Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
| Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
| E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
| Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 5 |
| У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Кояш көне 05.05.2026

Бакчабызда Кояш көне узды. Балаларның Кояш, аның кешеләр тормышында һәм табигатьтә әһәмияте турындагы белемнәрен киңәйтүгә, шулай ук уңай эмоциональ кәеф тудыруга юнәлдерелгән тематик чара үткәрдек.
-
Г.Тукайга багышланган конкурс 29.04.2026

Г. Тукайга багышланган чараларыбызның берсе - аның әсәрләре буенча кул эшләре конкурсы. Актив катнашкан һәрбер балага, әти-әнигә рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Г.Тукайның иҗатына багышлап 28.04.2026

Г. Тукайның 140 еллыгына багышланган чараларны дәвам итеп өлкәннәр төркеме Г.Тукайның иҗаты буенча музыкалы театральләштерелгән бәйрәм үткәрде. Бәйрәмебездә кунаклар булып мәктәп белән дәвамчанлык эше кысаларында 80нче мәктәп укучылары, безнең үткән чыгарылыш балалары булды. Алар да күңелле чыгыш әзерләгән - "Гафият турында әкият" спектакленнән өзек.
Мәктәп белән дәвамчанлык эше, уртак чаралар балаларның яңа шартларга җайлашуын оптимальләштерергә, мәктәп стрессларын булдырмый калырга һәм бала шәхесенең алга таба уңышлы үсешенә ныклы нигез салырга ярдәм итә. -
Г.Тукайның туган көне 27.04.2026

Мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә Г.Тукайның тормышына багышланган музыкалы кичә узды.
Балалар Габдулла Тукай әсәрләрен теләп укыдылар, сәхнәгә куйдылар, җырлар башкардылар, уеннар уйнадылар, биеделәр. -
Куркынычсызлык декадасы 13.04.2026

Куркынычсызлык декадасында янгыннан саклану кагыйдәләрен искә алдык.
Балаларга көнкүрештә, көндәлек тормышта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатырга, шулай ук янгын вакытында эш итәргә өйрәтергә кирәк.
Максаты - балаларда куркыныч ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру. -
Космонавтика көне - 65 ел!!! 10.04.2026

Бакчабызда Галәмгә, космонавтикага багышланган атналык үтә. Бу елны кешенең космоска чыгуның 65 еллыгын үткәрәбез.
Өлкәннәр төркемнәрендә "Галәмдә ыгы-зыгы" (Космический переполох) дип исемләнгән спортлы эстафеталы уеннар оештырылды.Мәктәпкә әзерлек төркемнәре Космонавтика атналыгын хәрәкәтле интеллектуаль уеннар белән тәмамлады. Балаларга чит планеталардан кунаклар килгән, аларга төрле сынаулар әзерләгән.
Бу атнада балалар космонавтларның кемнәр икәнен, орбитада ничек яшәвен һәм Кояш системасы планеталарының нинди серләр саклавын белделәр. -
Мәрхәмәтле булыйк! 03.04.2026

Әсгать Галимҗан улы Галимҗановка бу ел 90 яшь булыр иде. Ул - мохтаҗларга риясыз ярдәм күрсәтү үрнәге булган совет, Татарстан һәм Рәсәй хәйриячесе.
Әсгать Галимҗанов хәйрия эшен Казанның 1 нче номерлы балалар йортыеа ярдәм белән башлый: алма, груша һәм әфлисун сатып ала һәм аны балаларга илтә. Алга таба ул балалар өчен җиләк-җимеш һәм җылы кием, автомобильләр («Нива», ПАЗ) сатып ала, алар белән арбада йөреп вакыт үткәрә.
Үз гомерендә ул Советлар Союзы һәм Рәсәй балалар йортларына 80нән артык пассажир автобусы һәм җиңел автомобильләр бүләк иткән. Акчаны Татарстан, Чувашия, Башкортостан, Ивановск өлкәсе һәм Украинаның барлык балалар йортларына, картлар йортына күчерә.
Туган илебезнең шундый мәрхәмәтле кешеләребез белән балалар таныш булырга тиеш, алар үрнәк кешеләр. -
Көлке көне 01.04.2026

Көлке көнен күңелле уеннар, кызыклы биюләр белән үткәрдек.
-
Театр көне 27.03.2026

Театр! Театр! Театр!
Бакчабызда театр дөньясына, театрга һәм театральләштерелгән уеннарга аерым игътибар бирелә. Чөнки уен - мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әйдәп баручы эшчәнлеге. Ә театр-уен идеяләрен тормышка ашыруның иң кызыклы, бай һәм иҗади формаларының берсе.
27 март көнне безнең балалар бакчасында театр көне үткәрелде. Бу көн кысаларында балалар өчен күңел ачу чаралары оештырды. «Театрлар нинди була», «Театрда үзеңне ничек тотарга» дигән әңгәмәләр үткәрелде. Балалар халык әкиятләре буенча театраль атрибутлар һәм әкият персонажларының төрле костюмнарын кулланып, театрның төрле төрләрен (өстәл, бармак театры, битлек театры, пантомима) кулланып, бик теләп уен-драматизация уйнадылар.
Мәктәпкә әзерлек төркеме рус теле тәрбиячесе Лилия Саубановна белән берлектә А.С.Пушкин әсәрен театральләштереп тамаша күрсәтте. -
Нәүрүз килә! 20.03.2026

Ә безгә Нәүрүз генә түгел, башка язгы бәйрәмнәр дә килде.
Бакчабызда Рәсәй халыклары бердәмлеге елы һәм "Идел буена сәяхәт" проекты кысаларында "Халыкларның язгы йолалары" дип исемләнгән фестиваль үтә.
Кечкенәләр һәм уртанчылар рус, татар халкының нинди язгы йола-бәйрәмнәре булуын күрсәтте. Татарларда ничек Карга боткасын үткәрүне, рус халкында Масленницаның ничек үтүен балалар чагыштырып күзаллый алдылар.
Өлкәннәр төркемендә дә язгы йолалар үтте. Башкорт халкының Каргатуй исемле йоласы белән дагестан халкының Нәүрүз бәйрәменнән күренеш күрсәттеләр.
Мәктәпкә әзерлек төркеме дә фестивальдә катнаша: мордва халкы бәйрәме Тундонь Вастома һәм удмурт халкы бәйрәме Гырын Быдтон.
Рәсәйнең байлыгы - халкында!









