муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
| Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
| E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
| Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Аҗаган уеннары 28.02.2015

Традиция буенча быел да мәктәбебездә Аҗаган уеннары булып узды. Ике команда: "Кызыллар", һәм "Яшелләр" командалары ярышты. 1 балл өстенлек белән "Яшелләр" командасы җиңүгә иреште.
-
"Солдатка хат" акциясе 25.02.2015

Мәктәбебездә "Солдатка хат " акциясе үткәрелде. Бу акция кысаларында һәр укучы Бөек Ватан сугышында катнашкан билгесез солдатка хат язды. Бу хатларында балалар аларга эчкерсез рәхмәтләрен һәм соклануларын җиткерделәр.
-
Туган тел көне 21.02.2015

21 февраль - халыкара туган тел көнендә мәктәбебездә 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары белән шигырь укучылар бәйрәме булды. Барлык укучылар да шигырьләрен бик матур сөйләделәр. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 21.02.2015

Бүген мәктәбебездә бу бәйрәмгә багышланган кичә үтте. Мәктәбебез егетләрен ярыштырдык. Алар үзләренең төрле өлкәдәге осталыкларын күрсәттеләр.
Бәйрәм уңаеннан мәктәбебезнең барлык ир-атларын котлыйбыз! Аларга корычтай нык сәламәтлек, эшләрендә һәм укуларында уңышлар телибез.
- Татар теле, 20.02.2015
-
"Виктория" җыр фестивале 20.02.2015

20 февраль көнне Бөреледә "Виктория" дип исемләнгән җыр фестивале булды.Безнең укучылар анда катнашып 2 нче урын алдылар. Чын күңелдән котлыйбыз аларны.
-
Татар теле, әдәбияты һәм тарих атналыгы 16.02.2015

16 февральдән мәктәбебездә татар теле, әдәбияты һәм тарих атналыгы башланып китте. Халыкара туган тел көненә дә әзерлек бара.
-
Сәламәтлек көнен - чаңгыларда 09.02.2015

7 февраль көнне бөтен мәктәп белән, "Россия чаңгы юллары"на әзерлек максатыннан, чаңгыларда сәламәтлек көне үткәрдек. Көн салкынча булуга карамастан, укучыларыбыз чаңгыда бик теләп йөрделәр. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!
-
27 январь - Освенцимны азат итүгә 70 ел, Холокост корбаннарын искә алу көне 27.01.2015

-
математика, физика атналыгы 26.01.2015












