Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская)" Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. А.Еники, 23 |
| Телефон: | +7(843)-236-24-12 |
| E-Mail: | s98.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №98" |
| Руководитель: | Авзалова Айгуль Ильдаровна |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 574 учащихся, из них иностранных граждан 12. Язык обучения - русский |
| У нас учат: | 33 педагога |
Новости
Наша гордость
Опубликовано: 19.04.202616 нчы апрель көнне Дәрдмәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге тарафыннан VII нче Бөтенроссия "Тукайга мәхәббәт илә..." дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. Бу конкурста безнең мәктәбебезнең 6Б сыйныф укучысы Исхаков Ильяс та катнашты һәм I нче урын алды. Конкурс татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 тулу уңаеннан оештырылган иде. Шулай ук бу тантанада Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча квест уен үткәрелде һәм ул уенда безнең Ильясыбыз җиңеп, 12 битлек стена календаре белән бүләкләнде.
Габдулла Тукайга багышланган конкурслардан тыш Исхаков Ильяс Бөтенроссия татар конгрессы, шәһәр мәгариф идарәсе, Совет районының балалар иҗат үзәге, Татарстан республикасының Роберт Миннуллин исемендәге республика балалар китапханәсе тарафыннан үткәрелгән күренекле балалар шагыйре , Татарстан республикасының сәнгать эшлеклесе , Саҗидә Сөлайманова исемендәге премия лауреаты Йолдыз Шәраповага багышланган
"Тәмле сүзләр" Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә II нче урын алды.
"Булганнан бар да була" -дип тикмәгә генә әйтми татар халкы. Бу татар халык мәкале нәкь безнең Ильясыбызга туры килеп тора. Чөнки ул бик тырыш, һәрбер эшенә максат куеп, аны җиренә җиткереп башкаручы укучы. Киләчәктә дә Ильяска зур уңышлар телибез! Сәләтле һәм булдыклы укучыбыз белән горурланабыа!
К списку новостей
















