Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Безнен яналыклар
15 март Халыкара игелекле эшләр көне
Опубликовано: 13.03.202615 мартта Халыкара игелекле эшләр көне билгеләп үтелә. Игелек кылу һич кенә дә авыр түгел, без аны көн саен, даими эшләп торабыз. Таныш булмаган кешегә елмаю, ярдәм итү, йортсыз эт яки мәчене ашату, кошларга җимлекләр кую - барысы да игелек кылуга керәләр. Шушы күркәм бәйрәм кысаларында төркемнәрдә «Нәрсә ул игелек? " дигән темага әңгәмәләр узды. Тәрбияләнүчеләр үзләренең нинди игелекле гамәлләр белүләрен искә төшерделәр, өйләрендә якыннарына ничек ярдәм итүләрен мисаллар белән уртаклаштылар. Көн дәвамында балалар бүлмә үсемлекләрен карадылар, кече тәрбиячегә ярдәм иттеләр һәм авылыбызда бүгенгесе көндә исән-сау булган ветераныбыз Ибрагимов Рәшит Миннулла улын һәм сугыш чоры баласы Гарипова Мәгъфируз Хәйретдин кызының хәлен белеп, ишек алды карларын таратып, Гает бәйрәменә күчтәнәчләр тапшырып кайттылар. Изгелекне җирдә ятмый,диләр. Изге эшләр кылыйк,җәмәгать!
К списку новостей





