Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Дубъязский детский сад «Гульчачак» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Дөбьяз"Гөлчәчәк"балалар бакчасы ,мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422720, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Дубъязы, ул. Строителей, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-656-12-40 |
| E-Mail: | ds.gulchachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Дубъязский детский сад "Гульчачак" |
| Руководитель: | Аминова Алсу Касимовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 119 воспитанников |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Дубъязский детский сад «Гульчачак» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Дөбьяз"Гөлчәчәк"балалар бакчасы ,мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Махсус хәрби оперциядә катнашучыларга бүләк. 19.11.2025

Махсус хәрби оперциядә катнашучыларга зурлар төркеме балалары өй формасындагы фетрдан открыткалар ясадылар. Бу бүләк белән балалар сугыштагы солдатларга өйләренә Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайту теләделәр.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга кул эшләре. 19.11.2025

Уртанчылар төркеме балалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга йөрәк җылысын бүләк итү максаты белән матур кул эшләре ясадылар.
-
Кыш бабай туган көне. 18.11.2025

18 ноябрьдә Кыш бабай үзенең туган көнен билгеләп үтә. Икенче кечкенәләр төркеме балалары бүген Кыш бабайга матур открытка ясадылар.
Кыш Бабайга ничә яшь икәне төгәл билгеле булмаса да, 2000 яшь чамасы дигән сүзләр йөри. Кыш бабайның туган көн датасын балалар уйлап тапкан, чөнки нәкъ менә бу көнне Кыш бабайның биләмәсе Великий Устюгта чып-чын салкыннар башлана, кыш хакимлек итә башлый. 1999 елдан бу шәһәр рәсми төстә Россия Кыш бабайның ватаны дип йөртелә.
Аның туган көнендә Великий Устюгта махсус почта тартмасы куела. Бу көнне һәр теләгән кеше Кыш бабайга котлау открыткалары һәм хатлар сала ала. Әлеге мөмкинлек белән шәһәр балалары гына түгел, туристлар да бик теләп файдалана.
Кыш бабай заманнан артта калмый. Бүгенге көндә ул хатларны электрон почтасына кабул итә, социаль челтәрдә үзенең блогы да бар. Туган көне белән котлап Кыш бабай янына Финляндиядән Санта-Клаус, Якутиядән Чисхан, Карелиядән Паккайне, Чехиядән Микулаш, Костромадан Кар кызы килә. Туган көн хөрмәтенә беренче Яңа ел чыршысының утлары кабына.18 ноябрьдә Кыш бабай үзенең туган көнен билгеләп үтә. Икенче кечкенәләр төркеме балалары бүген Кыш бабайга матур открытка ясадылар.
Кыш Бабайга ничә яшь икәне төгәл билгеле булмаса да, 2000 яшь чамасы дигән сүзләр йөри. Кыш бабайның туган көн датасын балалар уйлап тапкан, чөнки нәкъ менә бу көнне Кыш бабайның биләмәсе Великий Устюгта чып-чын салкыннар башлана, кыш хакимлек итә башлый. 1999 елдан бу шәһәр рәсми төстә Россия Кыш бабайның ватаны дип йөртелә.
Аның туган көнендә Великий Устюгта махсус почта тартмасы куела. Бу көнне һәр теләгән кеше Кыш бабайга котлау открыткалары һәм хатлар сала ала. Әлеге мөмкинлек белән шәһәр балалары гына түгел, туристлар да бик теләп файдалана.
Кыш бабай заманнан артта калмый. Бүгенге көндә ул хатларны электрон почтасына кабул итә, социаль челтәрдә үзенең блогы да бар. Туган көне белән котлап Кыш бабай янына Финляндиядән Санта-Клаус, Якутиядән Чисхан, Карелиядән Паккайне, Чехиядән Микулаш, Костромадан Кар кызы килә. Туган көн хөрмәтенә беренче Яңа ел чыршысының утлары кабына. -
Субботник. Бакчаның әйләнә-тирәсен җыештыру. 15.11.2025

-
Татарча диктант. 14.11.2025

Бүген бакчабызның эшчеләре Татарча диктант яздылар.
-
«Район горурлыгы – якташларыбыз» бәйгесе. 13.11.2025

Биектау районының үзәк китапханәсе оештырган «Район горурлыгы – якташларыбыз» муниципаль фәнни-гамәли туган якны өйрәнү конференциясендә бакчабызның өлкән тәрбиячесе Халитова Алсу 1 урын алды . Ул конференциягә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры актеры, Татарстан Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты, "Алтын битлек", "Тантана" премияләре лауреаты Альбина Гайзуллина турында эш әзерләгән иде. Котлыйбыз!
-
"Ул вакытта һәм хәзер" күргәзмәсе 13.11.2025

"Ул вакытта һәм хәзер" күргәзмәсе.
Бүген «Умырзая » әзерлек төркемендә «Ул вакытта һәм хәзер» күргәзмәсе үткәрелде. Балалар кешенең иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсендә көнкүреше предметлары үзгәрүен һәм функциональрәк булуын белделәр. Балалар үткән буын кулланган көнкүреш әйберләрен зур кызыксыну белән карадылар һәм алган тәэсирләре белән алмаштылар. Күргәзмә нәтиҗәсендә балалар үткәндәге әйберләрнең ничек кулланылуы турында белемнәр алды, балаларда сүзлек запасы яңа сүзләр белән тулыландыру, балаларда үткәннең һәм бүгенге предметлары белән кызыксыну барлыкка килде.
Сегодня в подготовительной группе «Подснежник» прошло занятие - выставка «Тогда и сейчас». Дети узнали, как в результате творческой деятельности человека, менялись предметы быта и становились более функциональными . Ребята с огромным интересом рассматривали предметы быта , которыми пользовались прошлые поколения и обменивались полученными впечатлениями.
В результате выставки дети получили знания о том, как выглядели и использовались вещи в прошлом, у детей пополнился словарный запас новыми словами, появился интерес к предметам рукотворного мира прошлого и сегодняшнего дня. -
13 ноябрь - Бөтендөнья яхшылык көне 13.11.2025

13 ноябрь - Бөтендөнья яхшылык көне. Бу бәйрәм барлык кешеләргә дә кешелек арасындагы мөнәсәбәтләрнең шундый матур сыйфатын искә төшерергә мөмкинлек бирә. Менә безнең балалар бакчасында Яхшылык көне узды. Көн дәвамында педагоглар балалар белән “Яхшылык нәрсә ул?”, “Игелекле эшләр”, “Әдәпле кеше” дигән тематик әңгәмәләр үткәрделәр. Балалар «Әкият героен өйрән», «Ягымлы кояш» кебек уеннарда һәм күнегүләрдә актив катнаштылар. Яхшылык көнендә нәрсә теләргә мөмкин? Әлбәттә инде... яхшылык.
Икенче кечкенәләр һәм зурлар төркеме балалары бере-берсенә, балаларга һәм бакчабызның эшчеләренә яхшылык теләп йөрәк тоткан куллар сурәтләнгән матур открыткалар өләштеләр. Тирә-юньдә бары тик яхшы сүзләр генә яңгырасын, ә күңелдә якты чәчәк булып яхшылык җәелсен. -
Синичкин день. Песнәкләр көне. 12.11.2025

Бүген Песнәкләр көне уңаеннан бакчабызга ГПЛЗ "Чулпан" табигать заказнигының 1 категорияле специалисты Фатихова Резеда Рафисовна кунакка килде. Ул балалар белән Кошлар турында матур әңгәмә уздырды һәм экологик җимлек ясау буенча мастер-класс үткәрде. Ясаган экологик җимлекләрне балалар агачларга элделәр. Аннан балалар кошлар турында матур флешмоб күрсәттеләр. Фатихова Резеда Рафисовна га һәм "Чулпан" заказнигына балаларга экологик тәрбия бирүдә ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
День народного единства. Халыклар бердәмлеге көне. 01.11.2025

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан "Астра" икенче кечкенәләр төркемендә "Без төрле, әмма без бердәм!" белем бирү эшчәнлеге узды. Балалар безнең күпмилләтле илебезнең төрле милләт вәкилләре белән таныштылар һәм халыкларның бердәмлеге һәм дуслыгы турында күп кенә яңа нәрсәләр белделәр.
В преддверии Дня народного единства во второй младшей группе "Астра" прошла образовательная деятельность "Мы разные, но мы едины!" Воспитанники познакомились с разными национальностями нашей многонациональной страны и узнали много нового о сплоченности и дружбе народов.





