Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Айшинская гимназия Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Әйшә гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422522, РТ, Зеленодольский район, с. Айша, ул. Светлая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-714-77-94 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Aysha@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Айшинская гимназия ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Зиатдинова Гульнур Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1910 |
| У нас учатся: | 430 учащихся, из них иностранных граждан-3 |
| У нас учат: | 29 учителей |
Новости Айшинской СОШ
21 нче февраль - Халыкара туган телләр көне
Опубликовано: 21.02.2020Туган телем син – йөрәк җылысы,
Туган телем син – күңел тойгысы,
Туган телем син – тарих баскычы,
Туган телем син – белем ачкычы.
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Дөньядагы һәр милләтнең үз теле, үз тарихы, үз гореф-гадәтләре бар. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Без — татарлар! Бай тарихлы, бай мираслы, бай әдәбиятлы зыялы халык. Туган телебез – татар теле. “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди халкыбыз мәкале. Туган телебезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә ул иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Татар милләтенең язмышы үзебездән, туган телебезне хөрмәт итүдән, рухи мирасыбызны кадерләүдән тора. Шул максаттан чыгып, мәктәбебездә “Телләр белгән – илләр гизгән” дип исемләнгән квест – уен үткәрелде. Чараны мәктәпнең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Минһаҗева Гөлшат Искәндәр кызы оештырды. Анда 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Укучылар бу уенда үзләренең белемнәрен төрле яклап ачтылар, төрле телләрдә аралаштылар. Бүгенге бәйрәм бик эчтәлекле һәм матур узды. Телләрне өйрәник, ә туган телебезне саклыйк, онытмыйк!
К списку новостей









