Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Белем бәйрәме белән! 02.09.2024

1 сентябрь - Белем көне.
Ә быел Белем бәйрәме 2 сентябрь көнне узды. Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә көз башында укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде алардан да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы алалар. Яңа уку елы башлана...
Бездә дә бүген, белем бәйрәме уңаеннан, тантаналы линейка узды. Гимназиябез директоры Гөлфия Гаязовна барлык укытучыларны, укучыларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән котлап, иң матур теләкләрен җиткерде.
Шулай ук укучыларны Ак Барс банкы вәкиле Кадыров Фәрхәт Марат улы да котлады, матур китаплар бүләк итте.
Быел 40 бала беренче тапкыр безнең гимназия бусагасын атлап керде. Бүгенге көннән алар өчен мавыктыргыч, кызыклы белем дөньясы үзенең ишекләрен ача. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу соңгы Белем бәйрәме.
Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен. Хәерле сәгатьтә! Имин еллар, якты юллар сезгә!
-
Тынычлык дәресе 02.09.2024

Бүген 5-8, 10 сыйныфларда Белем көненә багышланган “Белем дәресе”, “Тынычлык дәресе” дип аталган сыйныф сәгатьләре үтте. Әлеге дәресләр җәйге ялдан соң укучылар коллективын берләштерү, укучыларда әхлак, җаваплылык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
-
ВСТУПАЙ В АРМИЮ ПОБЕДЫ! 09.07.2024

С памяткой можно ознакомиться по ссылке
-
Прием в первый класс 04.07.2024

Уважаемые родители (законные представители) будущих первоклассников!
С 6 июля 2024 года начинается второй этап приемной кампании в первые классы на 2024-2025 учебный год.
Имеется 5 свободных мест в первых классах для приема детей, не проживающих на закрепленной территории.
-
Чыгарылыш - 2024 28.06.2024

Бүген гимназиябездә 9 нчы һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар олы тормышка – ачышлар, казанышлар һәм яңа мөмкинлекләр дөньясына аяк бастылар.
Чыгарылыш сыйныйф укучыларын гимназиябез директоры Гөлфия Гаязовна котлап, иң матур теләкләрен җиткерде. Котлауларга сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар да кушылды.
Шулай ук видеоязма аша котлау сүзләрен мәгариф министры Сергей Кравцов та җиткерде.
Чыгарылыш кичәсе һәркемгә онытылмаслык тәэсирләр һәм елмаю бүләк итте.
Балалар кулында өлгергәнлек аттестатлары. Хәзер алар мөстәкыйль тормыш юлына аяк басачак, ә аның ни дәрәҗәдә уңышлы булуы аларның үзләреннән тора. Мәктәпне тәмамлау — кичәге укучылар тормышында беренче авыр этап, алда аларны югары уку йортларына керү һәм тормышка ашырырга тиешле очсыз-кырыйсыз хыяллар көтә.
-
Россия көне 11.06.2024

Россия көне – Россия Федерациясенең яңа тарихын һәм дәүләтчелеген билгеләгән төп бәйрәме.
Бәйрәм буларак ул 1992 елдан бирле үткәрелә башлый. Чөнки ул елның 11 июнендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан “Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне” карарына кул куела.
Рәсми рәвештә бәйрәм яңа исемен (“Россия көне”) 2002 елның 1 февралендә ала.Шул уңайдан 11 нче июнь көнне җәйге мәктәпалды лагерында Россия көненә багышланган чаралар узды.
-
Җәйге лагерь 05.06.2024

Бүген җәйге лагерьда А.С.Пушкинның туган көненә багышланган чаралар узды. Укучылар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар.
-
Музыкаль әкият 04.06.2024

Мәктәп лагеры үз эшчәнлеген дәвам итә.
4 нче июнь көнне лагерьга йөрүче укучылар Уникс концертлар залында үткән “Өйрәнелмәгән дәресләр илендә” исемле музыкаль әкият карадылар.
-
Җәйге лагерь 29.05.2024

Җәй көне ата-аналар балаларын яңа урыннарга алып чыгарга, әби-бабасында ял иттерергә, диңгез буена алып барырга тырышалар. Су коену, саф һавада йөрү, әби-бабайга бакча эшләрендә булышу яңа уку елына яңа көчләр тупларга мөмкинлек бирә. Шулай ук әти-әниләр балаларын җәйге лагерьларга җибәрәләр.
Гимназиябезнең җәйге лагеры да актив эшчәнлеген дәвам итә. Бүген укучылар Калейдоскоп ял итү паркында булдылар. Вакытларын файдалы да күңелле дә уздырдылар.
-
Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр шәһәр бәйгесе 29.05.2024

Гимназиябезнең 8 нче А сыйныфы укучысы Абдуллина Зәлинә Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр шәһәр бәйгесендә 3 урынга лаек булды. Укучы кызыбызны котлыйбыз, уңышлар телибез!













