Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
“Теле барның -иле бар”
25.01.2021
Туган тел айлыгы темасын дәвам итеп, зурлар катнаш төркемендә “Теле барның –иле бар” дигән темага әңгәмә булып узды. Ф.Яруллинның “Анам теле” шигырен укып, ни өчен туган телне ана теле диләр, татар телен (туган тел, ана теле) тагын ничек әйтергә була дигән сорауларга җавап таптылар. Мәкаль, әйтемнәрне искә төшерделәр. Татарстан Республикасы күпмилләтле Республика. Анда татарлар, руслар, марилар, чувашлар һәм башка милләт вәкилләре яши. Аларның һәрберсенең үз туган теле барлыгы турында белемнәрен киңәйттеләр. Әңгәмә ахырында, 2021 нче ел, Туган телләр һәм халыкара бердәмлеге елының эмблемасы белән таныштылар.
Продолжая тему “Месячника родных языков”, в старше разновазростной группе прошла беседа на тему “Теле барның –иле бар”. Ребята слушали стихотворение Ф.Яруллина “Анам теле”, вспомнили пословицы и поговорки по теме. Познокомились с эмблемой года родных языков и народного единства в Республике Татарстан”
-
"Кабатлау - туган телне үстерү чарасы"/"Повторение - один из способов для развития родной речи" 25.01.2021

Туган телне үстерүдә үткәнне кабатлау зур роль уйный. Кечкенәләр катнаш төркеме белән бүген татар халык әкияте "Аю һәм Бабай", Г. Тукай шигыре "Гали белән Кәҗә" эчтәлекләрен бик теләп искә төшердек. Эчтәлек буенча "Сорау-җавап", "Дәвам ит" кебек уеннар уйналды. Балалар бу темага кагылган буягычларны да бик теләп буядылар.
Сегодня с детьми младшей разновозрастной группы повторили татарскую народную сказку "Аю һәм бабай" и стихотворение Г. Тукая "Гали белән Кәҗә". Дети с удовольствием раскрасили рисунки на данную тему. По содержанию сказки и стихотворения сыграли в игру: "Вопрос-ответ", "Продолжи предложение"
-
Өстәл театры: "Шалкан" 25.01.2021

Рус халык әкиятләренә кызыксыну уяту, сүз байлыгын камилләштерү, балаларның күзаллауларын киңәйтү максатыннан,уртанчылар катнаш төркем балалары белән "Шалкан" өстәл театрын уйнадык.
Настольный театр: "Репка"
В средне-разновозростной группе сыграли настольный театр: "Репка". Главной целью было расширять кругозор, формировать личность ребенка через сказки,вызвать желание рассказать сказку вместе с воспитателем и самостоятельно. Воспитывать чувство уважения к русским народным сказкам, создать радостное настроение. -
Әкиятләр илендә- В мире сказок
25.01.2021
25 нче гыйнвар көнне икенче кече яшьтәгеләр төркемендә әкиятләр уку атналыгын дәвам итеп, әти-әниләр өчен “Баларга ни өчен әкият укырга кирәк” диеп исемләнгән күчмә папка куелды.
Балалар белән яңа татар һәм рус әкиятләрен өйрәнүне дәвам итеп, “Әкиятләр илендә” диеп аталган лэпбукны фәйдаланып, “Өч аю”, “Өч дуңгыз”, “Аю баласы Әппәс” әкиятләре тыңладык һәм балалар бик кызысынып әкият геройлары белән уйнадылар. Уйнау дәверендә төсләрне, яшелчә, җиләк-җимешләр исемнәрен ныгыттылар. Әкиятләрне тыңлап, бер- береңә һәрвакыт ярдәм итәргә, өлкәннәрнең сүзен тыңларга, эшчән, хезмәт сөючән булырга кирәклеге турында төшенделәр.
В первой младшей группе продолжается неделя чтения сказок. Используя лэпбук “В мире сказок” дети познокомились с новыми сказками, такими как “Три медведя”, “Три поросёнка” “Аю баласы Әппәс”. Дети с удовольствием прослушали сказки, и с интересом поиграли со сказочными героями. Во время игры повторили цвета, название овощей и фруктов. Слушая сказки узнали, что всегда надо помогать друг другу, всегда слушаться родителей, быть трудолюбивым.
-
25.01.2021
Хөрмәтле әти-әниләр ! "Йолдыз" балалар бакчасы 2021нче елның 25 нче гыйнварыннан 3 нче февраленә кадәр "Балам белән әкият укыйм мин" исеме астында видео бәйге игълан итә! Сездән видеолар көтеп калабыз!
Уважаемые родители! С 25 января по 3 февраля 2021 года детский сад" Йолдыз" объявляет видеоконкурс "Вместе с ребенком я читаю сказки" . Ждем от вас видео со сказками!
- Экспресс - информация! 22.01.2021
-
Рус халык әкиятләре иленә сәяхәт 22.01.2021

22 нче гыйнвар көнне бакчабызның уртанчылар катнаш төркемендә «Рус халык әкиятләре иленә сәяхәт» оештырылды. Балалар белән бергәләп Рус халык әкиятләрен карап киттек. Әкият һәм аның нинди мәгънә белдерүе турында белемнәрне тирәнәйтүне дәвам иттек. Әңгәмә дәвамында балалар табышмаклар чиштеләр , "Сүз нинди әкият турында бара?» , “Кем әкиятләрне яхшырак белә”,“Хаталарны төзәт”уеннарын уйнадылар.
Безнең балалар бигрәк тә театраль курчаклар белән әкиятләрне сәхнәләштерергә яраталар.Курчак театры балаларны сихри доньяга алып керә, аларнын иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сойләм телен үстерә, эстетик һәм әхлакый тәрбия бирә.“Путешествие в страну русских народных сказок”
Сегодня в средне-разновозрастной группе наши дети путешествовали в страну русских народных сказок. Вместе с детьми читали русские народные сказки. Мы продолжили углублять знания о сказке и ее значении. В ходе беседы разгадали загадки "О какой сказке идет речь?» играли “Кто лучше знает сказки”,“Исправь ошибки”.
Дети больше всего любя играть с театральными куклами, показывать спектакли, импровизировать. Играя с театральной куклой, ребенок от лица героя, рассказывает о своих мыслях, чувствах, с помощью куклы он может выразить и отрегулировать свои собственные переживания. -
“Гогурлыгым минем - туган телем”
22.01.2021
“Горурлыгым минем - туган телем” / “Моя гордость - мой родной язык”
Җирдә нинди илләр юк, Йөзем тулган ай кебек
Нинди генә телләр юк... Яктырганнан-чктыра.
Һәркем сөйли үзенчә, Күңелдә таң аттыра
Сөйләшсәләр безнеңчә Балдан да татлы телем,
Эреп китәм май кебек, Нәфис һәм затлы телем.
(Х. Халиков)
21 нче гыйнвардан балалар бакчабызда “Туган телләр айлыгы” башланып китте. Шул хөрмәттән кечкенәләр катнаш төркеме балалары белән “Минем туган телем” дигән темага әңгәмә үткәреп, рус һәм татар милләтенең кием үзенчәлеге, аралашу теле белән якыннан таныштык. “Кәҗәкәй” бармак уенын, “Гөлдергү” юаткычын, “Әлли-бәлли итәргә..” бишек җырын кабатлап, балаларда туган телебезгә карата кызыксыну уяттык. Балалар туган телне сакларга, башка телләрне хөрмәт итәргә кирәклегенә төшенделәр.
Язык наш прекрасный – Написаны им
Богатый и звучный, И рассказы, и сказки.
То мощный и страстный, Страницы волшебных,
То нежно-певучий. Волнующих книг!В нем есть и усмешка, Люби и храни
И мягкость, и ласка. Наш великий язык!С 21 января в нашем детском саду начался “Месячник Родных языков”. В связи с этим мы провели беседу с детьми младшей разновозрастной группы на тему “Мой родной язык”, познакомились со спецификой одежды и языка общения русских и татар. Повторив пальчиковую игру “Кәҗәкәй”, колыбельную “Әлли-бәлли итәргә...” мы пробудили у детей интерес к родному языку. Дети поняли, что нужно беречь родной язык и уважать другие языки.
-
Г.Тукай, А.Алиш әкиятләренә сәяхәт
22.01.2021
Бернинди мультфильм да, ата-ананың ягымлы тавышын, күңел җылысын бирә алмый. Төнгә әкият уку бала өчен бик көчле рухи ярдәм ул. Укуны ниндидер фильм яки мультфильм белән алыштыру ул – кеше фантазиясенең әзер нәтиҗәсе. Ә китап, әкият балага үз дөньясын ачарга, фантазиясен эшкә җигәргә булыша. Балага төнгә әкият укып, без аны тормышка өйрәтәбез. Әкиятләр сабыйга тормыш тәҗрибәсенә өйрәнергә, үз дөньясын ачарга ярдәм итә.Әкиятләр балага көчле, хәйләкәр, җитез, игелекле, яхшы күңелле булып үсәргә булыша. Димәк, тормышта үз урынын табарга ярдәм итә. Шушы фикерләрне истә тотып, 22 гыйнвар көне икенче кече яшьтәгеләр төркемендә әкият уку көне итеп игълан ителде. Г.Тукайның "Су анасы", "Шүрәле"; А.Алишның "Чукмар белән Тукмар", "Куян кызы" әкиятләрен укыдык. Укыган әкиятләрне ныгыту өчен, балалар бакчасы буйлап әкиятләр илендә сәяхәттә булдык.
Многие молодые родители сейчас увлекаются видео-аудио сказками. Но, когда сказку читает мама или папа, теплота этих минут остается с человеком на всю жизнь. Потому что они рассказываются родным человеком, родным голосом. Это живое общение с ребенком, которое не может заменить не одна техника. Учитывая все это, 22 января в первой младшей группе, был объявлен днем чтение сказок. Мы прочитали сказки Габдуллы Тукая, Абдуллы Алиша. А чтобы укрепить все прочитанные сказки, провели экскурсию по детскому саду в страну сказок.
-
Туган тел айлыгы
21.01.2021
2021 нче ел Татарстан Республикасында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. 21 нче гыйнвардан Туган тел айлыгы башланып китте. Безнең балалар бакчабыз да бу айлыкны "Туган телем минем татар теле" исеме астындагы кичә белән башлап җибәрде. Кичәдә туган тел турында шигырьләр сөйләнде, милли уеннарыбыз уйналды, җырлар җырланды.
2021 год объявлен в Республике Татарстан Годом родного языка и единства народов. С 21 января начался месячник родного языка. Наш детский сад начал этот месячник с мероприятия под названием "Туган телем минем татар теле". На мероприятии звучали стихи о родном языке, дети играли в национальные игры, с удовольствием пели песни на родном языке.





