Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каразерикская средняя общеобразовательная школа имени Галима Вильданова» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан.Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”.
Визитная карточка
| Адрес: | 423965, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Старый Каразерик, ул. Тукая, д. 29 |
| Телефон: | +7(855)-934-22-68 |
| E-Mail: | Shkola.Karazerik@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каразерикская СОШ им.Г.Вильданова" |
| Руководитель: | Шакирова Миляуша Миннеяровна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 39 обучающихся (иностранные граждане отсутствуют) 39 укучы белем ала |
| У нас учат: | 12 педагогов 12 укытучы белем бирэ |
Новости школы
Әниемнең пар канаты.
Опубликовано: 26.11.2015Әниләр көне уңаеннан,26 нчы ноябрь көнне Иске Каразирек авылы Мәдәният йортында беренче тапкыр игезәкләр бәйрәме уздырылды. "Әниемнең пар канаты" дип исемләнгән кичәдә 3 гаилә балалары катнашты: Нафиков Илис һәм Илүс, Гарипов Раил һәм Раилә, Хайдаров Дамир һәм Данияр. Шушы бәйрәм берничә этаптан торды. Иң беренче булып гаиләләрнең визиткасы булды. Һәрбер баланы иптәшләре, классташлары, туган- тумачалары үзенчәлекле итеп яклап чыкты.Ә игезәкләр, үз чиратында, читтә калмадылар: алар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Нафиковлар нәфис сүз сөйләде, Гариповлар җырладылар, ә Хайдаровлар оста итеп биеделәр. Бәйрәм кичәсе матур биюләр. җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәмне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Калимова Г.Р оештырды. Бәйрәмне оештыруда сыйныф җитәкчеләре Кашапова Д.Ф, Шакирова А.А. Гарипова А.М үз өлешләрен керттеләр. Педагог-оештыручы Котдусова Г.Р, нәфис сүз сөйләүчеләрне әзерләде.
К списку новостей







