МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423958, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Акбаш, ул. Школьная, д. 16 _ Татарстан Республикасы, Ютазы районы, Акбаш авылы, Мәктәп урамы, 16 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-934-14-17 |
| E-Mail: | Shkola.Akbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбашская НОШ" |
| Руководитель: | Хазиева Гульуса Фирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 6 обучающихся/бездә 6 укучы белем ала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога/аларга 3 укытучы белем бирә |
МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Онлайн-сервис "ЕГЭ и ОГЭ тестирование" 05.01.2016

-
Лагерь. День 5. 05.01.2016

Кышкы мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның эше дәахырына якынлаша. Гадәттәгечә эш көнебезне иртәнге күңелле зарядка ясаудан башладык. Бүгенге көннең планы белән танышканнан соң, укучыларны ашханәдә тәмле һәм шул ук вакытта файдалы, витаминнарга бай булган иртәнге аш көтеп тора иде. Иртәнге аштан соң план буенча билгеләнгән эшләр башланды. Укучылар үз көчләрен шашка уенында да, төрле спорт уеннарында да, саф һавада таудан шууда да сынап карадылар. Көннең икенче яртысында без авыл китапханәсендә “Сәламәтлек – зур байлык” дигән беседада катнаштык, сәламәтлек , чисталык темасына багышланган табышмаклар чиштек, мәкальләр уйладык, витаминнарның кеше сәламәтлегенә файдасы турында сорауларга җаваплар бирдек. Барлык үткәрелгән чаралар да укучыларның сәламәтлеген ныгытуга багышланган иде.
-
Лагерь. День 4 04.01.2016

Яңа елда лагерьда безне төрле мавыктыргыч уеннар көтеп торган. Иртәнге ашны ашаганнан соң укучылар белән мәктәпнең спорт залында төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык һәм эстафеталар үткәрдек. Иң кызыгы – ике команда арасында пионербол уены булды. Ә инде төшке аштан соң авыл китапханәсе мөдире Гөлнар Рәшит кызы безне үзенә кунакка чакырды. Анда безне төрле мавыктыргыч ярышлар һәм уеннар көтеп торган.Укучылар кыш бабай калдырган рәсемнәрне буядылар, транспорт темасына лото уйнадылар һәм конструкторлык эше белән дә шөгыльләнделәр. Көнебез бик бай һәм кызыклы булды.
-
Лагерь. День 3. 31.12.2015

Иске елның соңгы көне мәктәп яны сәламәтләндерү лагерендә күңелле үтте. Балаларның һәрберсендә дә ул көнне бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Иртәнге аштан соң балалар белән теннис уены үткәрелде. Яңадан соң укучылар яңа елга багышлап рәсемнәр ясадылар, кышкы табигатькә экскурсия ясарга да өлгерделәр. Шулай ук мәктәптә яшел чыршы тирәсендә төрле күңелле уеннар да оештырылды.
-
Подготовка к ОГЭ по русскому языку 30.12.2015

Несмотря на предпраздничный день, учителя школы продолжают усиленно работать с учащимися 9 класса по подготовке к сдаче ОГЭ. Сегодня с ребятами работала учитель русского языка и литературЫ Закирова Ф.Ш.
-
Лагерь. День 2. 30.12.2015

Кышкы лагерьның икенче көне гадәттәгечә иртәнге гимнастика ясаудан башланды. Иртәнге аштан соң балалар парларга бүленеп, “Монополия” дигән өстәл уенын уйнадылар. Көн салкынча булуына карамастан, укучылар белән дәртләнеп , чаналар алып, тау шуарга киттек. Көндезге аштан соң укучылар спорт залында төрле хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Көн бик күңелле үтте.
-
Подготовка к ОГЭ по обществознанию 29.12.2015

Сегодня учащиеся 9 класса в течение 3 часов активно работали над заданиями по предмету "Обществознание". Ребята работали с тренировочными вариантами заданий, разбирали сложные и непонятные вопросы.
-
Лагерь. День 1. 29.12.2015

Укучыларның ялын максатчан оештыру һәм сәламәтлекләрен саклау уңаеннан Акбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 29 нчы декабрь көнне кышкы мәктәп яны лагере эшли башлады. Лагерьда укучылар ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә, җиләк – җимешләр һәм башка сәламәтлек өчен файдалы булган ризыклар белән тукланалар. Лагерьда укучылар иртәнге 8 сәгать 30 минуттан 14 сәгать 30 минутка кадәр ял итәләр. Ял вакытында алар саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйныйлар, кызыклы һәм мавыктыргыч китаплар укыйлар, ил-көн яңалыклары белән дә танышырга өлгерәләр.
-
Подготовка к ЕРТ 28.12.2015

Учащиеся 9 класса, несмотря на зимние каникулы, продолжают усиленно работать над подготовкой к государственной итоговой аттестации. В соответствии с планом работы школы на зимние каникулы, сегодня ребята занимались с учителем татарского языка Валиахметовой Д.М.
-
новогоднее представление 28.12.2015

Сегодня в нашей школе прошло новогоднее представление «В гостях у сказки « Морозко». Праздничное представление для ребят подготовили и провели учителя и родители школьников. Ребята с удовольствием играли в игры с Бабой Ягой, исполняли песни, танцы, читали стихи для Морозки. Дети были очень рады подаркам и призам за костюмы, конкурсы, приготовленным силами родителей.









