• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Средняя общеобразовательная татарско-русская школа №80 с углубленным изучением отдельных предметов имени К.Насыри» Вахитовского района г. Казани/Казан шәһәре Вахитов районы “Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Татарстан, д. 40
Телефон: +7(843)-292-52-61;+7(843)-292-02-69
E-Mail: Эл. адрес школы:s80.kzn@tatar.ru эл. адрес директора школы: 4519000003@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №80 имени Каюма Насыри"
Руководитель: Мансуров Роберт Мияссарович
Год основания учреждения: 1935
У нас учатся: 812 уч-ся, из них 18 иностранных граждан
У нас учат: 51 преподаватель

Новости

Мәктәптә тәрбия эшенең актуаль мәсьәләләре

Опубликовано: 14.10.2025

14 нче октябрь көнне мәктәбебездә КФУның Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге оештырган курсларда республикабызның төрле районнарыннан булган 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы «Мәктәптә тәрбия эшенең актуаль мәсьәләләре» дигән тема буенча стажировка үтте. Укытучылар татар һәм рус төркемнәрендә  ачык дәресләр, мастер-класс һәм сыйныфтан тыш чаралар карады.  Каюм Насыйри исемендәге интерактив музей белән таныштылар.
Татар теле һәм  әдәби уку дәресләрендә шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләренә ничек ирешергә? Рус телендә сөйләшүче балаларда татар телен өйрәнүгә мотивацияне нинди чаралар һәм ысуллар ярдәмендә булдырырга? ФДББС шартларында рус мохите сөргән шәһәр мәктәбе шартларында татар теле фәне буенча дәрестән тыш эшчәнлекне ничек оештырырга?  Укытучылар әлеге сорауларга җавап таба алганнардыр, дип ышанабыз.
Мәктәп директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Россиянең иң яхшы директорларыннан берсе булып танылган Роберт Мияссар улы Мансуров, аның милли мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары Хәбибрахманова Минзилә Мөдәрис кызының киңәш-тәкъдимнәре, укыту-тәрбия эшчәнлегендәге һәрбер яңалыкны башкалар белән дә бик теләп уртаклашырга омтылулары, мәктәптәге эшлекле атмосфера, дустанә мөнәсәбәт курслардагы мөгаллимнәрнең күңеленә хуш килде.  Түгәрәк өстәл вакытында алар рәхмәт сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр.



К списку новостей