• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Айшинская гимназия Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Әйшә гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Айшинская гимназия Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Әйшә гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422522, РТ, Зеленодольский район, с. Айша, ул. Светлая, д. 1
Телефон: +7(843)-714-77-94
E-Mail: Gimnaziya.Aysha@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Айшинская гимназия ЗМР РТ"
Руководитель: Зиатдинова Гульнур Раисовна
Год основания учреждения: 1910
У нас учатся: 430 учащихся, из них иностранных граждан-3
У нас учат: 29 учителей

Новости Айшинской СОШ

Сандугач

Опубликовано: 22.03.2011

Бу фестиваль чын мәгънәсендә татар дөньясы өчен зур бәйрәмгә әверелде. Аның табигать уянып, җырчы сандугачлар туган якларына әйләнеп кайткан чорда үткәрелүе дә юкка гына түгел.
   Бәйгенең төп максаты – Яшел Үзән төбәгенең талантлы яшь башкаручыларын барлау, аларны сәнгать дөньясына чыгару.
   “Җыр белгәнгә җыр – һөнәр, җыр белү дә - зур һөнәр”,- ди халкыбыз. Ә бездә сәләтле балалар җитәрлек икән. Бу бәйгедә муниципаль мәктәпләрдән егермедән артык яшь артист көч сынашты.
   Башкарылган җырларның туган телебездә яңгыравы тыңлаучыларның күңеленә сихәт бирде. Җырларыбыз яңгырый икән, телебез дә, моңыбыз да яшәячәк. Димәк, киләчәгебез бар, ул өметле. Татар халкы да бит юкка гына: “Ил яшәве – җыр белән”,- дип әйтмәгән.
   Ә яшь артистларның осталыкларын шәһәребезнең вокал буенча музыка мәктәбе укытучылары Закирова Рәйсә Шамил кызы, Нәҗметдинова Алсу Камил кызы, 1 нче лицейның музыка мәктәбе укытучысы Батриев Илгиз Рафаил улы һәм музыка мәктәбе укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Батенкова Әнфизә Хәлил кызы бәяләде.
   Җиңүчеләребезне 3 нче апрельдә республика сәхнәсе көтә. Уңышлар сезгә, яшь сандугачлар!


К списку новостей