Муниципальное казенное учреждение "Отдел образования Исполнительного комитета Ютазинского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф бүлеге" муниципаль казна учереждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423950, Республика Татарстан, Ютазинский район, пгт. Уруссу, ул. Пушкина, д. 38 |
| Телефон: | +7(855)-932-42-23 |
| E-Mail: | Utaz.roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Отдел образования" |
| Руководитель: | Абрамов Сергей Александрович |
| Год основания учреждения: | 2011 |
Новости РОО
Казанда Татарстан мәктәпләрендә тәрбия системасы турында фикер алышачаклар
Опубликовано: 27.06.2019
2019 елның 28 июнендә Казан шәһәренең «Галактика» 35 – нче номерлы лицее базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасында тәрбия системасы: традицияләр һәм заман таләпләре»темасына республика август киңәшмәсе кысаларында секция утырышы узачак.
Утырыш эшендә гомуми белем бирү оешмаларының директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-психологлар, педагог-оештыручылар катнашачак.
Секция кысаларында тәрбиянең актуаль мәсьәләләре буенча тематик мәйданчыклар эше оештырылачак.
Пленар утырышның төп спикерлары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының балалар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге башлыгы Эльвира Сафина, Казан шәһәре Совет районының Лицей-инженер үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Евгений Денисов һәм тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе сыйныф җитәкчесе Кристина Коробейникова.
Секция утырышы эшендә Россия мәгариф академиясенең балачак, гаилә һәм тәрбия институтының (Мәскәү шәһәре) баш фәнни хезмәткәре Виктор Голованов катнашачак.
К списку новостей













