Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Айшинская гимназия Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Әйшә гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422522, РТ, Зеленодольский район, с. Айша, ул. Светлая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-714-77-94 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Aysha@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Айшинская гимназия ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Зиатдинова Гульнур Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1910 |
| У нас учатся: | 430 учащихся, из них иностранных граждан-3 |
| У нас учат: | 29 учителей |
Новости Айшинской СОШ
Фестиваль, посвященный закрытию Года Тукая
Опубликовано: 20.12.2011
Алар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Яшел Үзән бүлекчәсенең җитәкчесе, ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдарова, Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсенең баш белгече Илгизә Җәмил кызы Гомәрова, Яшел Үзән шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт, Казан федераль университетының сынлы сәнгать факультеты доценты, Россия һәм Татарстан рәссамнар союзы әгъзасы Фәрит Рәшит улы Вәлиуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, балалар язучысы Рафис Корбан,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Каюм кызы Хәсәнова, “Ялкын” журналы хезмәткәрләре, “Яшел Үзән” газетасының сәнәгать бүлеге редакторы Әлифел Җәләл кызы Таразова, В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать академиясенең Казандагы филиалы студенты Рәдиф Җамалтдинов иде. Шулай ук фестивальдә катнашу өчен районыбызның егермеләп мәктәбеннән, Буа шәһәренең 5 нче номерлы мәктәбеннән укучылар һәм аларның җитәкчеләре килгән иде.
Фестиваль эше дүрт секциядә оештырылды. Анда Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү, шагыйрь әсәрләренә багышланган шигырь, рәсемнәрне яклау, “Тукай иҗаты – илһам чыганагы” дигән темага презентацияләү, Тукай һәм туган телгә багышланган агитбригадалар чыгышы каралды. Төркем эшендә катнашучылар арасында призлы урыннар билгеләнде һәм алар Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Укучылар балалар шагыйре Рафис Корбанның үзенең китапларын, “Ялкын” журналы хезмәткәрләре тапшырган кызыклы журналларны бик шатланып кабул иттеләр.
Шушы фестиваль кысаларында “Шәфкатьлелек” акциясе игълан ителгән иде. Районыбыз мәктәпләре Зеленодол балалар йортына әдәби әсәрләрдән торган китапханә тупладылар. Укучылар бу китапларны теләп, кызыксынып укырлар дип уйлыйбыз.
Кунаклар да, катнашучылар да фестивальнең югары дәрәҗәдә үтүен билгеләп үттеләр.
Фоторепортаж:
Фестиваль, посвященный закрытию Года Тукая









