муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большебитаманская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422725, РТ, Высокогорский район, c. Большой Битаман, ул. Центральная, д.25а |
| Телефон: | 8 (84365) 62832 |
| E-Mail: | sbbit.vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большебитаманская ООШ" |
| Руководитель: | Мухарлямов Фарит Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1921 |
| У нас учатся: | 27 учащийся / 8 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большебитаманская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Чыгарылыш - 2015 27.06.2015

27 нче июнь көнне безнең мәктәптә чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Чыгарылыш кичәсе матур эчтәлекле оештырылды. Әти-әниләр, укучылар укытучыларга иң изге теләкләрен, олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Һәр укытучы балаларга ак юллар, сәламәтлек, бары тик уңышлар гына теләде. Бүген укучылар кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш класс укучылары!!!
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе. 26.06.2015

26 нчы июнь “Наркотикларсыз тормыш” акциясенең йомгаклау көне булды. Шул уңайдан укучылар белән “Флеш-моб” оештырылды. Мәктәп яны лагеренә йөрүче укучылар белән “Күңелле стартлар” уйнатылды.
-
Лагерьның унберенче көне 26.06.2015

Одиннадцатый день лагеря был назван Днём здоровья. Мы пригласили футбольную команду Алан-Бексерской СОШ и провели матч, в котором победила дружба. После обеда ходили на экскурсию к речке, где ловили рыбу.
-
Лагерьның унынчы көне 25.06.2015

Десятый день начался с весёлой спортивной эстафеты, которая помогла детям полностью проснуться и настроиться на целый день. День был посвящён Красной книге. Сходили на экскурсию к близлежащим озёрам, познакомились с видами растений, которые занесены в Красную книгу. Затем на занятии детям была показана презентация «Редкие и охраняемые растения и животные РТ». Часть детей была на выездной экскурсии в Иске-Казанском музее-заповеднике.
-
Лагерьның тугызынчы көне 24.06.2015

Лагерьның тугызынчы көне юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган иде. Беренче чиратта балалар тәрбиячеләре белән берлектә "Битаман" ширатенең машина-трактор паркына экскурсия ясап, техника, андагы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар.
Аннан соң юл йөрү кагыйдәләре буенча конкурс-викторина оештырылды, Балалар булган белемнәре белән уртаклаштылар. Соңыннан "Минем велосипедым" дигән темага әңгәмә үткәргәннән соң, балалар практик яктан юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр. Бу көнне районның психологлары белән очрашу үткәрелде.
-
Лагерьның сигезенче көне 23.06.2015

Лагерьның 8 нче көнне “ Әкиятләр көне” иде. Мәктәп китапханәчесе Загидуллина Р. Әкиятләргә багышланган викторина үткәрде. Көннең икенче яртысында ГТО нормаларын үтәдек. Иң күп скакалкада сикерүче Зайнуллина А. Һәм Садриев И. булдылар. Ә менә озынлыкка сикерү буенча беренчелекне Габдрахманов Д., Хакимуллин А., Бабутаев А. булдылар. 30 м йөгерү буенча Маликов И. Хакимуллин А. Яковлев А. булдылар. Ә барлык төрләр буенча беренчелекне Шакиров И. яулады.
-
Лагерьның җиденче көне 22.06.2015

«Бөек сугыш- Бөек Җиңү” темасына әңгәмә уздырылды. Сугыш башлану, сугыш чорында кешеләр ничек яшәгән, сугышка кемнәр нинди өлеш керткән- әңгәмәдә шулар турында сөйләшенде. Авыл китапханәсе җитәкчесе Мухарлямова Рәсимә шушы әңгәмәгә нигезләнеп КВНда ике команда катнашты.Аннан соң сугышта үлеп калганнар истәлегенә куелган обелиск янына төшеп чәчәкләр куелды.Сугыш ветераны Мулеков Мансур абый белән очрашу булды. Сугыш чоры баласы Валиуллина Фирая апа сугыш елларында балалар тормышы турында сөйләде.
-
Лагерьның алтынчы көне 20.06.2015

20 июнь лагерьның алтынчы көнен “ Милләтләр дуслыгы көне” итеп билгеләдек. Шул уңайдан төрле халыклар милләтенең биюләре , уеннары, бәйрәмнәре турында әңгәмә үткәрдек. Аларның биюләрен биергә өйрәндек. Иң күп милләт җыелышкан “ Мәккә һәм Мәдинә шәһәренең” фотоларын карадык. Төрле милләтләрнең телләрен, уеннарын өйрәндек. Уйнап та карадык. Соңыннан шушы темага карата рәсемнәр ясадык.
-
Лагерьның бишенче көне 19.06.2015

19 нчы июнь лагерьның бишенче көне сәламәтлек көне итеп билгеләнде. Шул уңайдан ”Бәхетле очрак” уены оештырылды. Сәламәтлекне ныгыту максатыннан нарат урманына походка бардык. Аның саф һавасын сулап үзебезгә шифа алдык. Поход барышында төрле уеннар уйнадык, дару үләннәрен танырга өйрәндек. Урман аланында җыйналып “Начар гадәтләргә “юк” дип әйтик” темасына дискуссия уздырдык. Табигатьтә беренче ярдәм күрсәтү ысулларын өйрәндек һәм практик рәвештә үтәп карадык. Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабат искә төшердек.
Походтан кайткач төшке аш аеруча тәмле була икән. Ашап алганнан соң “Ленинград блокадасын өзүгә 71 ел” исеме астында әгңәмә үткәрдек. Соңыннан “Без сәламәт яшәү яклы” дигән рәсем конкурсы уткәрдек.
-
Лагерьның дүртенче көне 18.06.2015

18 июнь лагерьның «Урман көне “ буларак,”Яшел планета» викторинасы белән башланып китте.Укучылар хайваннар,кошлар дөньясы, урман һәм аның серләре турында күп мәгълүмат алдылар.Викторина “Елмаю” отрядынын җиңүе белән тәмамланды.Укучылар грамота белән бүләкләнделәр.
“Серле утрау”да хәзинә эзләү минутлары аеруча күңелле узды.Күп каршылыклар үтеп, ләкин һәркайсын җиңә барып, бу уенның җиңүчеләре “Зур сәлам” отряды укучылары булды.
Эшкә йомгак ясап,укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.


















