• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Средняя общеобразовательная татарско-русская школа №80 с углубленным изучением отдельных предметов имени К.Насыри» Вахитовского района г. Казани/Казан шәһәре Вахитов районы “Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Татарстан, д. 40
Телефон: +7(843)-292-52-61;+7(843)-292-02-69
E-Mail: Эл. адрес школы:S80.kzn@tatar.ru эл. адрес директора школы: 4519000003@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №80 имени Каюма Насыри"
Руководитель: Мансуров Роберт Мияссарович
Год основания учреждения: 1923
У нас учатся: 812 уч-ся, из них 18 иностранных граждан
У нас учат: 51 преподаватель

Новости

Дөньякүләм "Туган тел" җыены

Опубликовано: 16.04.2026

16 нчы апрель көнне мәктәбебездә Дөньякүләм "Туган тел" җыены үтте. Мәктәп Россия Федерациясенең төрле шәһәрләреннән килгән татар теле укытучыларын кабул итте. Кунакларыбызны "Мирас" бию ансамбле "Казан сөлгесе" биюе белән каршы алды.
 Директорыбыз Роберт Мияссар улы мәктәп буенча бай мәгълүматлы экскурсия ясады.
Аида Фаниловна  Каюм Насыйрига багышланган интерактив музей эшчәнлеге белән таныштырды. 
 Китапханә җитәкчесе Луиза Газизовна белән бергә татар теле укытучысы, шагыйрә Әлфия Махмутовна Г. Тукайга һәм К. Насыйрига багышланган шигырьләре аша әдәбият дөньясы белән таныштырды.
Туган тел укытучылары Минзилә Мударисовна, Ләйлә Гомәровна ачык дәресләр күрсәтте.
Түгәрәк өстәл кысаларында башлангыч сыйныф укытучысы Раилә Басыр кызы Balaskills проекты, милли эшләр буенча директор урынбасары Минзилә Мөдәрис кызы "Miras" өстәл уены проекты,  Туган тел укытучылары ассоциясе җитәкчесе Габдинова Зилә Афтах кызы "Татар теле дәресләрендә интерактив технологияләр", башлангыч сыйныф укытучысы Галия Данил кызы "Гасырлар аша сәяхәт: татар язуы" дигән темага осталык дәресләре күрсәттеләр, методик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. ТР Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты  Гыйләҗева Лилия Гыйльметдин кызы "Туган тел һәм әдәбияты укытучысының һөнәри осталыгы моделен формалаштыру"  һәм "Ак калфак" оешмасы әгъзасы, Яшел Үзән районы Осиново гимназиясе директоры Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы "Мәктәп - туган телне, милли үзаңны формалаштыруның төп мохите" дигән темаларга чыгыш ясадылар.
Форум югары дәрәҗәдә үтте. Кунаклар, хезмәттәшләр рәхмәт сүзләре әйтеп, Каюм Насыйри мирасының саклануына сөенеп, киләсе елга да килү теләге белән саубуллаштылар.
Әлеге чарада актив катнашкан, үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыбызга зур рәхмәт!

Фото



К списку новостей