Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-605-37-19 |
| E-Mail: | sskd.tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Ибушев Александр Алексеевич |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 50 |
| У нас учат: | 19 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
“Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа!” 07.03.2017

7 нче март көнне Габделхаева Рәзифә Хакимзяновна җитәкчелегендә 6 нчы сыйныф укучылары белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көне – 8 март бәйрәменә багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Укучылар әниләренә, укытучыларга һәм укучы кызларга багышлап җырлар җырладылар, матур теләкләр теләделәр. Шулай ук, Ш.Хөсәеновның “Әни килде” драмасыннан өзек күрсәттеләр.
-
2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында сугышчы-интернационалистлар истәлегенә узган мини-футбол ярышлары булып үтте. 03.03.2017

3 март көнне “Батыр” спорт комплексында 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында сугышчы-интернационалистлар истәлегенә мини-футбол буенча район беренчелеге булып узды. Ярышта район мәктәпләреннән 9 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын: Теләче мәктәбе
2 урын: Шәдке мәктәбе
3 урын: Сауш мәктәбе
Җиңүчеләргә диплом һәм медальләр тапшырылды.
-
Общешкольный экологический урок/ Мәктәп күләмендәге экологик дәрес 02.03.2017

2 марта в Шадкинской средней общеобразовательной школе был проведён общешкольный экологический урок, посвященный Году экологии и общественных пространств.
Бүген, 2 март көнне Шәтке урта гомум белем бирү мәктәбендә ТР экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган бердәм экология дәресе узды. Узган дәрестә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова катнашты. Дәрестә тирән эчтәлекле фильм карадылар, экология темасына кагылышлы докладлар тыңладылар.
-
Математика укытучыларының семинары 01.03.2017

2017 елның 28 февралендә Шәтке урта мәктәбендә Теләче муниципаль районы математика укытучыларының семинары булып узды.
-
25 февраль көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә көрәш ярышлары булып узды. 25.02.2017

25 февраль көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Әфган сугышында батырларча һәлак булган якташыбыз Миңнегали Нугманов истәлегенә 1999 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер егетләр һәм малайлар арасында 24 тапкыр татарча көрәш бәйгесе булып узды. Ярышта 9 мәктәптән 115 яшь көрәшче катнашты. Ярышны ачу тантанасында яшь батырларыбызны муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, Миңнегали Ногумановның бертуган абыйлары Мөнир, Марат , Ринат Ногумановлар, “Ак барс банк” ының Теләчәдәге өстәмә офисы директоры, милли көрәш буенча спорт остасы Фидәил Мортазин сәламләде. Көне буе дәвам иткән бәйгедә командалар арасында 1 урын – Олы Мәтәскә, 2 урын – Олы Нырсы , 3 урынны Баландыш төп мәктәбе укучылары алды.
25 февраля 2017 года в средней школе с.Б.Метески ДЮСШ «Тюлячи» совместно с Большеметескинской школой провела лично-командное Первенство Тюлячинского муниципального района по борьбе корэш среди юношей 1999 г.р. и моложе, посвященного памяти воина-интернационалиста Миннегали Ногуманова. На торжественном открытия приняли участия заместитель главы Тюлячинского муниципального района Фатхуллин Айрат Гилванович, родные братья М.Нугманова и руководители организации района. Всего приняли участие 9 школ, 115 учащихся. Результаты соревновании: 1 место – Б.Метески,2 место- Б.Нырсы 3 место – Баландыш. Команде занявшей 1 место- диплом, Кубок, командам за 2,3 места –дипломы, победителям соревнований - памятные призы, грамоты и медали соответствующих степеней вручали родные братья Миннегали Ногуманова-Мунир, Марат и Ренат Ногумановы.
-
23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне! 23.02.2017

Гаиләнең терәге - ир-ат әти кеше. Безнең татар халкын-
да борынгыдан әти кешегэ - гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар, бу бүгенгесе көндә дә шулай кала бирә. Ни әйтсәңдә гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аның җилкәсендә. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы да. Безнең әтиләребез, әтиләребезнең әтиләре, без тыныч яшәсеннәр, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Без бу кадерле кешеләребезне, 23нче февраль- Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез!
Хөрмәтле ир-егетләр! Сезне йөрәктәге иң җылы, изге хисләр, Җир йөзендәге иң матур теләкләр аша ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ белән тәбрик итәбез!
Алдагы көннәрегездә саулык-сәламәтлектә, мул тормышта, шатлык-куанычлар белән, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын!
Кемнәр парсыз аларга тиң ярларын табып,матур тормыш корып җибәрүләрен телибез.
Ә кемнәр парлы аларга тормыш юлдашлары белән тигез, бәхетлә гаилә тормышы, балалар, оныклар бәхете телибез!
Бәйрәм белән, хөрмәтле ир - егетлэр! -
СЕМИНАР. 21.02.2017

20 нче февраль көнне Шәтке урта мәктәбе базасында район физика укытучыларының семинары булып үтте. Физика укытучысы Валияхметова Зөхрә Мияссаровна 11 нче сыйныф укучыларына “Яктылыкның дулкын үзлекләре” дигән темага дәрес, мастер-класс күрсәтте. Дәрес уңышлы үтте. Соңыннан физика укытучыларының ОГЭ һәм ЕГЭ га әзерләү буенча киңәшмәсе булды.
1. Открытый урок по физике в 11 классе на тему: «Волновые свойства света» (Валияхметова З.М.)
2. Самоанализ и анализ открытого урока.
3. Мастер-класс по подготовке к ОГЭ и ЕГЭ. (Валияхметова З.М.)
4. Система работа с учащимися по подготовке к ОГЭ и ЕГЭ в школах района. Выступление каждого учителя физики общеобразовательных школ.
5. Выступление методиста РОО Шугаеповой Г.М.: «Методические рекомендации по подготовке учащихся к ОГЭ и ЕГЭ по физике».
-
"Созвездие - Йолдызлык - 2017" 20.02.2017

Бүген Теләче мәдәният йортында эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык – 2017” XVII нче Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең районда сайлап алу этабы узды.
Әлеге чарада Теләче районының яшь талантлары катнашты. Фестивальдә безнең Шәтке урта мәктәбеннән “Конферанс” номинациясендә 2 сыйныф укучылары Галиева Айзадә, Шамсутдинов Альмир; “Вокал соло” номинациясендә 7 нче сыйныф укучылары Гилазова Илүсә, Якупова Алинә; “Хореография” номинациясендә 6 нчы сыйныф укучылары “Тамчыкай” төркеме катнашты.
-
18 февраль көнне Шәтке боз мәйданчыгында Заляев Алмас Гали улын искә алып, 2004 елда туган һәм яшьрәк егетләр арасында хоккей ярышлары узды 18.02.2017

18 февраль көнне, Шәтке боз мәйданчыгында “Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре” Заляев Алмас Гали улын искә алып, 2004 елда туган һәм яшьрәк егетләр арасында хоккей ярышлары булып узды. Шәтке, Теләче, Югары Кибәхуҗа, Олы Мишә, Иске Җөри мәктәпләреннән 5 команда, 51 укучы катнашты.
I урынга - Шәтке
II урынга - Теләче
III урынга - Югары Кибәхуҗа командалары лаек булды.
Барлык призлы урын алган командаларга грамота һәм медальләр тапшырылды.
-
"Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы" 17.02.2017

17 февраль көнне Шәтке авылында да зур концерт булып узды. Авыл яшьләре үзләренең җырга-биюгә булган осталыкларын килгән халык һәм жюри әгъзалары алдында исбатлап күрсәтте.
Шәтке авылы мәдәният йортында төзекләндерү эшләре бару сәбәпле әлеге концерт мәктәп бинасында узды.









