МБОУ «Уруссинская средняя общеобразовательная школа №3» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компентенции в электронном образовании) / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы «Өченче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе (Электрон белем бирүдә компетенция үзәге)
Визитная карточка
| Адрес: | 423950, Республика Татарстан, Ютазинский район, п.г.т.Уруссу, ул.Пушкина, дом 22а |
| Телефон: | 8(85593) 2-70-93 |
| E-Mail: | u-scool3@mail.ru; shkola3.urussu@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уруссинская СОШ №3" |
| Руководитель: | Пройдакова Светлана Валерьевна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 413 учеников |
| У нас учат: | 34 учителя |
Новости
Гаилә традицияләре – буыннан-буынга сакланып килүче аерым бер гаилә эчендә барлыкка килгән билгеле бер тәртип, үз-үзеңне тоту әдәбе, гореф-гадәтләр һәм күзаллаулар ул
Опубликовано: 14.02.2024Гаилә традицияләре – буыннан-буынга сакланып килүче аерым бер гаилә эчендә барлыкка килгән билгеле бер тәртип, үз-үзеңне тоту әдәбе, гореф-гадәтләр һәм күзаллаулар ул. Берәүләр өчен ул кичләрен бергәләшеп китап уку булса, икенчеләре өчен өстәл уеннары уйнау, өченчеләргә – гаилә белән спорт ярышларында катнашу. Һичшиксез, һәр гаиләдә үзенә генә хас традицияләр була. Алар гаилә әгъзаларын берләштерә, туганлык хисләрен арттыра, бер-береңә якынаю чарасы булып тора, рухи үсешкә, үз-үзеңне аңларга, тормышта үз юлыңны табырга ярдәм итә. Гаилә елы, татар теле атналыгы кысаларында 9-11 сыйныф укучылары белән “Гаиләмнең күркәм гореф- гадәтләре” дип исемләнгән чара уздырылды. Укучылар гаиләләрендә сакланып килүче матур гореф-гадәтләре, гаилә истәлекләре белән таныштырдылар.Чараның төп максаты- укучыларда гаилә кыйммәтләренә аңлы караш, гаиләдә үзара хөрмәт, әти-әни, әби-бабай, туганнарга карата олы ихтирам, мәхәббәт хисләре тәрбияләү, хатын-кызның гаиләдә тоткан ролен билгеләү иде.
К списку новостей









