МБОУ «Средняя общеобразовательная татарско-русская школа №80 с углубленным изучением отдельных предметов имени К.Насыри» Вахитовского района г. Казани/Казан шәһәре Вахитов районы “Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Татарстан, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-292-52-61;+7(843)-292-02-69 |
| E-Mail: | Эл. адрес школы:s80.kzn@tatar.ru эл. адрес директора школы: 4519000003@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №80 имени Каюма Насыри" |
| Руководитель: | Мансуров Роберт Мияссарович |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 812 уч-ся, из них 18 иностранных граждан |
| У нас учат: | 51 преподаватель |
Новости
Аулак өй - баттл
Опубликовано: 29.09.202129 нчы сентябрь көнне “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан мәктәптә Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар союзы белән берлектә “Аулак өй - баттл” дигән кичә уздырылды. Ул бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри иҗатына багышланган иде.
Әлеге кичәнең максаты: замана баласын үткән белән киләчәкне тоташтыручы шәхес итеп тәрбияләү. Моның өчен ул тарихын, туган телен, милли йолаларыбызны, көй-моңнарыбызны яхшы белергә һәм конкурентлыкка сәләтле булырга да тиеш.
Ярыш-бәйрәм күңелле дә, истә калырлык та булды. Борынгы авыл өе күренеше ясалган сәхнәдә укалы калфак, чигүле түбәтәй кигән егет-кызлар үзләренең тел, әдәбият, мәдәният өлкәсендә булган белемнәрен күрсәттеләр. Кичә килгән кунаклар тарафынан югары бәяләнде.
К списку новостей










