МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Мәктәп дәрәҗәле кунаклар кабул итте 26.08.2016

Укытучыларның август киңәшмәсе кысаларында шәһәр һәм район мәктәпләре директорлары безнең мәктәптә кунак булдылар. Алар мәктәп тормышы белән якыннан таныштылар. Кабинетларда булдылар, күргәзмә белән таныштылар, мәктәп бакчасы буенча экскурсия ясадылар.
-
15 май-СПИД корбаннарын искә алу көне 17.05.2016

Бүген мәктәптә "СПИД-замана афәте" дигән тема астында ачык класс сәгате узды. Класс җитәкчесе Абзалина Л.Р. укучыларга кызыклы мәгълүматлар җиткерде, видеофильмнардан өзекләр күрсәтте. Шулай ук "СТОПСПИД" дигән хэштек астында акция узды.
-
"Минем гаиләм" - башлангыч классларда тәрбия сәгате 13.05.2016

Башлангыс класс укытучылары Замалиева Ф.Г., Шигабетдинова Г.Ф. "15 май- гаилә көне" нә карата тәрбия сәгате уздырды. Укучылар укытучылары сөйләгәнне генә тыңлап калмыйча, үзләре дә гаиләләренең шәҗәрәләрен төзеп карадылар.
-
Республиканский урок "Урок семьи" 13.05.2016

Сегодня в школе прошел Единый урок на тему "Семья и семейные ценности".
-
Татар әдәбиятыннан ачык дәрес 29.04.2016

Татар теле укытучысы Кәбирова Г.Р. 7 класс укучылары белән мәктәп укытучылары өчен ачык дәрес күрсәтте.
-
Урок "Хартия Земли" 27.04.2016

В школе прошли классные часы под темой "Хартия Земли в Татарстане"
-
"Тукай безнең йөрәкләрдә" - мәктәп эчендә сәнгать смотры 21.04.2016

Бүген мәктәп укучылары Г.Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган әдәби-сәнгать бәйге-смотрында көчләрен сынады. Һәр класс бәйгегә Г.Тукай әсәрләре буенча үзенчәлекле чыгышлар әзерләгән иде. Монда Тукайның шигырьләре дә, җырлары да, әкиятләре дә яңгырады, Тукайга багышлап театраль күренешләр дә күрсәтелде, биюләр дә куелды.
Гомумән алганда һәр класс уйланылган, эчтәлекле чыгышлар күрсәтте. Ә жюри исә иң-иңнәрне билгеләп барып, 26 апрель көнне аларга җиңүче диплом, грамоталарын тапшырачак.
-
Тукай шигырьләре яңгырады 20.04.2016

Гадәттә озын тәнәфестә бию көйләре яңгыраса, бүген исә Тукай шигырьләрен тыңлап хисләнергә мөмкинлек булды. Һәр классның иң оста шигырь укучысы мәктәп коллективына Тукайның берәр әсәрен тәкъдим итте. Иң яхшы чыгышлар дипломнар белән билгеләп узылачак.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан бердәм дәрес 20.04.2016

Бүген республикабыз күләмендә мәктәпләрдә Бердәм татар теле һәм әдәбияты дәресләре узды. Әлеге чара бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 еллыгына багышланды. Безнең мәктәп укучылары да әлеге дәрес аркылы тагын бер кат Тукай турында үз белемнәрен тирәнәйттеләр, тикшерделәр һәм ныгыттылар.
-
Тукайның 130 еллыгына бәйге 19.04.2016

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәбирова Г.Р. Г.Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган уен-бәйге оештырды. 6-9 класс укучыларыннан торган 4 команда көчләрен сынады. Төрле биремнәр һәм сораулардан торган 3 турны узып 7 класс укучылары җиңүгә иреште. Афәрин, укучылар!











