Муниципальное казенное учреждение "Отдел образования Исполнительного комитета Ютазинского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф бүлеге" муниципаль казна учереждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423950, Республика Татарстан, Ютазинский район, пгт. Уруссу, ул. Пушкина, д. 38 |
| Телефон: | +7(855)-932-42-23 |
| E-Mail: | Utaz.roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Отдел образования" |
| Руководитель: | Абрамов Сергей Александрович |
| Год основания учреждения: | 2011 |
Новости РОО
Географик диктант-2019 27 октябрьдә узачак
Опубликовано: 31.07.2019
Рус география җәмгыятенең «Географик диктант» масштаблы халыкара агарту акциясе 2019 елның 27 октябрендә узачак, дип хәбәр итә ТАСС.
Традиция буенча диктант махсус оештырылган мәйданчыкларда һәм онлайн-форматта узачак.
Оештыручылар Россия һәм чит илләр өчен, күрү буенча инвалидлар өчен, онлайн режимда диктант үткәрү өчен дүрт бирем, шулай ук бер демонстрацион вариант әзерлиләр. Алар барысы да ике телдә – рус һәм инглиз телләрендә төзелә.
Биремнең һәр варианты катлаулылык дәрәҗәсе белән аерылып торган ике өлешкә бүленгән 40 сораудан тора. «Географик ликбез» гомумтанылган географик фактлар нигезендә формалаштырылган 10 мәсьәләне үз эченә ала. Икенче өлеше 30 мәсьәләләрнең системалы фикерләү, логика һәм эрудицияне куллана белергә таләп итә.
Теркәлү 29 июльдән 10 октябрьгә кадәр проект сайтында ачык.
Географик диктант Россиядә 2015 елдан бирле үткәрелә; ике елдан соң акция Халыкара дәрәҗәгә чыкты. Узган ел диктант дөньяның 97 илендә язылган. 4 ел эчендә проектта 900 меңгә якын кеше катнашкан.
"Россия мәгарифе" федераль порталы материаллары буенча"
К списку новостей













