муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
| Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
| E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
| Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
-
Всемирный день борьбы со СПИДом 01.12.2012

-
С праздником, дорогие мамы! 25.11.2012 Сегодня солнышко умылось, Пораньше на небо взошло, Природа вся преобразилась, И время праздника пришло. В День матери по всей планете Для них, единственных, родных Цветы приносят наши дети! За ласку и заботу их! С праздником!

-
Ата-аналар җыелышы
17.11.2012
17 нче ноябрь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта 9, 11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән ГИА һәм ЕГЭ турында әңгәмәләр алып барылды.Калган сыйныфларда укуда килеп чыккан авырлыклар, тәртип, тәрбия турында әңгәмәләр уздырылды. "Төнге вакыт" турында аңлатып, тәкъдимнәрен җиткерде.
-
Көзге каникуллар
04.11.2012
4 нче ноябрьдән 11 нче ноябрьгә кадәр көзге каникуллар дәвам итә.
-
Парламент дәресе - 2012 27.10.2012

23, 24,27 нче октябрьдә һәр сыйныфта парламент дәресләре үтте. “Законнар кайда туалар?”, “Кеше хокуклары һәм бурычлары”, “Татарстан Республикасы Конституциясенә 20 ел” һәм башка темаларга класс сәгатьләре, викториналар үткәрелде
-
Куркынычсыз тәгәрмәч
17.10.2012
12 нче октябрь көнне безнең 7-8 нче сыйныф кадетлары "Куркынычсыз тәгәрмәч -2012" район слётында катнаштылар. Уңышлы чыгыш ясап, "Приз зрительских симпатий" грамотасына һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз!.
-
Укытучылар көне белән, хөрмәтле укытучылар! 01.10.2012

Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңеп аклыгын.
Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.
Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә.
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелә.
Рух ныклыгына таянасыз,
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез.
Сезгә карап сокланабыз һәрчак
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык.
Хөрмәтле коллегарыбыз!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә киләчәк тормышыгызда саулык-сәламәтлек, гаиләгезгә тынычлык, иминлек, бәхет, авыр хезмәтегездә уңышлар теләп калабыз. Сабыр канатларыгыз беркайчан да сынмасын, мәктәпләрегездә шат балалар тавышы тынмасын. Якыннарыгызны һәм безне — хезмәттәшләрегезне сөендереп, озак һәм бәхетле яшәгез.
Иң изге теләкләр белән Суыксу урта гомуми белем мәктәбе коллективы -
“Чисталык дәресләре” 29.09.2012

27 нче сентябрь көнне мәктәптә “Чисталык дәресләре” үтте. Һәр сыйныф җитәкчесе сыйныф сәгате үткәрде. “Табигатьне сакла!”, Табигатьнең чисталыгы үзебездән тора”, “Экологик катастрофа” дигән сыйныф сәгатьләре эчтәлекле үтте.
-
1 октябрь - өлкәннәр көне 24.09.2012

Хөрмәтле ветераннарыбыз!
Сезне Өлкәннәр көне белән котлыйбыз.
Картаям дип һич тә кайгырмагыз,
Өлкәннәрдә — акыл-сабырлык.
Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була,
Әле дә сез бар үрнәк алырлык.
Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,
Йөрәктә сез кичен-иртәсен.
Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык,
Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.
Ихлас теләкләр белән Суыксу гомуми урта белем бирү мәктәбе коллективы -
"Татарстан варислары" оешмасының яшь әгъзалары 15.09.2012

Безнең Суыксу гомуми урта белем бирү мәктәбендә быелгы уку елыннан яңа оешма - "Татарстан варислары" оешмасы эшли башлады. Укучыларга бу оешма эшчәнлеге турында аңлатылды.15 сентябрь көнне оешма туган көне уңаеннан бәйрәм оештырылды. 5 сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителделәр.Аларны бәйрәм белән котлыйбыз.











