Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Айшинская гимназия Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Әйшә гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422522, РТ, Зеленодольский район, с. Айша, ул. Светлая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-714-77-94 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Aysha@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Айшинская гимназия ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Зиатдинова Гульнур Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1910 |
| У нас учатся: | 430 учащихся, из них иностранных граждан-3 |
| У нас учат: | 29 учителей |
Новости Айшинской СОШ
«ТАТАРЧА ДИКТАНТ» Бөтендөнья белем бирү акциясе
Опубликовано: 16.10.2019«Татарча диктант» белем бирү акциясе «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатыннан уздырыла.
Телне түбәндәге дәрәҗәләрдә белүчеләрнең Акциядә катнашуы күз уңында тотыла:
- татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр;
- татар телен белү дәрәҗәсе камил булган кешеләр;
Акция – ел саен теләгән барлык кешеләр өчен ихтыяри һәм түләүсез уздырыла торган белем бирү акциясе;
Акцияне оештыручылар: «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты,
Акция турындагы тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла: http://diktant.tatar/.
Акциянең максаты һәм бурычлары
Максат – татар әдәби телен куллану һәм татарча дөрес язуга игътибарны арттыру, татар теле орфографиясе һәм пунктуациясе кагыйдәләрен искә төшерү, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Бурычлар:
● татар телен өйрәнүгә ихтыяҗны арттыру;
● татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләү;
● татар орфографиясе һәм пунктуациясен камил белгән кешеләрне ачыклау;
● язма сөйләмдә еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү;
● дөрес язу күнекмәләрен камилләштерүгә игътибарны юнәлтү;
● телне гамәли үзләштерүнең нәтиҗәлелеген арттыру;
Акцияне уздыру көне һәм вакыты
Диктант Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасының районнарында бер көндә уздырыла.
Яшел Үзәндә уздыру көне һәм вакыты: 2019 ел, 19 октябрь, 13.00.
К списку новостей









