муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, улица Я.Хабибуллина, дом 18. |
| Телефон: | +7(843)-657-94-31 |
| E-Mail: | Sald.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альдермышская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Азат Саматович |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Август азагында район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең ел да уздырыла торган зур киңәшмәсе булды. Безнең мәктәптәнең дә укытучылар анда катнашты.Үзәк мәйданда ярминкә – чын мәгънәсендә бәйрәм оештырылды. Анда ниләр генә юк иде – мәктәп яны участокларында үстерелгән төрле-төрле сортлардагы яшелчәләр дисеңме, балчык, кәгазь, җептән укучылар тарафыннан әзерләнгән кул эшләре, бәйләгән, чигелгән әйберләр, өс киемнәре һәм күз төшүгә үк үзенә җәлеп итә торган башка бик күп кызыклы нәрсәләр. 28.08.2013

-
Бүген безнең мәктәпнең 7-8-9 сыйныф укучыларыннан 18 көн буе "Сәләт -Биектау" аланында ял итүче 13 бала Биләрдән күңелле ял итеп, көч туплап кайтачак. Алар Биектау данын яклап төрле ярышларда катнашып 2 урынга лаек булганнар. Афәрин кызлар, егетләр! Котлыйбыз! Сезне сагынып каршы алабыз! 17.08.2013

-
"Сәләт- Биектау" аланынында ял итүче 13 укучыбыз Алексеевский районы Биләр шәһәрчегендә уза торган "Сәләт" 2 нче Халыкара белем бирү форумында катнаштылар. Ул көнне безнең 7 нче, 9 нчы сыйныф укучылары да Биләр аланына сәяхәткә киттеләр, форум эшендә актив булдылар. ТР Президенты Р.Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Р.Борһанов, ТР Премьер-министры вазифасын башкаручы- ТР мәгариф һәм фән министры Э. Фәттахов, РТ мәдәният министры А. Сибатуллин, КФУ ректоры И. Гафуров, ТР халык шагыйре Р.Харисов белән очрашуда катнаштылар . Флэш-мобта биеп күңел ачтылар. Озын юл аларны ардырмады, чөнки бәйрәмнән алган энергия аларга ел буена җитәрлек булды 15.08.2013

-
Мәктәп бакчасындагы алмалардан ашханәбез өчен кайнатмалар ясыйбыз 12.08.2013

-
Мәктәп яны бакчасындагы матур гөлләрдән күзләр камаша. Без аларга көн саен сулар сибеп торабыз шул! 12.08.2013

-
Биектау үзәгендә бүген ярминкәдә катнаштык. Анда узебезнең мәктәп бакчасында үстергән җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне, кайнатмаларны, үз кулларыбыз белән бәйләгән, теккән әйберләрне сатып Биектау халкын сөендердек 10.08.2013

-
Теплицабызда мул өлгергән помидорларда куңел җылыбыз 31.07.2013

-
Театр көне бик күңелле узды. Укучылар сәхнәдә бу көнне үзләрен артистларча оста,кыю тоттылар. Кемнәр генә булып, нинди генә рольләргә кереп бетмәде икән алар?! 17.06.2013

- Дару үләннәре җыю. Экология көне. 07.06.2013
-
Лагерь 2013. Көтеп алган мавыктыргыч җәйге лагерь башланып китте. Лагерьда безне бик кызык көннәр көтә: балыкчылар көне, экология, урман көннәре, Казан шәһәре буйлап сәяхәт, зоопаркка бару, су көне, туган тел көне, Пушкин көне... һ.б. 03.06.2013







