Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Айшинская гимназия Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Әйшә гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422522, РТ, Зеленодольский район, с. Айша, ул. Светлая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-714-77-94 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Aysha@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Айшинская гимназия ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Зиатдинова Гульнур Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1910 |
| У нас учатся: | 430 учащихся, из них иностранных граждан-3 |
| У нас учат: | 29 учителей |
Новости Айшинской СОШ
Җәлил укулары 2019
Опубликовано: 29.10.201929 нчы октябрь көнне Васильево 3 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дип аталган Муса Җәлил исемендәге муниципаль әдәби бәйге үткәрелде. Бу чарада Әйшә урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Агеева Елена, Халитова Маргарита (укытучы Ахметшина И.Н., Газизова Г.М.) һәм 8 нче сыйныф укучысы Сабирова Илүзә (укытучы Бачкова Э.В.) катнашты. Аларның чыгышларына халкыбызның мәртәбәле кунаклары Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, татар балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова, КФУ доценты, “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесе журналисты Мөршидә Җиһаншина, “Казан утлары” журналы бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев һәм башка күренекле кунаклар бәя бирде. Укучылар бу бәйгедә каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, аларның чыгышлары югары бәяләнде. Сабирова Илүзә II урын, Агеева Елена III урыннарга лаек булды. Укучыларыбызны шушы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы иҗади бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей









