Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каразерикская средняя общеобразовательная школа имени Галима Вильданова» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан.Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”.
Визитная карточка
| Адрес: | 423965, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Старый Каразерик, ул. Тукая, д. 29 |
| Телефон: | +7(855)-934-22-68 |
| E-Mail: | Shkola.Karazerik@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каразерикская СОШ им.Г.Вильданова" |
| Руководитель: | Шакирова Миляуша Миннеяровна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 39 обучающихся (иностранные граждане отсутствуют) 39 укучы белем ала |
| У нас учат: | 12 педагогов 12 укытучы белем бирэ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каразерикская средняя общеобразовательная школа имени Галима Вильданова» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан.Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”. - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Дәүләт символларын өйрәнәбез. 10.04.2017

Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең Дәүләт символларының тарихын, әһәмиятен,нәрсә аңлатканын Каразирек мәктәбенең һәрбер укучысы башлангыч сыйныфтан ук белә. Шулай да, бу белемнәрне һәрдаим кабатлап, тирәнәйтеп торырга кирәк. 2нче класс укучылары да Дәүләт символларының чыгышын, нәрсә аңлатканын,әһәмиятен тагын бер кабатладылар .
Люция Касимова -
Пароль-"Победа" 10.04.2017

Каразирек мәктәп китапханәсендә Бөек Җиңү көне уңаеннан "Пароль- Җиңү" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Биредә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән уку әсбаплары урнаштырылды. 15 томнан торган китаплардагы әсәрләр белән танышу ике ай буе дәвам итәчәк, күргәзмәнең эчтәлеге даими яңартылып торачак. Бу чара укучыларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә мөһим булып тора.
Гүзәлия Котдусова -
Өлкәннәргә ярдәм 10.04.2017

Каразирек мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өлкән буын вәкилләренә ярдәм итүне дәвам итеп, дүшәмбе көнне ветеран укытучы Кәшифә апа Богдановага шефлык оештырды. Ишек алдындагы карларны тарату, бозларны вату аша күрсәтелгән игътибар йорт хуҗабикәсен бик сөендерде. Ярдәмнән ике як та канәгать калды.
Гүзәлия Котдусова, сыйныф җитәкчесе -
Күңелле тәнәфесләр 10.04.2017

Каразирек мәктәбе укучылары тәнәфес вакытында китапханәгә ашыгалар. Анда аларны кызыклы китаплар дөньясы, мавыктыргыч журналлар көтә. Тиз арада укучылар аларга күзәтү ясарга һәм китаплар сайларга да, китапханәче белән фикерләшергә дә өлгерә алар.
Гүзәлия Котдусова -
Иҗади отчет. 10.04.2017

Каразирек гомуми урта (тулы) белем бирү мәктәбе. 8 нче апрель көнне «Ана теле варислары» түгәрәге әгъзалары иҗади отчет белән чыгыш ясады. Түгәрәккә йөрүчеләр авыл мәдәният йортында укытучылар, укучылар һәм авылдашларга Хәбир Ибраһимның “Квартет” исемле комедисен күрсәтте. Яшь артистларның чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде.
Түгәрәк җитәкчесе Гарәфиева Ф.Р.
-
Конкурс творческих проектов. 09.04.2017

Ученица 4 класса Валиева Алия приняла участие в районном конкурсе творческих проектов "Заповедники России.100 лет заповедной России" в номинации "Эффективное использование воды, сохранение водных и лесных ресурсов планеты" и заняла 1 место. Поздравляем победителя и желаем дальнейших успехов!
--
Рита Файзрахманова -
Экологик викторина. 08.04.2017

Экология елы кысаларында авыл китапханәсе белән берлектә 2 нче класс укучылары экологик викторинада катнашты.Китапханә мөдире Карипова Ф.Н. шулай ук укучыларга экология темасына багышланган яңа китаплар тәкъдим итте.Укучылар бу китаптан өзекләр белән таныштылар һәм киләчәктә бу китапларны алып укырга дигән нияттә калдылар
--
Люция Касимова -
Семинар- практикум по информатике 08.04.2017

7 апреля 2017 года в МБОУ "Каразерикская СОШ им.Г.Вильданова" прошел семинар- практикум по информатике на тему "Методика проектирования уроков в ходе реализации ФГОС основного общего образования". В ходе семинара учитель данной школы Гафиятова Г.Р. провела в 9 классе урок информатики "Относительная и абсолютная адресация". Руководитель РМО Сучкова М.В. выступила с докладом по теме семинара и предложила в дальнейшем перейти от открытых уроков к Мастер- классам. Методист МКУ "Отдел образования" Хайдарова А.З. сделала анализ пробных ОГЭ и ЕГЭ по информатике. В конце участники семинара за круглым столом проанализировали типичные ошибки участников пробного ОГЭ, поделились различными способами решения трудных заданий ОГЭ. Гафиятова Г.Р.
-
Чираттагы дәрес. 08.04.2017

8 нче апрель көнне булачак беренче класс укучылары мәктәпкә чираттагы дәрескә җыелды. Бүгенге көн- математикага багышланган иде. Телдән исәпләү, 10 эчендәге саннар белән төрле биремнәр башкару , геометрик фигураларны танып исемнәрен әйтү бик уңышлы булды. Балалар биремнәрне теләп эшләделәр.
--
Рита Файзрахманова -
Смотр знаний. 05.04.2017

С целью проверки уровня подготовки к ОГЭ учащихся IX класса по математике в Каразерикской школе, прошёл общественный смотр знаний. Независимой комиссией были ученики 10 класса. Жюри состояло из директора школы Гафиятовой Г.Р., завуча школы Калимовой Г.Р. и члена родительского комитета Рахимовой Г.Р.. Из старшеклассников получились ответственные и объективные экзаменаторы. Общественный смотр знаний, как одна из форм подготовки к ОГЭ, получил положительную оценку жюри, учеников и родителей.







