муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большебитаманская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422725, РТ, Высокогорский район, c. Большой Битаман, ул. Центральная, д.25а |
| Телефон: | 8 (84365) 62832 |
| E-Mail: | sbbit.vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большебитаманская ООШ" |
| Руководитель: | Мухарлямов Фарит Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1921 |
| У нас учатся: | 27 учащийся / 8 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большебитаманская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49
-
Язгы өмә
25.04.2014
Апрель – май айларында әйләнә – тирәне чүп-чардан арындыру буенча өмәләр оештырыла. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да әлеге эштән читтә калмыйча, мәктәп яны территориясен җыештырдылар. Үз эшеңнең уңай нәтиҗәсен күрү нинди рәхәт!!!
-
"Янгын куркынычсызлыгы" конкурсы
24.04.2014
Район күләмендә “Янгын куркынычсызлыгы” дип аталган конкурс нәтиҗәләре буенча мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Сафина Зөһрәнең эше “Плакат” номинациясендә 1 нче урынга лаек булды. КОТЛЫЙБЫЗ!!!
-
Хакимият башлыгы олимпиадасы
23.04.2014
22 нче апрель көнне безнең мәктәптә хакимият башлыгы олимпиадасының 4 нче этабы үтте. Барлык укучылар да актив катнаштылар.
-
Татар-башкорт көрәше 21.04.2014

19 нчы апрель көнне Олы Битаман мәктәбендә авылдашыбыз – 1 нче Бөтенсоюз спартакиадасы чемпионы Шәйдулла Хәйруллин истәлегенә һәм самбо, дзюдо буенча халыкара класслы спорт остасы Нәфыйк Әхмәди улы Мәдъяров призына көрәш буенча Биектау районы беренчелеге булып узды. 17 команда арасында Олы Битаман, Алан Бәксәр һәм Суксу мәктәпләре командалары мактаулы 1, 2, 3 нче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!!!
-
Юный программист 12.04.2014

11 нче апрель көнне "Юный программист" бәйгесенең муниципаль туры узды. Район укучылары төрле номинацияләрдә үзләре ясаган бик кызыклы һәм мавыктыргыч продуктларын күрсәттеләр.
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 13.03.2014

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ УҢЫШЫ
- Багавиева Айсылу район күләмендә рус теле фәненнән үткәрелгән олимпиадада БЕРЕНЧЕ УРЫННЫ яулап республика турына үтте.
-
Мәктәп хоккей командалары уеннары 11.03.2014

Март башында район мәктәпләре хоккей командалары арасында ярышлар уздырылды. Безнең мәктәп командасы үткәрелгән ике уенда да җиңеп БЕРЕНЧЕЛЕККӘ чыкты.
-
8 март - хатын-кызлар көне! 10.03.2014

Кадерле әниләребезне котлап мәктәптә бик күркәм кичә оештырылды. Балалар Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакленнән өзек куйдылар. Кичәгә килә алмаган әниләр бу спектакльне медиатека бүлегендә карый алалар.
-
Аҗаган - 2014 03.03.2014

Һәр елдагыча быел да мәктәптә Аҗаган уены үткәрелде. Балалар бик теләп барлык уеннарда да актив катнаштылар. Фотоларын мәктәп сайтында медиатека бүлегендә карый аласыз.
-
23 февраль 24.02.2014

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, мәктәптә әтиләр өчен бөйрәм үткәрелде.


















