МБОУ «Средняя общеобразовательная татарско-русская школа №80 с углубленным изучением отдельных предметов имени К.Насыри» Вахитовского района г. Казани/Казан шәһәре Вахитов районы “Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Татарстан, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-292-52-61;+7(843)-292-02-69 |
| E-Mail: | Эл. адрес школы:s80.kzn@tatar.ru эл. адрес директора школы: 4519000003@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №80 имени Каюма Насыри" |
| Руководитель: | Мансуров Роберт Мияссарович |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 812 уч-ся, из них 18 иностранных граждан |
| У нас учат: | 51 преподаватель |
Новости
Соревнования по национальной борьбе «Көрәш» имени Яруллина А. Ш./Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Яруллин Әгълам Шәрифулла улы призына мәктәп укучылары арасында көрәш ярышлары
Опубликовано: 24.12.202524 декабря в нашей школе прошли новогодние соревнования по национальной борьбе «Көрәш» имени Яруллина А. Ш..
Соревнования носят имя Агляма Шарифулловича Яруллина — заслуженного работника физической культуры Республики Татарстан, человека, внёсшего большой вклад в развитие и популяризацию спорта.
Турнир стал настоящим спортивным праздником, объединившим силу, ловкость, уважение к сопернику и любовь к национальным традициям.
Юные борцы показали не только отличную физическую подготовку, но и настоящий бойцовский характер, волю к победе и стремление к самосовершенствованию.
24 нче декабрьдә мәктәбебездә физик культура өлкәсендә лаеклы остаз, хезмәте белән буыннар тәрбияләгән Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Яруллин Әгълам Шәрифулла улы призына мәктәп укучылары арасында көрәш ярышлары булды. Милли көрәш буенча ярышлар 2022 нче елдан бирле уздырыла. Ул 5 турнирдан тора. Шуларның берсе мәктәбебедә 40 ел физкультура укыткан легендар укытучы Яруллин Әгълам Шәрифулла исемен йөртә.
Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасының көрәш федерациясе башкарма директоры, данлыклы көрәшче – галим Марсель Шарипҗанович Таһиров, Казан шәһәренең көрәш федерациясе “Зилант” җитәкчесе Расих Әхмәтович Габдрахманов катнашты. Ярышларда “Зилант” спорт клубы, Г.Тукай исемендәге 1нче гимназия, М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназия, 103 нче мәктәп һәм К.Насыйри исемендәге 80 нче мәктәп укучылары көч сынашты. Алар ике келәмдә 14 үлчәү авырлыгында бил алышты.
Афәрин, матур көрәш күрсәттеләр. Зал шау-гөр килеп торды. Көрәшне карарга әти-әниләр дә, көрәшне яратучылар да килгән иде. Тренерлар ут йотып, көч-куәт биреп, үзенекеләрнең көрәшкәнен күзәттеләр.
Безнең мәктәп укучылары да җиңүләргә иреште. 1 урынны Нигъмәтҗанов Диар, Самигуллин Равил, Щелков Кирилл, Бухалова Эвилина алды. Хосиев Мехти, Шайгарданов Әмир 2 нче, Гарипов Родион, Асатзода Мухаммад, Шагиев Айнур, Нәбиев Мухаммадсафо 3 нче урынга лаек булдылар. Тренерлары Ренас Рәмисович, Фәрит Тәлгатович.
Җиңүчеләр мәктә кубогы һәм медаль белән бүләкләнде. Расих Әхмәтович һәр катнашучыга яңа ел бүләге өләште.
К списку новостей










