Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Казанский колледж технологии и дизайна" / Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Казан технология һәм дизаин көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул. Шигабутдина Марджани, д. 26 / Казан шәһәре, Шиһабетдин Мәрҗәни урамы, 26 йорт |
| Телефон: | +7(843)-293-42-12 |
| E-Mail: | ktlp1@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Казанский колледж технологии и дизайна" |
| Руководитель: | Даутов Ирек Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 1196 |
| У нас учат: | 51 |
Новости
Ни хәлең бар, кеше-Туганым?
Опубликовано: 26.11.2021Шушы көннәрдә барлык уку йортларында укыган студентлар,укучылар алдында бер сорау тора; Волонтер буларак син нәрсә эшлисең?” Эшлисең икән тизрәк язып интернет челтәренә элеп куярга ашык!
Дөнья мәшәкатьләре белән , конкурслар белән башы әйләнә мескен студентларның,укучыларның .Ә чынлыкта бу көн саен эшләнә торган гадәти эш булырга тиеш бит. Мин дә бу сорауга җавап бирмәкче булып төрле юллар эзләп карадым.Студентлар; “Әйдәгез,юлда очраган олыларга булышыйк, ветераннарга барыйк,ятимнәр йортына барыйк,хуҗасыз йорт хайваннарын карыйк “,- дип әллә күпме изге эшләр тәкъдим иттеләр.Бу сөенечле күренеш әлбәттә. Әйе,алар бик теләп шундый эшкә тотындылар.Тик көн саен гомерләре буена авырлыклар белән очрашып кыенлыкларга баш имәгән,безгә үрнәк була алган шәхесләр мондый игелекле эшләрне гадәти эш итеп эшлиләр икән бит! Кызганычка каршы тирә-ягыбыздагы мондый шәхесләребезне “ күрми” яшибез без. Миңа бу тормыш дәресен яңадан искә төшерергә үземнең студентым, Абилимпикс региональ чемпионатының тегү эшләре буенча җиңүчесе-Гөлназ Сагирова булышты. Фәнис Яруллин,Гакыйль Сәгыйрев,Кәүсәрия Шафиковаларның тормыш юлы һәм иҗаты безне сокландыра,без ул турыда балаларга сөйлибез. Гөлназ да бик максатчан,тырыш кыз булуы белән мине сокландыра.Үзенең авыруларына карамастан ул ничек булса да кешеләргә ярдәм кулы суза. Терекөмеш шикелле ул кыз бу юлы да миңа “ Ярдәм “ мәчетенә барып кайтырга тәкъдим итте.Бик шатланып тагын бер студентымны ияртеп бардым һәм таң калдым! Гөлназ монда уз кеше икән бит! Авыр язмышлы кешеләргә ярдәм итү өчен ул яңа проект эшләп йөри икән.Гөлназның куллары алтын;тегә,чигә,кирәк булса кием конструкцияләрен төзи .Ул теккән-энҗе мәрҗән белән кабартып чиккән калфаклар татар кызларын тагын да гүзәлрәк итеп күрсәтә. “Ярдәм” мәчетенең даны еракларга таралган,тик монда күрсәтер өчен эшләнми бер эш тә.Безгә экскурсияне искиткеч нечкә күңелле,батыр шагыйрә Лилия Сәләхетдинова үткәрде.Аның искиткеч сафлыгы.мөлаемлылыгы,гадилеге бик күп кешеләргә үрнәк булырлык! Бәхет өчен күп кирәкми аның өчен; чын күңелдән яратып- яратылып яши, ул ходайга үзенә биргән язмышы өчен бик рәхмәтле. Ул үзен ничек бар шулай кабул иткән һәм ничек тә кешеләр күңеленә изгелек орлыклары салырга тырышып яши. Тирә-якка карасаң исең китәр! Кемгәдер акча җитми,фатир,машина,миллионнар! Ә күңел тынычлыгы булмаса ,сәламәтлегең булмаса күзгә берни дә күренми бит! Тик кешеләр бу турыда уйланмый күп вакытта. Бик күп үземне борчыган сорауларга җавап табып кайттым мин бүген.Батыр йөрәкле,талантлы кызларыбыз мисалында яшьләрне тәрбияләү бик ышанычлы минемчә.Интернет челтәрендә утырып күңелсез ,авыр вакыйгалар турында уйлаганчы бүгенге көндә тормышта нәрсә дә булса эшләсәләр бик күп күңелсез хәлләр булмас иде тормышыбызда.
“Нинди рәхәт бит бу тормыш-
Авырлыкларны җиңсәң!
Үз-үзенңне ышандырып:
“Яшим әле мин!”-дисәң!- дип яза Лилиябез.
Сүземне тәмамлап шуны әйтәсем килә; эшлик яхшылыкны,тик план өчен түгел,яшәү дәвам итсен,җирдә изгелекләр артсын өчен эшлик һәм үзебезнең тормышта кирәклекне тоеп бәхетле булыйк!
Мәликә Хисамудинова
К списку новостей











