муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
| Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
| E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
| Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Хоккей турниры 08.02.2017

Бүген мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында 7-11 сыйныф укучылары арасында хоккей турниры булып узды. Уен дуслык җиңүе белән тәмамланды
-
Юбилеегыз белән!!!! 04.02.2017

4 февраль көнне хөрмәтле укытучыбыз Минуллин Ринат Нурулловичның юбилее булып узды. Укучылар тарафыннан бик матур эчтәлекле бәйрәм оештырылды. Укучылар Ринат абый турында җылы сүзләр әйттеләр. Без аны бәйрәме белән котлыйбыз. Аңа эшендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, зур уңышлар телибез.
-
Всероссийская встреча с родителями
28.01.2017
15 февраля глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур ЕГЭ и ОГЭ. Более подробную информацию вы можете найти во вкладке "Родителям".
-
Освенцимо, Холокоста 27.01.2017

Бүген Освенцимо һәм Холокоста корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан сыйныфларда класс сәгатьләре булып узды.
-
Ленинград блокадасы өзелгән көн 27.01.2017

Бүген шулай ук Ленинград блокадасыннан азат ителгән көн. Тарих дәресләре бүген нәкъ тә шушы темага багышланды.
-
Бәйрәм тамашасы 14.01.2017

Укучыларыбыз бүген Иске яңа ел белән котлап авыл халкын сөендерделәр. Яңа елга әзерләгән спектакльне авыл кешеләре бик яратып карады.Зал шыгрым тулы иде.
-
Кышкы каникулларда бик рәхәт!!! 06.01.2017

Кышкы каникул вакытында укучыларыбыз тик ятмый. Алар рәхәтләнеп хоккей уйныйлар.
-
Яңа ел белән!! 24.12.2016

Бүген мәктәбебездә гөрләтеп 2 сменада да яңа ел бәйрәмнәре булып узды. 1 сменада 1-7 сыйныф укучылары бәйрәм итте. Чыршы бәйрәменең төп оештыручылары- башлангыч сыйныф укучылары. Алар биеделәр дә, җырладылар да, шигырьләр дә сөйләделәр. Үзләренә тапшырылган рольләрне чын күңелдән башкардылар. 5-7 сыйныф укучылары кызыклыклы чыгышлар күрсәттеләр. Бар да ныклап әзерләнгән. Балалар күңеленә үтеп керерлек бәйрәм оештырган башлангыч сыйныф укытучылары - Рафия Рамазановна һәм Лилия Дамировна бик зур рәхмәт. Барыгызны да яңа еллар белән!!
-
Яңа -2017 ел белән!!! 24.12.2016

2 сменада да яңа ел искиткеч, күңелне әсир итәрлек могҗиза булды. 9,11 сыйныф укучылары бик күңелле спектакль күрсәттеләр. Бәйрәмне оештыручылар: Гөлнара Фәридовна һәм Фирдәвес Әхәтовна. Сәхнә бизәлеше, киемнәр, музыка , бар да ныклап уйланылган .Бәйрәмгә килгән тамашачылар шаккатып укучыларыбызның чыгышларын карадылар. Бар да рәхәтләнеп ял итте. Кичәне оештыручы укытучыларыбызга, укучыларыбызга чын күңелдән рәхмәт!!! Молодцы!!!!
-
Яңа елга әзерлек 14.12.2016

Мәктәптә зур кызулык белән яңа елга әзерлек бара. мәктәп ишегалдына күз явын алырлык сыннар эшләп куйдык. Фанерадан эшләнгән фигуралар балалар һәм рәсем-технология укытучылары Гөлнара Фәридовна, Эльмира Кашафовна тырышлыгы белән эшләнде. Аларга бик зур рәмәт!











