Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Мало-Уруссинский детский сад "Лейсан" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Кече Урыссуы балалар бакчасы " Ләйсән"
Визитная карточка
| Адрес: | 423959, Республика Татарстан, Ютазинский район,. д.Малые Уруссу, ул.Советская, д.25А |
| Телефон: | +7(855)-934-23-30 |
| E-Mail: | RS.Zagrtdinova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Мало-Уруссинский детский сад "Лейсан" |
| Руководитель: | Загртдинова Раушания Сагадатовна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 7воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Мало-Уруссинский детский сад "Лейсан" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Кече Урыссуы балалар бакчасы " Ләйсән" - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
12.05.2017

12 май Кече Урыссуы мәдәният йортында татар халкының борыңгы йолаларының берсе "Бәби туе" күрсәтелде. Бу чарага районның мәдәният йорты җитәкчеләре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре килде.
-
Проек: "Җиңү алып килде май!" 08.05.2017

Без Кече Урыссуы "Ләйсән" балалар бакчасы коллективы Бөек җиңүнең 72 еллыгына багышланган митингта катнаштык. Балалар беренчеләрдән булып ветераннарыбыз Йосыпов Мәгъдәнур һәм Сәитов Мәсъгут бабайларны, тыл ветераннарын зур Җиңү бәйрәме белән котлады. Авылыбызның иң кечкенә буыны шигырьләр сөйләде, җыр җырлады. Кунакларга Созвездие җиңүчеләре башкаруындагы "Девушки фабричные" көенә башкарылган бию ошады. Бәйрәм азагында балалар ветераннарыбыз белән истәлеккә фотога төште. Һәйкәлгә чәчәкләр куелды.
-
Проект: "Җиңү алып килде май!" 05.05.2017

Очрашу сый белән тулы чәй табыны янында дәвам итте. Нәсимә әби үзенең чәен дә эчәргә онытып, һәр баланы үзенең тәмлүшкәләре белән сыйлады.
-
05.05.2017

Реализация проекта "Сады Победы"
-
Проект: Җиңү алып килде май" 05.05.2017

Дөньяны яктыртып,
Кояшлы Май килә.
Йөзләрне балкытып,
Урамда Май көлә!
Һәммәбез сагынып
Көттек Май килүне-
Китерә ул безгә
Иң Бөек Җиңүне!
-
Проект: "Г.Тукай иҗаты" 28.04.2017

Бүген бакчабызда "Г.Тукай иҗаты" проектын йомгаклап бәйрәм чарасы үтте. Чара Ташкичү авылы мәдәният йорты һәм китапханә эшчеләре белән берлектә оештырылды. Бәйрәмдә балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк" шигырләрен сәхнәләштерделәр, әкияттән кунакка килгән Шүрәле, Су анасы, Сарык, Кәҗә белән уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм тамашасын карарга мәктәпнең 4 сыйныф укучылар да чакырылган иде. Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Проект "Г.Тукай иҗаты" 26.04.2017

Г.Тукайның әкиятләреннән, шигырьләреннән килгән геройлар - Акбай, Су анасы, Шүрәле балалар белән уеннар уйнадылар, балаларның яттан шагыйрьнең сөйләгән шигырьләрен тыңладылар.
-
Проект: "Г.Тукай иҗаты" 26.04.2017

Илсөяр апалары балаларны Габдулла Тукайның китапханәдәге китаплары белән таныштырды.
-
Проект: "Г.Тукай иҗаты" 26.04.2017

Г.Тукай һәйкәленә чәчкәләр куелды.
-
Проект: "Г.Тукай иҗаты" 26.04.2017

Бүген, 26 апрель көнне, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.










