Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Айшинская гимназия Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Әйшә гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422522, РТ, Зеленодольский район, с. Айша, ул. Светлая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-714-77-94 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Aysha@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Айшинская гимназия ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Зиатдинова Гульнур Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1910 |
| У нас учатся: | 430 учащихся, из них иностранных граждан-3 |
| У нас учат: | 29 учителей |
Новости Айшинской СОШ
Үзенчәлекле шигырь бәйрәме -2020
Опубликовано: 02.04.2020Ел саен Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге Халыкара Тукай укуларының муниципаль тур бәйгесе уздырылып килә. Быел ул үзенчәлекле, дистанцион форматта үтте, ягъни укучыларның чыгышларын видеоязмалар аша гына тыңлый һәм бәяли алдык. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 70 тән артык укучы көч сынашты.
Быелгы шигыр уку бәйгесе ТАССРның 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Бәйге ике юнәлештә оештырылды. Беренчесендә укучылар татар язучыларының шигырьләрен яки чәчмә әсәрләрен сәнгатьле итеп укысалар, икенчесендә каләм тибрәтүче укучыларның шушы темага багышлап язылган иҗат җимешләре тыңланды. Балаларның чыгышларына Татарстан китап нәшриятында эшләүче язучыларыбыз Рифат Сәлях, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех һәм Газинур абый Моратлар бәя бирде. Алар катнашучыларның шигырьләрне интонация белән укуларына, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итте.
Укучылар бу бәйгегә бик нык әзерләнгәннәр. Алар арасында “кайнар көрәш” барды дип әйтсәм дә була.
Ниһаять, иң дулкынландыргыч вакыт җитте. Шигырь уку бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.
Яшел Үзән данын яклар өчен иң - иңнәр арасыннан С.К.Гиматдинова исемендәге Осиново гимназиясенең 4 нче сыйныф укучысы Гайфуллин Булат, балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче 6 нчы сыйныф укучысы Җантимерова Илюзә, 5 нче номерлы гимназиядә белем алучы 10 нчы сыйныф укучысы Булатова Аделя билгеләнде. Әйдәгез, аларга республикада үткәреләсе Шигырь бәйрәмендә уңышлар телик.
Уңышка ирешкән укучылар мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнәчәкләр.
Эльвира Бачкова,
Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең
милли укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары
К списку новостей









