Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Кинотеатрга сәяхәт 07.06.2023

Балаларның җәйге яллары һәркөн төрле чаралар белән үрелеп бара Бүген укучылар кинотеатрда булып, “ Трио в перьях “ дигән мультфильм карадылар. Көнне икенче яртысында саф һавада ярышлар оештырылды. Җитезлек, тапкырлык, белем таләп иткән уеннарда укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, үзләрен сынап карадылар.
-
А.С.Пушкинның туган көне 06.06.2023

6 июнь – бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Һәр елны бу көн Россияда Рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Бүген лагерьда А.С.Пушкинның туган көненә һәм Рус теле көненә багышланган чаралар узды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әңгәмәдә катнаштылар, презентацияләр карадылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр, кызыклы ребуслар чиштеләр. «Актёрлык осталыгы», « А.С.Пушкин портреты» мастер – класслары балаларга аеруча ошады. Көн бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
Лагерьда ял итүчеләр - УНИКСта! 05.06.2023

Бүген лагерьда ял итүче балалар “Уникс” күңел ачу комплексында “Царевна лягушка” спектаклен карадылар. Җырлы-биюле әкияти тамаша укучыларга бик ошады. Әлеге сәяхәттән һәркем канәгать калды. Моннан тыш, гимназиядә дә балалар өчен файдалы чаралар оештырылды.
-
Мобиль планетарий бездә кунакта! 02.06.2023

Лагерь тормышы бик күңелле. Көн саен укучылар вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрәләр.Бүген лагерьга кунакка мобиль планетарий килде. Балаларның сәяхәт итәргә яратулары һәркемгә мәгълүм. Безнең укучыларга галәм буйлап экскурсия – гадәти булмаган сәяхәт кылырга тәкъдим ителде. Залда күпертелгән гөмбәз куелган иде һәм балалар космик күкнең тылсымлы дөньясында очраштылар.
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне! 01.06.2023

1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу уңайдан лагерьда ял итүчеләр “Нурлы шәһәр тылсымчылары” дигән шәһәр бәйрәмендә булып кайттылар. Кремьнең истәлекле урыннарын карадылар. «Тынычлык балалар күзе белән “ дигэн темага асфальтта рәсемнәр ясадылар, КФУ студентлары үткәргән викторинада, уеннарда бик теләп катнаштылар. Көн кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 31.05.2023

Бүген лагерьда ял итүчеләр янына юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белгече кунакка килде. Зөлфия Вагыйзовна укучыларга юл йөрү кагыйдәләре, төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту турында сөйләде. Җанлы әңгәмә, уеннар, ярышлар , бергәләп караган мультфильмнар, призлар балаларга бик ошады. Алар юл кагыйдәләрен бозмаска сүз бирделәр. “ Сак бул” интерактив уены да , саф һавада уеннар да балалар күңеленә бик хуш килде.
-
Второй день отдыха
30.05.2023
Күңелле лагерь тормышы дәвам итә. Бүгенге көн "Интернетның чиксез мөмкинлекләре" белән танышуга багышланды. Укучылар Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар, кызыклы чараларда актив катнаштылар. “ Виртуаль чынбарлык күзлекләре” чарасы да балаларга бик ошады.
-
Җәйге лагерь үз эшчәнлеген башлап җибәрде 29.05.2023

29нче май көнне “Энҗе бөртекләре” җәйге сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. Тантаналы линейка Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флагларын чыгарудан башланды , аннары дәүләт гимннары яңгырады.
Балалар төркемнәргә бүленеп ,әйдәманнары һәм бер – берсе белән таныштылар, отряд почмаклары ясадылар, лагерь җырлары өйрәнделәр. Куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрелде, балалар көн тәртибе, лагерьда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Көннең икенче яртысында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көн күңелле һәм мавыктыргыч узды! Интернетның чиксез мөмкинлекләре.
-
Участие во всероссийском форуме «Педагоги России: инновации в образовании» 26.05.2023

Учителя нашей гимназии Гильмиева Г.Г. и Тухбатова Э.М. приняли участие во всероссийском форуме «Педагоги России: инновации в образовании» на базе КФУ. На форуме обсуждались актуальные проблемы образования и воспитания . По итогам работы форума Гульназ Гаптельзаветовна и Эльза Магсумовна были получили дипломы факультета педагогического образования МГУ имени М.В. Ломоносова
-
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме
23.05.2023
23 майдагимназиядә“Соңгыкыңгырау”бәйрәме узды. Бу дулкынландыргыч, шатлыклыһәмшулуквакыттамоңсубәйрәм, чөнкимөһимвакыйгалар, кыйммәтлеачышларһәмкүңеллемизгелләрбеләнтулымәктәптормышыарттакалды. Нәкъменәбүген11 нчесыйныфукучыларының 2022-2023 уку елы тәмамланды. Бәйрәмдәмәктәпнетәмамлаучыларгаиңкечкенәукучылардан, укытучылардан, ата-аналарданкотлауларяңгырады. Бу озакеллархәтердәкалачакмөһимкөн. Балаларукытучыларыбелән, мәктәпеллары беләнхушлаштылар. Алдаяңа юл: имтиханнар, җитдибиремнәр, мөһимкарарлар.




