• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Ютазинский
  • Школы
  • МБОУ "Старо-Уруссинская средняя общеобразовательная школа" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Уруссинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423960, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Старые Уруссу, ул. Советская, д. 45б
Телефон: +7(855)-934-42-36
E-Mail: Shkola.Staro-urussin@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старо-Уруссинская СОШ"
Руководитель: Муртазина Айназ Талгатовна
Год основания учреждения: 1922
У нас учатся: 53 ученика (иностранных граждан-обучающихся нет)
У нас учат: 15 учителей

Новости МБОУ "Старо-Уруссинская СОШ"

Башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары: математика, ватанпәрвәрлек һәм яңа технологияләр

Опубликовано: 18.02.2026

Безнең мәктәп җирлегендә башлангыч сыйныф укытучыларының «Математика грамоталылыгы — функциональ грамоталылыкны формалаштыру нигезе» дигән актуаль темага район семинары узды.

Семинар программасы бик бай һәм үзенчәлекле булды. Түрдән үк кунаклар татар халкының кунакчыллык мөхитенә чумдылар: туган тел ункөнлеге кысаларында кунакларны милли киемнәргә киенгән укучылар  каршы алдылар һәм милли татар ризыгы — чәк-чәк белән сыйладылар.

Семинарның төп өлеше булып 3 һәм 4 нче сыйныфларда берьюлы узган ачык дәресләр торды. Укытучылар математика грамоталылыгын тарих һәм тәрбия белән бәйләп ничек формалаштырырга мөмкинлеген күрсәттеләр:

3 нче сыйныфта «Таблицага кергән һәм кермәгән тапкырлау белән бүлүне ныгыту» темасына дәрес якынлашып килүче бәйрәм — Ватан сакчылары көненә багышланды (укытучы: Сөнгатуллина З.Р.).

4 нче сыйныфта «Бөек Ватан сугышы саннарда һәм фактларда» дигән дәрес узды. Мисаллар, тигезләмәләр һәм мәсьәләләр чишкәндә, балалар Бөек Ватан сугышының мөһим вакыйгаларын һәм даталарын  өйрәнделәр (Шакирова Ф.С.).

Хәрби-ватанпәрвәрлек тәрбия айлыгы кысаларында укучылар матрос киемнәреннән, ә укытучылар махсус хәрби формадан киенгән иде. 

1-2 нче сыйныф укучылары башкаруындагы «Йомры икмәк» математик әкияте аерым соклану уятты (Җитәкчесе: Зәйдуллина А.С.). Әкиятнең төп герое Йомры икмәк «Математика» иленә сәяхәт кылырга омтыла, ә урман җәнлекләре аңа математик биремнәр чишәргә тәкъдим итеп ярдәм итәләр. 

Ватанпәрвәрлек темасының чагылышын  укучыларның «Ватан сакчылары» җыры һәм матрослар биюе белән чыгышында да күрергә мөмкин булды. Чыгыш ахырында кунакларга балаларның үз куллары белән эшләгән бүләкләре — үзәгендә ясалма акыл ярдәмендә ясалган лалә чәчәге төшерелгән георгий тасмалары тапшырылды.

Семинарның практик өлеше башлангыч сыйныф укытучысы Гыйниятуллина А.Т. осталык дәресен күрсәтүе белән дәвам итте. Ул хезмәттәшләренә укыту-тәрбия бирү барышында заманча нинд эш коралларын кулланырга мөмкин булганны күрсәтте,  нейрочелтәрләрнең кайсы педагогик эшчәнлектә нәтиҗәле ярдәм итә алуы турында сөйләде.

Очрашу фикер алышу  белән тәмамланды: укытучылар тәҗрибә уртаклаштылар һәм нәтиҗәләр ясадылар. Барлык катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм иҗади якын килүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез!



К списку новостей