилгельм (Василий Василивич) Радлов. Радов 1837 елда Германиядә Берлин шәһәрендә туа. Аның әти-әниләре гап-гади кешеләр булалар. Әтисе хат ташучы булып эшли.
Фридрих бик сәләтле була, тырышып укый, чит телләр, Россиянең Азия өлешендә яшәүче халыкларның тарихлары, телләре, тормыш-көнкүрешләре белән кызыксына. Шунлыктан 1854 нче елны, гимназияне уңышлы тәмамлаганнан соң, Берлин университетының фәлсәфә факультетына укырга керә. Остазлары Фридрихның бу эшкә булган сәләтен бик тиз күреп алалар. Ул вакытта дөнъяның атаклы галимнәреннән саналган мәшһүр Август Потт, Карл Риттер В. Шотт Фридрихнең булачак сәләтен ачуга күп көч куялар.
1958 нче ел. Берлин. Әле генә Европаның иң атаклы университетын тәмамлаган бер төркем яшь-җилкәнчек тормыштагы беренче зур максатларына ирешү шатлыгыннан нишләргә белми. Алда нинди киң юллар, күтәреләсе үрләр, зәңгәр таулар артындагы хыялларны әллә кайларга алып барып адаштырырга әйдәп торган маҗаралы хыяллар. Ләкин Фридирих ул иксез-чиксез далаларда гомер кичереп яткан татар кавемнәренең тарихын, телләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә хыяллана. Кайда соң ул европалылар уйларга да курыккан маҗаралы Тартария? Анда ничек барып җитеп була? Аннан кайткан кешеләр белән бер генә сәгать булса да сөйләшеп аласы иде... Рус-швед сугшы әсирләре үз илләренә кайтач, татарларны алты башлы, җиде аяклы халыклар дип сөйлиләр бит!
1858 нче ел. Октябрь. Санкт-Петербург. Мең бәлалар белән Фридрих Берлиннан Санкт-Петербургка килеп җитә. Кесәсендә әти-нисе биргән бераз гына немец маркасы бар. Ул остазларының Россия Фәннәр Академиясендә эшләгән дусларына Россиягә Урал артындагы Бараба далаларында яшәп ятучы татар кавемнәренең телләрен, тарихларын, халык әдәбиятын өйрәнү өчен килгәнен, шуның өчен шул якларга баручы фәнни экспедициягә катнашуга ярдәм итүләрен үтенә. Ләкин аны берәү дә үз төркеменә алырга ашыкмый.
Өмтесезлек белән тулы бер көндә ул очраклы рәвештә Россиянең Алманиядәге бөек илчесе П. К. Майндорф белән маңгайга маңгай туры килә. Илче Фридрихнең бу авыр хәлен белә икән инде. Ләкин бу юлы бөек илче дөресен әйтергә булган:
- Фридрих, бу кадәр бер катлы булма инде. Сине беркем дә Себергә фәнни эеспедициягә яки үз теләгең белән син хыялланган кыргый татарларны өйрәнергә җибәрмәячәк. Россия гөмер-гомергә ябык ил булды. Монда чит ил кешеләре һәрвакыт күзәтү астында булдылар. Андый демократия турында буш хыяллар корып яшәмә, зинһар!
- Миңа нишләргә, кире Германиягә кайтып китәргәме?
- Татар җене чынлап та кагылган икән, синең бер генә юлың бар: син, Германия ватандашлыгыннан ваз кичеп, Россия ватандашлыгын кабул итәргә тиешсең. Бүтән чараң юк.
Мин Казан университетында укыган елларымда Фәрит абыйның бу турыда лекцияләрендә сөйләгәндә, аның күзләре яшьләнгәнен әле дә хәтерлим. Үзе дә чит мәмләкәтләрдә шактый гына яшәгән, эшләгән кеше буларак, ул Радловның туган иленнән ваз кичеп, икенче бер илнең ватандашлыгын алуын тирән кичерә иде. Без дә, Фәрит абыйның бу тойгыларын уртаклашып, күзләребезне бер-беребездән яшерә идек. Фридрихка ул вакытта бары тик 22 яшь кенә була бит әле. Фәрит абый, безгә мөрәҗәгать итеп, “Фридрих Радлов урыныда сез булсагыз, нишләр идегез, дип сорый иде.
Радлов үзенең шактый озын гомерендә туган иленә бары тик ике тапкыр гына кайта алган. Беренче кайтуында гына әти-әнисе белән күрешеп кала.
Бу сөйләшүдән соң, дүртенче көнендә Берлин университетын чыгарылыш имтиханнарында үзенең белеменең тирәнлеге белән күпне күргән профессорларны да шаклар катырган 22 яшьлек алман егете юлга чыга. Почта атларына утырып, ул бу юлларны нәкъ биш атна дәвамында үтә...
Кышкы айларда яшьләр Себернең җирле халыкларының телен, гореф-гадәтләрен, шул исәптән татар телен дә өйрәнәләр, язгы ялларында бергәләп бу халыклар яши торган төбәкләргә барып, аларның телләрен, халык авыз иҗаты әсәрләрен, тормыш-көнкүрешләрен өйрәнәләр.
Менә ниһаять В. В. Радлов хатыны Паулина белән себер татарлары яши торган төбәкләргә дә барып җитәләр. Галим көне-төне эшли. Әһәмитен әйтеп бетереп булмый торган материаллар туплый. Аларны башта Алманиядә, 1872 елда Санкт-Петербургта аерым китап итеп, “Көньяк Себер һәм Джунгар далаларында яшәүче төрки кавемнәрнең халык әдәбияты үрнәкләре: бараба, тара,тобол, төмән татарлары шивәләре” исемле китабын бастырып чыгара.
Бу әсәр дөнья халыкларын татар халкының гаҗәеп тирән рухи байлыгы белән таныштыручы бүгенге көннәргә кадәр бердәнбер китап булып кала бирә. В. В. Радлов бу китапта себер татарлары халык авыз иҗатының 121 әсәрен туплап бирә. Алар арасында 41 әкият, 29 җыр һәм бәет, 23 шәҗәрә, 16 дастан, 23 риваять бирелгән. Галимнең бу җыентыгы басылып чыгу Европа фәнни җәмәгатьчелегендә татарларга карата зур кызыксыну уята. Дөнья галминәре себер татарлары дастаннары грек, роман, инглиз дастаннары, эпослары, рус былиналары белән бик якын һәм аваздаш булулары турында, себер татарларының уртак кешелек кыйммәтләре буенча дөньяның алга киткән башка халыклары кебек үк бик югары дәрәҗәдәге мәдәнияткә ия булулары турнда сөйлиләр.
Моннан тыш В. В. Радлов Россиянең көнчыгышында яшәүче халыкларның рухи мәдәнияте буенча 10 томлык хезмәтен хәзерли. Күп томлы төрки телләрнең сүзлеген төзи, бик күп язма истәлекләрне өйрәнә. В. В. Радлов Россия тюркология нигезне салучы галимнәрдән санала.
В.В. Радлов, 1884 елда Император Фәннәр Академиясенең көнчыгышны өйрәнү буенча академик булып сайлана.
Якташыбызның күпчелек китаплары дөнъяның атаклы университетларының китап киштәләрен бизәп тора. Бу китап та Америка Кушма Штатлының конгресс китапханәсе, Франциянең Сорбонна, Германиянең Гессен, Венгриянең Сегед, Казахстанның атаклы Әл-Фараби университетлары тарафыннан соратылып алынды.
(Бу язма әлеге басманың кереш бүлеге материалларыннан файдаланып язылды.)
Первые недели 2022 года начались с большой радости нашего земляка, выпускника Кургузинской средней школы 1956 года, заслуженного деятеля науки Татарстана, заслуженного профессора Казанского университета, академика Международной академии тюркских языков (Анкара-Турция) Фарита (Феритса) Юсупова, имя которого внесено в “Энциклопедию выдающихся ученых XX века". В. В. Радлов и его книга “Образцы народной литературы тюркских племен, проживающих в Южной Сибири и джунгарских степях. Бараба, тара, тобольские татары”(В. В. Радлов и его книга “оазисы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири. Наречия барабинцев, татар, тобольских и тюменских татар» была издана тиражом 1000 экземпляров на самом престижном полиграфическом комбинате России. Это восьмая книга ученого, посвященная сибирским татарам. Следует отметить, что эта книга, Как и предыдущие издания, является объемной (920 страниц).
-
Новый год\Яңа ел бәйрәме 29.12.2021

28 декабря прошли Новогодние представления для обучающихся 1-4 и 5-9 классов. Ребята были не только зрителями, но и участниками праздника: представляли номера художественной самодеятельности, участвовали в конкурсах, пели, танцевали, веселились. И еще целый год будем вспоминать те счастливые мгновения своего жизненного отрезка уходящего 2021 года.
28 декабрь көнне 1-4 һәм 5-9 сыйныф укучылары өчен Яңа ел тамашалары узды. Балалар тамашачылар гына түгел, бәйрәмдә катнашучылар да булдылар: үзешчән сәнгать номерлары күрсәттеләр, конкурсларда катнаштылар, җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Без әле тагын бер ел буе узып баручы 2021 елның иң бәхетле мизгелләрен искә төшерәчәкбез.
-
Яңа елга әзерлек/ Подготовка к Новому году 24.12.2021

Мәктәптә Яңа елны бәйрәм итүгә актив әзерлек башланды.
В школе началась активная подготовка к празднованию Нового года.
-
Яңа ел бәйрәме үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү/ Правила противопожарного режима при проведении новогодних праздников 21.12.2021

Яңа ел бәйрәмендә чыршы әйләнәсендә бенгаль утлары, фейерверклар арттыру, шәмнәр яндыру, петардалар куллану күңелле булса да, бик зур күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Бу бигрәк тә мәктәп, балалар бакчаларында үтә торган чараларга һәм кафе, кибетләрдә бизәлгән чыршыларга кагыла. Афәт булмасын өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү мөһим.
Халык күпләп катнаша торган бәйрәм эвакуацияләү өчен ике чыгу урыны булган бинаның беренче яки икенче катында үткәрелергә тиеш. Эвакуация юлларының янгыннан саклану таләпләренә туры килүе, ишек бикләренең эчке яктан җайлы, ачкычсыз ачылуы шарт. Күренеп торган, тиз генә алырлык урында кимендә ике янгын сүндерү җайланмасы булсын.
Чыршының бинадан чыгуга комачауламый торган урында нык беркетелгән булуы шарт. Ылыслары идән һәм түшәмнән кимендә бер метр ераклыкта булып, җылыту приборларыннан читтә торсын. Электр гирляндалары заводта эшләнгән һәм тәҗрибәле электромонтер тарафыннан куркынычсызлык кагыйдәләренә туры китереп куелырга тиеш. Чыбыклар ышанычлы изоляцияләнгән, сыгылмалы, җиз булырга, розетка аша ялганырга тиеш. Чыршыны яктыртуда кимчелекләр беленсә (чыбыклар җылыну, очкыннар чыгу), иллюминация төзәтелгәнчегә кадәр ут сүндерелергә тиеш.
Костюмнар һәм чыршы бизәкләре ясауда бертолет тозы, магний, башка тиз янучан матдәләр кулланмаска, шәмнәр, бенгаль утлары, фейерверклар һәм петардаларны бәйрәм барганда яндырмаска кирәк. Озак торып кипкән чыршы агачлары, ясалма-синтетик чыршылар бигрәк тә куркыныч. Ясалма чыршылар янганда агулы матдәләр бүленеп чыга.
Яңа ел бәйрәмнәренең өлкәннәр күзәтчелегендә үтүе, кеше күп җыелган урыннарда җитәкчелек вәкилләре һәм янгыннан саклау буенча җаваплы кешеләр булуы шарт.
Үзебезнең һәм якыннарыбызның хәвефсезлеген кайгыртыйк, Яңа ел кичен күңелле һәм тыныч үткәрик!
Запрещается:
- категорически использовать пиротехнику в помещениях;
- обкладывать подставку ёлки ватой, оборачивать тканью;
- применять дуговые прожекторы, свечи и хлопушки, устраивать фейерверки и другие световые эффекты, которые могут привести к пожару;
- украшать ёлку целлулоидными, матерчатыми и пластмассовыми игрушками, а так же марлей и ватой, не пропитанными огнезащитными составами;
- проводить огневые, покрасочные и другие пожароопасные, взрывоопасные работы;
- использовать ставни или завесы на окнах для затемнения помещений;
- уменьшать ширину проходов между рядами и устанавливать в проходах дополнительные кресла, стулья и т.п.;
- полностью гасить свет в помещении во время показа номеров художественной самодеятельности;
- использовать электрогирлянды и аналогичные изделия без сертификатов пожарной безопасности и сертификатов соответствия;
- ремонтировать и вторично использовать отработавшие гирлянды;
- применять самодельные пиротехнические устройства;
- допускать заполнения помещений людьми сверх установленной нормы;
- одевать маскарадные костюмы из марли, ваты, бумаги и картона;
- зажигать на елке и возле нее свечи, бенгальские огни, пользоваться хлопушками.
-
Тере тарих дәресләре/ Уроки живой истории 15.12.2021

Тере тарих дәресләре урта белем бирү учреждениеләре укучылары өчен эшләнгән һәм уку материалын тирәнрәк һәм тулы кабул итү мөмкинлеген бирә. Тере тарих дәресе-коры лекция яки доклад түгел, ә ачык интерактив гамәл, аның барышында мавыктыргыч хикәя генә түгел, ә борынгы сугышчыларның саклану һәм һөҗүм итү коралларын күрсәтү, сугыш алып бару алымнарын тасвирлау, көнкүреш предметлары белән эшләү дә бара.
Уроки живой истории разработаны для учащихся среднеобразовательных учебных учреждений и позволяют более глубоко и полно воспринимать учебный материал. Урок живой истории - это не сухая лекция или доклад, а яркое интерактивное действие, в процессе которого идет не только увлекательный рассказ, но и демонстрация предметов защитного и наступательного вооружения воинов древности, описания приемов ведения боя, работа с предметами быта
-
ЮНАРМИЯ сафларына кабул итү/Посвящение в ЮНАРМЕЙЦЫ 09.12.2021

2021нче елның 9нчы декабрендә Карауҗа мәктәбендә «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына укучыларны кабул итү тантанасы булды. Безнең мәктәпнең 11 укучысы яшь армиячеләр сафына кабул ителде. Алар-5 һәм 6 сыйныф укучылары. Безнең мәктәптә «Юнармия» хәрәкәте 2019 елның февраленнән бирле эшли.
9 декабря 2021 г. в МБОУ «Кургузинская ООШ» состоялась торжественная церемония посвящения обучающихся в ряды Всероссийского детско-юношеского военно-патриотического общественного движения «ЮНАРМИЯ». 11 учащихся нашей школы были приняты в ряды юнармейцев. Ими стали ребята из 5 и 6 классов. Движение «Юнармия» в нашей школе действует с февраля 2019 года.
-
Билгесез солдат көне \День неизвестного солдата 03.12.2021

3 декабрь Россиядә, 2014 елдан башлап, яңа бәйрәм – Билгесез Солдат көне – илебез территориясендә һәм аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә билгеләп үтелә.
Мәктәптә истәлекле датага, Билгесез солдат көненә багышланган чаралар узды. Бу мөһим дата РФ Президенты Указы белән безнең сугышчыларның хәтерен, хәрби батырлыгын һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү өчен билгеләнгән. Билгесез Солдат каберендә яткан плитәдә язылган " Исемең синең билгесез. Батырлыгың үлемсез " - үз гомерләре бәрабәренә Ватанны саклаган, безгә тыныч тормыш бәхете бүләк иткән кешеләрне искә алу көне.
Мәктәптә Патриотизм, хәрби батырлыкка, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү максатыннан сыйныф сәгате үткәрелде.
Дәрестә балаларга совет кешеләренең үлемсез батырлыгы, сугыштан кайтмаган солдатлар турында сөйләнде
3 декабря в России, начиная с 2014 года, отмечается новый праздник – День Неизвестного Солдата – в память о российских и советских воинах, погибших в боевых действиях на территории нашей страны и за ее пределами.
В школе прошли мероприятия, посвященные памятной дате, Дню Неизвестного солдата. Эта важная дата установлена Указом Президента РФ для увековечения памяти, воинской доблести и бессмертного подвига наших воинов. Надпись на плите, лежащей на могиле Неизвестного солдата – «Имя твое неизвестно. Подвиг твой бессмертен» - завет помнить о тех, кто ценой своей жизни защитил Отечество, подарил нам счастье мирной жизни.
В школе с целью формирования чувства патриотизма, уважения к воинскому подвигу, к ветеранам ВОВ, к истории своей страны прошел классный час, в конце которого учитель и учащиеся почтили память воинов минутой молчания.
На уроке учитель рассказал детям о бессмертном подвиге советских людей, о героической защите от фашистских захватчиков, о солдатах, не вернувшихся с войны, о поисковых отрядах, братских могилах, памятниках Неизвестному солдату в разных уголках России.
Чтобы сохранить для потомков имена героев в 1995 году к 50-летию Победы была создана книга памяти, в которой каждый может узнать время и место призыва, место гибели и прочую информацию
Прах неизвестного солдата был торжественно захоронен у стен Московского Кремля в Александровском саду.
-
Тарихи тест/Исторический тест 01.12.2021

2021 елның 3 декабрендә, Билгесез солдат көнендә, традицион рәвештә «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча Тест» халыкара акциясе узачак. Катнашучыларга Бөек Ватан сугышы тарихы турында белемнәрне тикшерергә, Бөек Ватан сугышы чорының төрле вакыйгаларын үз эченә алган сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителәчәк. Үз белемнәрен илнең һәр төбәгендә оештырылган махсус мәйданчыкларда, шулай ук проектның онлайн сайтында тикшерергә мөмкин булачак.
3 декабря 2021 года, в день Неизвестного солдата состоится традиционная международная акция «Тест по истории Великой Отечественной войны», которую проводит Молодежный парламент при Государственной Думе с 2015 года. Участникам будет предложено проверить знания об истории Великой Отечественной войны, ответив на ряд вопросов, охватывающих различные события времен Великой Отечественной войны. Проверить свои знания можно будет на специальных площадках, организованных в каждом регионе страны, а также онлайн сайте проекта - кдгр.рф.
-
Китапханә түгәрәге/Кружок библиотеки 01.12.2021

Китапханә түгәрәгенә йөрүче укучылар Татарстан районнары белән таныштылар
Учащиеся библиотечного кружка ознакомились с районами Татарстана






