Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Семинар 18.02.2015

18 февраль көнне бакчабызда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләрнең район семинары булып узды. Семинар укыту эшчәнлеген яңарту шартларында балалар бакчасы, башлангыч һәм урта мәктәп эшендә дәвамчанлык темасына багышланды
-
Туган ягым - Татарстан почмагы ясау 13.02.2015

Беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Гәйнетдинова Лилия Миннур кызы "Татарстан - туган ягым" почмагы өчен курчаклар гаиләсен татар милли киемнәренә киендерде
-
Лыжня России-2015 08.02.2015

8 нче февраль көнне балалар бакчасы коллективыннан "Россия чаңгы юллары- 2015" массакүләм ярышында балалар бакчасы мөдире Валиуллина Алия Әдһәм кызы катнашты.
-
Сәламәтлек көне 30.01.2015

“Гол керт!” (кәшәкә белән тупны йөртеп бару һәм кайту).
-
Кошларга җимлек 27.01.2015

Килегез, кил кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Тәрәз каршындагы җимлеккә
Сез куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
Песнәк, песнәк, кил тизрәк
Җим сибәм сиңа әзрәк.
-
"Балачак көймәсе" - "Кораблик детства" 22.01.2015

Бүген “Йолдыз” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Балачак көймәсе” фестиваль- конкурсы уздырылды. Бу бәйгедә Коркачык “Шомырткай” балалар бакчасы, Мүлмә “Чулпан” балалар бакчасы, Коркачык “Ласточка” балалар бакчасы һәм Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы балалары катнашты.(Карточкаларны медиатекадан карагыз)
-
Котлыйбыз!!! 20.01.2015

"Бәхет йолдызы"республика фестиваль -конкурсында вокал-соло номинациясендә 3 нче дәрәҗә диплом алган Валиуллина Элина Илнар кызын һәм музыка җитәкчесе Сафиуллина Лилия Альберт кызын чын күңелдән котлыйбыз. Аларга киләчәктә иҗади уңышлар телибез.
Балалар бакчасы администрациясе
-
III урын алдык 17.01.2015

Яңа ел алдыннан биналарның алгы якларын һәм әйләнә-тирәсен бәйрәмгә иң матур итеп бизәүчегә игълан ителгән район конкурсында балалар бакчалары арасында III урын яуладык. Сыннар ясауда катнашкан барлык хезмәткәрләргә дә рәхмәтебезне белдерәбез. Эшләрендә уңышлар, тазалык-саулык телибез.
Балалар бакчасы администрацисе
-
Яңа ел белән!!! 31.12.2014

ЯҢА ЕЛ ТЕЛӘГЕ.
Иске елны озатабыз янә,
Каршылыйбыз кабат яңасын.
Бар борчулар үтеп китсен инде,
Яңасында бер үк калмасын.
Бар хыяллар чынга ашсын иде,
Бу яңа ел бэхет китерсен.
Ятим итми балаларын җирдә,
Әти-әни үзе үстерсен.
Авыр сынау белән бер үк сынамасын,
Калсын алар бар да искедә.
Яратканнар тигез гомер итсен,
Аерылмасын алар берсе дә.
Шаймарданов.Нурсиль.Г. -
Уртанчылар төркемендә Яңа ел бәйрәме 29.12.2014

Һай, балалар,
Вәт биисез, ичмасам,
Сезнең баскан эзләргә,
Мин дә китереп басыйм.





