Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-605-37-19 |
| E-Mail: | sskd.tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Ибушев Александр Алексеевич |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 52 |
| У нас учат: | 19 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
"Син Муса Җәлилинең иҗатын беләсеңме?"/«Ты знаешь творчество Мусы Джалиля?» 15.02.2022

15 февраля в Шадкинской средней школе прошел КВН с участием учащихся 7-11 классов на тему "Ты знаешь творчество Мусы Джалиля?" в честь дня рождения поэта-Героя. В мероприятии были проведены задания, игры, касающиеся жизни и творчества поэта. Учащиеся приняли активное участие и остались довольны игрой.
15 февраль көнне Шәтке урта мәктәбендә, Герой шагыйрь - Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, "Син Муса Җәлилнең иҗатын беләсеңме?" дигән темага 7-11 сыйныф укучылары катнашуында КВН булып үтте. Чарада шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына кагылышлы биремнәр, уеннар үткәрелде. Укучылар бик актив катнаштылар һәм уеннан канәгать калдылар.
-
День Святого Валентина/Изге Вәли көне 14.02.2022

14 февраля в Шаткинской средней школе прошло мероприятие, посвященное Дню Святого Валентина, с участием учащихся 7-11 классов. Вот в такой веселой атмосфере прошел День святого Валентина. В школу приехал и руководитель районного молодежного центра "Олимп" Ильфир Заляев, который поздравил молодежь с праздником, высказал свои добрые пожелания.
14 февраль көнне, Шәтке урта мәктәбендә Изге Вәли көненә багышланган, 7-11нче сыйныф укучылары катнашуында күңелле уеннар һәм биюләрдән торган мероприятие үтте. Изге Вәли көне менә шундый күңелле атмосферада узды. Мәктәпкә районның "Олимп" яшьләр үзәге җитәкчесе Илфир Җәләев та килде, ул яшьләрне бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен җиткерде.
-
«Лыжня России-2022”/ “Россия чаңгы юллары -2022” 12.02.2022

12 февраля 2022 года в Тюлячинском районе состоялась Всероссийская лыжная гонка «Лыжня России-2022”. Основная цель этого мероприятия заключается в том, чтобы популяризовать зимние виды спорта и приобщить к активному и здоровому образу жизни. Учащиеся Шадкинской средней школы приняли активное участие в этих соревнованиях. По итогам соревнований ученица 4 класса Архипова Виктория заняла 2 место, ученица 3 класса Архипова Вероника 3 место.
12 февраль көнне “Россия чаңгы юллары -2022” Бөтенроссия чаңгы ярышы үткәрелде. Ярышның максаты-өлкәннәрне дә,яшьләрне дә чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Бу ярышта Шәтке мәктәбе укучылары да бик актив катнаштылар. 4 сыйныф укучысы Архипова Виктория 2нче урын, 3 сыйныф укучысы Архипова Вероника 3нче урыннарны алдылар.
-
Чын күңелдән котлыйбыз! 10.02.2022

2022 елның 10 февралендә хөрмәтле җитәкчебез, хезмәттәшебез – Шәтке урта мәктәбе директоры Александр Алексеевич Ибушев олуг юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Александр Алексеевич! Сезне гомерегезнең күркәм бәйрәме – олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Без сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле җитәкче буларак беләбез. Мәгариф системасында эшләү беркайчан да җиңел булмаган. Сез бөтен белемегезне, көчегезне шушы өлкәгә багышлап, җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелдегез. Сезнең кайгыртучан, сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек. Шәтке урта мәктәбенең районда гына түгел, Республикада да ирешелгән уңышларында сезнең көндәлек фидакарь хезмәтләрегезнең өлеше зур. Шул ук вакытта сез матур гаилә башлыгы, яраткан балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның кадерле Дәү әтисе, туганнарыгыз өчен төп нигез тоткасы булып яшисез.
Александр Алексеевич! Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен, гаиләгез тигез булсын, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, тормыш юлдашыгыз белән гаиләгезгә иңгән муллыкка сөенеп, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән балаларыгызның, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, таза-сау булып яшәргә язсын.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.Агымсулар кире акмагандай,
Кабат кайтмый үткән гомерләр.
Кайтмаса да яшьлек, картлыкта да
Күтәренке булсын күңелләр. -
Итоговое собеседование 09.02.2022

9 февраля в Шадкинской средней школы для выпускников 9 класса прошел итоговое собеседование по русскому языку.
9нчы февраль көнне Шәтке урта мәктәбендә 9нчы сыйныфлар өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узды.
-
Атналык вакыйгалар 07.02.2022

31нче гыйнвардан - 2нче февральга кадәр, 8нче сыйныф укучысы Ганиева Айзилә, туган тел әдәбиятыннан, 1нче февральдан - 4нче февральга кадәр, 9нчы сыйныф укучысы Зайнутдинова Алинә, экология фәннәреннән республика күләм олимпиадаларда катнашып, яхшы гына чыгыш ясап кайттылар, аларга алга таба да уңышлар телибез.
1нче февральдан - 3нче февральга кадәр, 3нче сыйныфтан алып - 11 нче сыйныф укучылары инглиз теленнән диктант яздылар.
5 февраль, сәламәтлек көне буларак игълан ителде. Сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Бүгенге коронавирус белән бәйле шартларда һәркайсыбызның үз саулыгы турында кайгыртуы аеруча актуаль мәсьәлә.
Кичә, ягъни, 6нчы февраль көнне, авылыбызда "АгроЛак кубогы" өчен хоккей ярышы булып үтте. Әлеге кискен ярышта, безнең егетләребез 3нче урынны яуладылар. Нәтиҗәләр ясаганнан соң, шәхси җинүләрне дә билгеләделәр. Гимадиев Булат - "Иң яхшы һөжүмче", Зайнутдинов Айтуган - "Иң яхшы капкачы", Габделхаев Илһам - "Иң яшь уенчы" исемнәренә лаек булдылар. Аларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
"Just a diktation" 01.02.2022

Учащиеся 3-11 классов Шадкинской средней школы приняли участие в общешкольном диктанте по английскому языку.
Шәтке урта мәктәбенең 3-11 сыйныф укучылары инглиз теле буенча гомуммәктәп диктантында катнаштылар. -
Дежур тавышы 29.01.2022

Дүшәмбе көнне Салахиев Ильшат Ильдусович, 3 енче сыйныф укучылары белән мәктәп театр коллективларының инглиз телендә республика конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Аларга зур җиңүләр телибез.
25 нче гыйнвар көнне Шәтке ачык боз мәйданчыгында, Теләче “Армада”хоккей командасы һәм безнең җыелма команда арасында иптәшләрчә уен узды.
26 нчы гыйнвар көнне, район педагогларының һөнәри осталыгын арттыру, федераль дәүләт белем стандартларын нәтиҗәле гамәлгә кертү максатыннан “Беләбез, өйрәтәбез” дигән темага башлангыч сыйныф укытучылары арасында мастер – класслар конкурслары үткәрелде.Конкурста безнең мәктәптән Рахимова Людмила Николаевна уңышлы гына чыгыш ясады һәм Грамота белән бүләкләнде.
Шул ук көнне,Ленинград блокадасы өзелүгә 78 ел тулуга карата “Блокада икмәге”дигән Бөтенроссия хәтер дәресләре үткәрелде.
27 нче гыйнвар көнне 3 нче сыйныф укучылары “Милли мультфест” Бөтенроссия балалар кинофестивалендә катнашу өчен мультфильм төшерделәр. Аларга бу конкурста җиңүләр телибез.
-
Литературная гостиная/ Әдәби кунакханә 28.01.2022

28 января учащиеся 3 класса в сельской библиотеке посетили литературную гостиную "Сказки народов мира". Они ознакомились с традициями, сказками, прикладным искусством татарского народа. В конце мероприятия играли в народные игры. От увиденного и услышанного все остались довольными.
28 январьда Шәтке урта гомумбелем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучылары авыл китапханәсендә кунакта булдылар. Алар анда татар халкының милли хәзинәләре белән танышты, әкиятләр укыды, сынлы сәнгать күргәзмәсен карады. Кичә ахырында халкыбызның күмәк уеннары уйналды. Күргәннәреннән һәм ишеткәннәреннән һәркем канәгать калды.
-
"Милли мультfest" 28.01.2022

Шәтке урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары, №22нче Бөтенроссия балалар "Милли мультfest" кинофестиваленә кино төшерделәр. Җитәкчеләре: Сөмбел Музафарова, Ләйлә Дәүләтшина, Илсөяр Шәйхиева. Аларга уңышлар телибез!
Учащиеся 3 класса Шадкинской средней школы, приняли участие в съемках №22 Всероссийского детского кинофестиваля "Национальный мультfest". Руководители: Сюмбель Музафарова, Лейла Давлетшина, Ильсуяр Шайхиева. Желаем им успехов!









