• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение "Отдел образования Исполнительного комитета Ютазинского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф бүлеге" муниципаль казна учереждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423950, Республика Татарстан, Ютазинский район, пгт. Уруссу, ул. Пушкина, д. 38
Телефон: +7(855)-932-42-23
E-Mail: Utaz.roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Отдел образования"
Руководитель: Абрамов Сергей Александрович
Год основания учреждения: 2011

Новости РОО

“Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе

Опубликовано: 15.07.2019

2019 нче елның 26 июленнән 30 октябренә кадәр Татарстан Республикасында  “Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе уза.

Әлеге акция мәктәпләрне дәреслекләр, уку әсбаплары, белешмә материаллар,  фәнни-популяр һәм әдәби  әсәрләр белән тәэмин итү максатыннан үткәрелә.

Акциядә мәктәп укучылары, әти-әниләр һәм теләк белдергән һәркем, һәр оешма  катнаша ала.

Әлеге чарага нәтиҗә Халыкара мәктәп китапханәләре көнендә  ясалачак. Акция вакытында мәктәп китапханәләренә иң күп китап тапшыручы мәктәпләр, класслар,  чарада актив катнашучылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының  рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

Әгәр дә өегездә укылган китаплар – дәреслекләр, мәктәп программалары буенча төрле әдәби китаплар, энциклопедияләр бар икән, сез аны мәктәп китапханәсенә  бүләк итә аласыз!

 Мәктәп китапханәләре Сезнең  китапларыгызны бик рәхәтләнеп кабул итәр. Киләчәктә Сезнең игелекле эшегез   уку- укыту  процесын нәтиҗәле  оештыруда укытучыларга һәм укучыларга зур  ярдәм булыр!



К списку новостей