Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 717 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Китапка икенче тормыш бүләк ит" 21.07.2018

Укучылар, ата-аналар, барлык җәмгыять игътибарына!!!
Китапка карата сакчыл мөнәсәбәт тудыру, балаларда укуга карата мәхәббәт тәрбияләү, гимназия китапханәсенең фондын уку, фәнни-популяр, нәфис әдәбияте белән тулыландыру максатыннан чыгып, 28 июль көнне "Китапка икенче тормыш бүләк ит" ("Подари книге вторую жизнь") дип аталган республикакүләм хәйрия акциясе башланып китә.
Акция кысаларында һәрбер катнашучы гимназия китапханәсенә китап тапшыра ала, нәтиҗәдә "Иң күп китап тапшыручы сыйныф", "Иң куп китап тапшыручы гайлә" номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Катнашу ирекле формада уза.
Рәхим итегез! Сезне китапханәбездә көтеп калабыз!
-
Сау бул, лагерь 27.06.2018

Лагерьның соңгы көне дә килеп җитте. Моңсу да, шатлыклы да... Бу көнне барлык эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясалды. Саф һавада үткәрелгән спорт сәгатендә балалар бик актив катнаштылар һәм бүләкләргә лаек булдылар. Лагерь ябылуга багышланган концертта үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
Балаларның лагерьдагы тормышы файдалы һәм күңелле үтте.
-
Беркем дә онытылмаган... 26.06.2018

Сугыш тематикасына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген “Никто не забыт, ничто не забыто” дигән темага викторина үткәрелде, роликлар каралды. Балалар булган вакыйгаларны йөрәкләре аша уздырдылар һәм киләчәктә сугышлар кабатланмасын дигән теләктә калдылар.
-
“Балаларга сугыш турында укыйбыз” 25.06.2018

Сугыш турында бик күп хикәяләр, поэмалар, шигырьләр язылган. “Сугыш турында укыйбыз” акциясенең максаты- балаларны шушы хәзинәләр белән таныштыру. Атна дәвамында балалар нинди генә әсәрләр тыңламадылар, нинди генә шигырьләрне яттан сөйләмәделәр! “История простых вещей” тематик күргәзмәсен дә балалар зур кызыксыну белән карадылар.
-
С праздником Сабантуй 23.06.2018

Сегодня детский вокальный ансамбль "Лейсан" принял участие в городском празднике" Сабантуй" в Березовой роще. Коллектив на праздничной сцене представил 3 номера песни: песни "Лейсан янгыр", "Яратыгыз", "Умырзая ". Коллектив был тепло принят зрителями.
-
Хәтер һәм искә алу көне 22.06.2018

Бүгенге иртәнге линейка бер минутлык тынлык белән башланды. Балалар сугышта һәлак булган батырларны искә алдылар. 27нче гимназия каршында эшләп килүче “16нчы укчылар девизиясе” музеенда булып, сугыш һәм тыл ветераннарының фидакарь тормышы белән таныштылар.
Көннең икенче яртысында шәһәребездә оештырылган чәчәкләр күргәзмәсенә юл тоттылар. Андагы матурлыкка сокланып, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
-
Сугыш чоры җырлары 21.06.2018

Бүген китапханәдә “Мы этой памяти верны” дигән темага хәтер дәресе үткәрелде. Балалар герой-шәһәрләр буенча “сәяхәт” иттеләр. Сугыш еллары турындагы белемнәрен тулыландырдылар. “Сугыш чоры җырлары” конкурсы да балаларның күңелләрен тетрәндерде.
-
ГИБДД музеенда кунакта 20.06.2018

Көн яңгырлы булу сәбәпле, балалар көннең беренче яртысында спортзалда төркемнәргә бүленеп ярышлар уздырдылар.
Көннең икенче яртысында ГИБДД музеенда кунакта булып, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, музейның төзелү тарихы белән таныштылар.
-
Мультфильмнар илендә 19.06.2018

Бүген балалар зур кызыксыну белән “Суперсемейка 2” мульфилымын карадылар.
Көннең икенче яртысы саф һавада үтте.
-
Бөек Җиңү варислары 18.06.2018

Бүген 18 июнь көнне балалар китапханәдә әкиятләр буенча үткәрелгән викторинада катнашып үзләренең белемнәрен тикшерделәр, уеннар уйнадылар. Иң актив балалар бүләкләргә лаек булды. 41нче мәктәптә урнашкан “Боевая слава” музеенда шәһәребезнең тыл һәм сугыш ветераннары белән таныштылар. Көннең икенче яртысы саф һавада үтте.




