Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Казанский колледж технологии и дизайна" / Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Казан технология һәм дизаин көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул. Шигабутдина Марджани, д. 26 / Казан шәһәре, Шиһабетдин Мәрҗәни урамы, 26 йорт |
| Телефон: | +7(843)-293-42-12 |
| E-Mail: | ktlp1@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Казанский колледж технологии и дизайна" |
| Руководитель: | Даутов Ирек Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 1196 |
| У нас учат: | 51 |
Новости
«Дастан» казанышлары
Опубликовано: 02.11.20212003 нче елның сентябрь аенда Казан технология һәм дизайн көллиятендэ милли мәдәният клубы “Дастан” оештырылды. Клубның җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфизә Мидхәт кызы Мулланурова студентлар белән бергәлектә клуб эшенең юнәлешләрен үстерә, киңәйтә.
“Дастан” клубының төп бурычы булып татар халкының һәм республикада яшәүче башка милләт вәкилләренең традицияләрен яклау, саклау һәм үстерү, аларның бер-берсенә карата ихтирамын арттыру максаты тора. Студентлар клуб рамкаларында эшләп килүче түгәрәкләрдә актив катнаша. Анда алар үзләренең талантларын һәм лидерлык сыйфатларын үстерү мөмкинлеген ала.
Ел әйләнәсендә клубка йөрүче студентлар төрле-төрле күләмле чараларны оештыруга күп көч куя. Бу чаралар беренче чиратта халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә бик нык ярдәм итә.
Клуб әгъзаләре бию һәм җырлар өйрәнә, шигырьләр яза, иҗади һәм фәнни-тикшеренү проектлары өстендә эшли һәм республика, шәһәрдә үткәрелгән олимпиада, фәнни-практик конференцияләрдә катнаша. “Дастан”лылар - күпсанлы конкурс һәм фестивальләр җиңүчеләре. Алар Татарстанда яшәүче халыкларның сәнгатен җентекле өйрәнә, республиканың танылган язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар оештыра.
“Дастан” клубы вәкилләре ел саен төрле телевизион тапшыруларда катнаша.
“Дастан” эшчәнлеге бигрәк тә 2020-2021 нче елларда аеруча нәтиҗәле булды. Студентлар бик куп конкурсларда диплом һәм грамоталар белән бүләкләнде.
“Тәрбияләү системасының мәдәни һәм иҗади юнәлеше” дип аталган номинациядә ( Бөтенруссия конкурсы ) “Дастан” клубы “Иң яхшы проект” исемен яулады. Быел, мәсәлән, “Ел казанышы”нда катнашып, “Дастан”лылар “Ел ачышы” номинациясендә финалга чыктылар!
“Дастан” клубына, 17 ел дәвамында эшләүче җитәкчесе Мулланурова Гөлфизә Мидхәт кызына яңадан-яңа иҗади үрләр, җан тынычлыгы һәм тән сәламәтлеге теләп калабыз.
Айсылу Асылгәрәева, Казан технология һәм дизайн көллияте талибәсе.
К списку новостей











