Муниципальное казенное учреждение "Отдел образования Исполнительного комитета Ютазинского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф бүлеге" муниципаль казна учереждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423950, Республика Татарстан, Ютазинский район, пгт. Уруссу, ул. Пушкина, д. 38 |
| Телефон: | +7(855)-932-42-23 |
| E-Mail: | Utaz.roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Отдел образования" |
| Руководитель: | Абрамов Сергей Александрович |
| Год основания учреждения: | 2011 |
Новости РОО
ТР мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында уку елы башлануга полициянең ашыгыч чакыру кнопкалары барлыкка киләчәк
Опубликовано: 29.07.2019
Татарстанның барлык белем бирү оешмалары да полициянең ашыгыч чакыру кнопкалары белән җиһазландырылачак. Хәзерге вакытта мондый техник саклау чаралары республиканың 92% мәктәбендә һәм балалар бакчаларында бар.
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында әлеге ведомствоның мәгариф объектларын капиталь төзүгә һәм ремонтлауга техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәдишин сөйләде.
"I кварталда без ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары белән берлектә мәгариф учреждениеләренә мониторинг уздырдык. Аның нәтиҗәләре буенча, аларның 8% ы хәвеф төймәләре белән җиһазландырылмаган», – дип сөйләде спикер.
Әхмәдишин, шулай ук, хәзерге вакытта мәктәпләрне полиция чакыру кнопкалары белән тәэмин итү буенча эш алып барылуын да өстәде. 1 сентябрьгә барлык уку йортларында да эшләр тәмамланыр дип планлаштырыла.
«Татар-Информ" МА материаллары буенча
К списку новостей













