муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кураловская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган Куралово урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422581, РТ, Верхнеуслонский район, с. Куралово, ул. Пионерская, д. 19 |
| Телефон: | +7(843) 793-35-10 |
| E-Mail: | Skur.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кураловская СОШ" |
| Руководитель: | Маслов Георгий Георгиевич |
| Год основания учреждения: | 1959 |
| У нас учатся: | 111 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кураловская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган Куралово урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Лук, чеснок против гриппа! Гриппка каршы суган, сарымсак! 28.01.2016

Подхватить простуду просто. Для того, чтобы не заболеть гриппом и ОРВИ издавна используют всем доступные лук и чеснок. Чтобы уберечь учащихся МБОУ «Кураловская СОШ» от простудных заболеваний в нашей столовой к приготовленному обеду дают лук и чеснок.
Салкын тидерү җиңел. Грипп белән авырымас өчен элек-электән суган һәм сарымсак кулланганнар. Куралово мәктәбенең укучыларын салкын тиюдән саклау өчен ашханәдә әзерләнгән төшке ашка суган һәм сарымсак бирәләр. -
Наши достижения. Безнең казанышлар. 26.01.2016

26 января на базе спортивного комплекса «Чемпион» с. Верхний Услон проходила районная Спартакиада работников образования Верхнеуслонского муниципального района по зимним видам спорта, в которой команда МБОУ «Кураловская СОШ» приняла активное участие и показала неплохие результаты: I место в командном зачете по настольному теннису, I место – в веселых стартах. В итоге, команда педагогов Кураловской школы заняла почетное IV место.
26 нчы гыйнвар көнне Югары Ослан авылында “Чемпион” спорт комплексы базасында мәгариф эшчеләре арасында кышкы төр Спартакиадасы булып узды. Бу чарада Куралово мәктәбенең командасы актив катнашты һәм яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтте: өстәл теннисы буенча командалар зачетында- I урын, I урын –күңелле стартларда да. Нәтиҗәдә Куралово мәктәбенең педагоглары шәрәфле IV урын алдылар. -
Зачёт успешно сдан! Зачёт уңышлы тапшырылды! 22.01.2016

22 января в МБОУ «Кураловская СОШ» для учащихся 7 класса учитель русского языка Сарбаева Наталья Павловна провела зачёт по теме «Причастие» в форме экзамена. Для ребят были подготовлены билеты, которые содержали один теоретический вопрос и одно практическое задание. Ребята брали билет, готовились к ответу и выполняли практическую часть, затем шли отвечать. Ответ оценивала комиссия, состоящая из трех человек: заместитель директора по учебной части и два учителя русского языка. Волнения ребят оказались напрасными, она все успешно сдали зачёт.
22нче гыйнвар көнне Куралово мәктәбендә 7нче сыйныф укучылары өчен рус теле укытучысы Сарбаева Наталья Павловна имтихан формасында “Сыйфат фигыль» темасына зачёт уздырды. Укучылар өчен билетлар әзерләнгән иде, эчтәлеге буенча беренче бирем теоретик сораулар һәм икенчесе практик сораулар иде.Балалар билетларны алып, җавапларга әзерләнделәр һәм практик өлешен үтәделәр, аннан соң җавап бирделәр. Җавапларны өч кешедән торган комиссия бәяләде: укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм ике рус теле укытучысы. Укучыларның дулкынлануы юкка булып чыкты, алар бөтенесе дә зачётны уңышлы тапшырдылар. -
«Давайте поможем птицам зимой!» “Әйдәгез кышын кошларга булышыйк!” 21.01.2016

Судьба многих птиц во многом зависит от доброты, щедрости и милосердия человека. Есть пословица: « Кто сыт, тому и холод не страшен», поэтому мы должны помогать своим маленьким, слабым пернатым друзьям.
21 января в МБОУ «Кураловская СОШ» прошла акция «Давайте поможем птицам зимой!» Ребята вместе с классными руководителями изготовили кормушки для птиц из подручных материалов и разместили их на территории школы.
Кошларның тәкъдире күбесенчә кешеләрнең миһербанлыкларыннан, юмартлыкларыннан һәм мәрхәмәтлекләреннән тора. “Кем тук, аңа салкын да куркыныч түгел” дигән мәкаль бар, шуның өчен без кечкенә, көчсез канатлы дусларыбызга булышырга тиеш.
21нче гыйнвар көнне Куралово мәктәбендә “Әйдәгез кышын кошларга булышыйк!” исемле акция булып узды. Балалар сыйныф җитәкчеләре белән кошлар өчен җимлекләр ясадылар һәм мәктәп территориясендә урнаштырдылар. -
Клуб Весёлых и Находчивых. Шаяннар һәм Тапкырлар клубы. 20.01.2016

20 января в Кураловском СДК состоялся зональный этап районного конкурса КВН для педагогических коллективов образовательных учреждений «Туристам – 25!», в рамках Года парков и скверов. Участниками этого мероприятия стали команды из четырёх образовательных учреждений, в том числе и МБОУ «Кураловская СОШ».
20нче гыйнвар көнне Куралово авылы мәдәният йортында мәктәпләрнең укытучылар коллективы “Туристларга-25!” дип аталган КВН ярышларында катнашты, бу ярышлар Парклар һәм скверлар елы кысаларында уздырылды. Бу чарада дүрт мәгариф учреждениясеннән катнаштылар, алар арасында Куралово мәктәбе дә бар иде.
-
Акция «Снежный прорыв». “Кардан үтү” акциясе. 18.01.2016

18 января в МБОУ «Кураловская СОШ» стартовала акция под названием «Снежный прорыв». Отряд волонтеров «Маяк» навестили одиноких пенсионеров, проживающих на территории села Куралова. В рамках акции оказали пенсионерам помощь в очистке от снега частных домовладений и прилегающих территорий. Они уже не первый год помогают ветеранам и знают, как они их ждут, радуются вниманию, которое им уделяют. А отряд «Маяк» работает под девизом «Делать добро всегда приятно!»
18нче гыйнвар көнне Куралово мәктәбендә “Кардан үтү” исемле акция старт алды. “Маяк” волонтерлар отряды Куралово авыл хуҗалыгында яшәүче ялгыз пенсионерларның хәлләрен белергә бардылар. Акция кысасында пенсионерларга ишегалларын кардан чистартырга булыштылар. Алар инде ветераннарга беренче ел гына булышмыйлар һәм аларны ничек көткәннәрен беләләр, игътибар иткәннәренә шатланалар.Ә “Маяк” отряды “Яхшылык эшләү һәрвакыт күңелле” дигән девизы астында эшли. -
Выставка технического творчества. Техника иҗатының күргәзмәсе. 15.01.2016

15 января на сходе граждан Кураловского сельского поселения учащиеся МБОУ «Кураловская СОШ» под руководством Ширяева Евгения Геннадьевича организовали техническую выставку. В ходе которой ребята рассказывали о достижениях и демонстрировали деятельность кружка «Робототехника».
15нче гыйнвар көнне Куралово авылының гражданнар җыелышында Ширяев Евгений Геннадьевич җитәкчелегендә Куралово мәктәбенең укучылары техник күргәзмә оештырдылар. Балалар үзләренең казанышлары турында сөйләделәр һәм «Робототехника» түгәрәгенең эшен күрсәттеләр. -
Семинар-практикум. 14.01.2016

По инициативе Минестерства образования и науки Республики Татарстан в МБОУ «Кураловская СОШ» с 12 по 14 января прошёл республиканский семинар-практикум для руководителей образовательных учреждений по проблеме «Организационно – управленческие условия организации взаимодействия субъектов образовательного процесса в контексте ФГОС ОО»
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән Куралово мәктәбендә 12нче гыйнвардан 14нче гыйнварга кадәр мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре өчен семинар-практикум булып узды.
-
«Директория» 14.01.2016

14 января, в рамках семинара – практикума, руководитель МБОУ «Кураловская СОШ» Маслов Георгий Георгиевич выступил по теме «Развитие социального капитала образовательных организаций» в системе «Директория». Информационно - аналитическая система «Директория» не оставила никого равнодушным, руководители школ отметили плюсы этой программы.
14нче гыйнвар көнне семинар-практикум кысасында Куралово мәктәбенең җитәкчесе Маслов Георгий Георгиевич «Директория» системасында “Социаль капиталның мәгариф оешмаларындагы үсеше” темасы буенча чыгыш ясады. «Директория» мәгълүматый- аналитик система беркемне дә ваемсыз калдырмады, мәктәп җитәкчеләре бу программаның плюсын билгеләделәр. -
Методика «Шесть шляп». « Алты эшләпә» методикасы. 14.01.2016

14 января в МБОУ «Кураловская СОШ» прошёл педагогический совет по проблеме «Обеспечение преемственности между ступнями обучения». Педсовет был проведен по методике Эдварда де Боно «Шесть шляп». Весь коллектив разделился на шесть групп. У каждой группы было свое задание: первая группа предоставляла факты, вторая анализировала эмоциональное состояние учеников при переходе от одной ступени обучения к другой, третья группа искала негативные стороны ситуации, а четвертая – положительные стороны, пятая группа занималась поиском нестандартного решения задачи и шестая группа делала обобщение по каждой задаче. В конце педсовета было предложено ряд совет для руководителей рассматриваемых классов.
14нче гыенвар көнне Куралово мәктәбендә педагогик киңәшмә булып узды. Педагогик киңәшмә Эдвард де Боно методикасы буенча үткәрелде. Бөтен коллектив алты төркемгә бүленде. Һәр төркемнең үз бурычы бар иде: беренче төркем фактларны тәкъдим итте,икенче төркем укучыларның укуда бер баскычтан икенчегә күчүдә эмоциональ хәлләрен анализлады, өченче төркем ситуациянең негатив якларын эзләде,ә дүртенче –уңай якларны, бишенче төркем стандарт булмаган бурычларны чишү юлын эзләү белән шөгелләнде, һәм алтынчы төркем һәрбер бурыч буенча йомгак ясады. Педагогик киңәшмә азагында сыйныф җитәкчеләренә берничә киңәш тәкъдим ителде.








