Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Айшинская гимназия Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Әйшә гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422522, РТ, Зеленодольский район, с. Айша, ул. Светлая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-714-77-94 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Aysha@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Айшинская гимназия ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Зиатдинова Гульнур Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1910 |
| У нас учатся: | 430 учащихся, из них иностранных граждан-3 |
| У нас учат: | 29 учителей |
Новости Айшинской СОШ
Якташ язучыларыбызга багышланган очрашу
Опубликовано: 10.04.2015Укучыларыбызны якташ язучыларның тормыш юллары һәм иҗатлары белән тирәнрәк таныштыру йөзеннән Каюм Насыйри, Афзал Шамов, Азат Вергазов, Фаил Шәфигуллин, Мәхмүт Хәсәнов, Идрис Туктарларга багышлап, почмакны яңартырга булдык. Аны тантаналы рәвештә ачу өчен алдан ук әзерлек эшләрен башладык, чакырыласы кунакларыбыз да күп иде. Беренче эш итеп, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Рафис Харис улы Корбанов белән элемтәгә кердек. Ул: ”Сезнең бит үзегезнең яктан чыккан язучы, драматург Юныс Габулла улы Сафиуллин бар, бәлки, шуңа чыгып карарсыз”,- дип киңәш бирде. Юныс абый чакыруны ишеткәч, үзе дә кызыксынып китте һәм мәктәбебезгә кунак булып килергә бик теләп риза булды. Шулай ук чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрованың булуы ямь өстенә ямь бирде. Тантанада кызыл тасманы кисүне дә алардан сорадык. Кичәбез тагын да матуррак, эчтәлеклерәк булсын өчен, башка мәктәпләр каршында эшләп килүче музейлар белән бәйләнешкә кердек.
Кичәдә Ф.Шәфигуллин исемендәге милли китапханә хезмәткәре Фәния Габделбар кызы Хәкимова юмористик хикәяләр остасы Фаил абыйның иҗаты турында ролик күрсәтте. Татар Танае мәктәбенең А.Шамов исемендәге музей җитәкчесе Сания Абдрахман кызы Тимершина язучының фронттан язган хатлары белән таныштырды. Ә 10 нчы гимназиядән килгән кунагыбыз, Каюм Насыйри исемендәге музей җитәкчесе Миләүшә Нәҗметдинова мәгърифәтчегә бәйле булган истәлекләр белән таныштырды. Аларның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге К.Насыйри премиясенә лаек булуы, һәм тиздән гимназияләре каршында бөек галимебезгә һәйкәл салыначагы турында хәбәр итте. Үзенең дә К.Насыйри якташы булуы белән чиксез горурлануын әйтте. 5 нче гимназиянең тәрбия эшләрен оештыручы Гөлшат Идвар кызы Азат абый Вергазовның тормыш юлы һәм иҗаты турында кичәдә катнашучыларга кызыклы мәгълүматлар җиткерде.
К списку новостей









