Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-605-37-19 |
| E-Mail: | sskd.tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Ибушев Александр Алексеевич |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 52 |
| У нас учат: | 19 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Движение первых Шахматный турнир 04.03.2024

4 марта мы, ребята из движения с помощью наших учителей и наставников провели школьный шахматный турнир, и турнир по настольному теннису, в котором приняли участие учащиеся с 5 по 11 класса.
Ребята с большой ответственностью и с нескрываемым интересом отнеслись к участию в турнире.
За ходом турнира следили судьи, на протяжении всех игр они вели протокол, на основании которого и были распределены места победителей и выявлены призеры турнира.
Всем участникам турнира будут вручены грамоты. -
Роза ветров 01.03.2024

29 февраля в Аланской школе прошел районный конкурс проектных и исследовательских работ учащихся " Роза ветров". Учащиеся Шадкинской школы тоже участвовали в этом конкурсе и заняли призовые места. Конкурс проводился в целях развития и совершенствования преемственной разноуровневой системы проектной и исследовательской деятельности обучающихся.
Ученик 7-го класса Шайхутдинов Самат победитель муниципального конкурса проектных работ " Роза ветров" в направлении "Талантливые и знаменитые люди в сфере сельского хозяйства"; ученики 8-го класса Шарипова Дилбар, Рахимов Айдин - 2 место в направлении "Гуманитарные науки"; ученица 8-го класса Абдуллина Аделя - 2 место в направлении "Естественно- математическое"; ученик 7-го класса Шайхиев Сагид - 2 место в направлении "Предпринимательство в сельском хозяйстве " Мое собственное дело".
Желаем им дальнейших успехов! -
Атналык вакыйгалар 25.02.2024

Атна буе план нигезендә оборона-масса айлыгы алып барылды. Укучылар автомат җыю белән шөгыльләнделәр. Компьютерда “Күрмичә яз” акциясе булып үтте. 22 февраль көнне СВО да катнашучы ир-егетләребезнең әти-әниләре чакырылды. Алар узләренең балалары турында укучылар тарафыннан
эшләнгән презентацияләр карадылар.Укучылар бу егетләрнең сугыш хәрәкәтләре барган зонада ничек яшәүләре, тукланулары һәм батырлыклары турында чыгыш ясадылар. Барлык сыйныф укучылары да бу очрашуга ныклап әзерләнгәннәр иде. Без махсус хәрби операцияләрдә катнашучы ир-егетләребезгә исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп калабыз. -
Күрмичә язу / Слепая печать 22.02.2024

21 февраль көнне мәктәбебездә компьютерда күрмичә яз акциясе булды, бу акция кысаларында укучылар клавиатураны күрмичә язырга һәм биремне үтәгән өчен тәмле бүләкләр алырга тиеш иделәр. Үз исемеңне күрмичә язсаң - чупа - чупс кәнфите, ә инде текстны күрми язсаң шоколад биреде. Күп укучылар үз исемнәрен яза алдылар, ә менә русча һәм татарча текстны бары бер укучы Валимухаметов Эмил язуга иреште.
-
Атналык вакыйгалар 18.02.2024

12-17 февраль көннәренедә үткәрелгән чараларны, конкурсларны яңадан бер барлап китик әле. Дүшәмбе көн һәр атнадагыча дәүләт флагларын күтәреп, мөһим сөйләшүләрдән башланып китте. Мөһим сөйләшүләр вакытында без күп кенә галимнәрнең беренче ачышлары турында белдек.
Сишәмбе көнне Әфганстаннан совет гаскәрләренең чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан, бу сугышта катнашкан абыйларыбыз Гәлләмов Мулланур Миннехан улы һәм Гимадиев Фәннис Гаттаулла улы белән очрашу үткәрдек. Укучыларыбыз аларга үзләренең әзерләгән сорауларын бирделәр, ә алар, шул вакытта булган хәлләрне искә төшереп, сорауларга тулы җавап кайтардылар. Аларның сөйләүләрен тыңлагач, безнең күңелгә бары тик бер генә уй килде: илләребез тыныч булсын иде, бу махсус хәрби операция тизрәк бетеп, анда катнашучы ир-егетләребез исән-сау, өйләренә әйләнеп катсалар иде! Чарабыз җыр, биюләргә үрелеп барды. Бәйрәм килгән кунакларга, залда утыручыларга бик ошады.
Пәнҗешәнбе көнне 9 сыйныф укучылар өчен мөһим көн иде, ул көнне алар төп дәүләт имтиханнарына керү өчен рус теленнән әңгәмә-сөйләшү үттеләр. Шул ук көнне алдынгылар хәрәкәте укучылары "Китапны ачып" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе үткәрделәр. Алар мәктәп китапханәсендә үзләренең күңелләренә хуш килгән китапны укып, аның геройларын тасвирладылар. Шулай ук әле алар, Татарстан Республикасының “Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең региональ бүлеге советы рәисе Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы белән очрашуга барып кайттылар. Аңа булган сорауларын биреп, алдынгылар хәрәкәтенен киләчәге турында, алда нинди эшләр эшләнәсен сөйләштеләр.
15 февраль көнне бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 118 ел булды. Шул уңайдан 5-7 сыйныфлар белән татар теле һәм әдәбият укытучылары Рәзифә Хәкимзяновна, Рәмзия Сәйфетдиновна мәктәп китапханәсендә әдәби сәгать үткәрделәр. Анда укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрен тикшереп, аның шигырьләреннән өзекләр сөйләделәр, үзләренә яңа белемнәр тупладылар.
Җомга көнне “Юнармия” отядында торучы укучыларыбыз Теләче районы “Киләчәк” яшьләр үзәгендә тантаналы рәвештә үткәрелгән иҗтимагый балалар-яшүсмерләр хәрби – патриотик хәрәкәте “Юнармия” сафларына кабул ителделәр. Аларга таныклыклар һәм значоклар бирделәр.
Шимбә көнебез дә бушка үтмәде. Бу көнне 1 укучыбыз - Габделхаков Камил Питрәч районында үткәрелүче көрәш ярышына китте. Аңа уңышлар телибез. Җиңүләр яулап кайтсын!
Әле бүген авылыбыз мәдәният йортында бик зур “Моңнар агыла туган якта”дип исемләнгән фестиваль була. Анда безнең мәктәп укучылары да катнаша. Сез дә килегез безне карарга. Көтеп калабыз!
Менә шундый күңелле вакыйгалар белән без бу атнаны йомгаклыйбыз. Безнең яңалыкларны тулырак, түбәндәге сылтама аша кереп, мәктәпнең телеграмм һәм ВКонтакте аккаунтларында күрә аласыз.
-
Татар әдәбияты олимпиадасы 07.02.2024

3-5 февраль көнне ике укучыбыз Мухаметханов Альмир 11 сыйныф(җитәкчесе Заляева Г.М.) һәм Ганиева Айзилә 10 сыйныф (җитәкчесе Ибраева Р.С.) татар әдәбияты буенча респбулика туры олимпидасында чыгыш ясап кайттылар. Мухаметханов Альмир - призер исеменә лаек булды, аңы һәм җитәкчесен котлыйбыз һәм киләчәктәдә зур уңышлар телибез.
-
Волейбол 29.01.2024

27-28 гыйнвар көннәрендә, Киров өлкәсенең Уржум шәһәрендә Советлар Союзы герое Л.И. Рокин исемнә багышланган ачык волейбол турнирында безнең мәктәп командасы катнашып кайтты. Алар анда матур уен күрсәтеп хуҗалардан әз генә калышып 4 урынга ия булдылар.
-
Минем булачак хөнәрем / Моя будущая профессия 26.01.2024

25 - нче гыйнвар көнне Теләче мәктәбендә район укучыларбыз "Молодые профессионалы 2023-2024" дигән конкурста чыгыш ясадылар, алар анда үзләренең торле өлкәләрдә булган күнекмә осталыкларын күрсәттеләр һәм югары нәтиҗәләргә ия булдылар.
Мобильная робототехника:
Мухаметханов Айбулат, Рахимов Айдин (җитәкчеләре Музафаров И.Г.) - беренче урында.
Поварское дело:
Ибраева Дина, Габдуллина Айзида (җитәкчеләре Ибраева Р.С.) - икенче урында
Моя будущая профессия педагог:
Ганиева Айзиля (җитәкчесе Музафарова С.Ю.) - беренче урында
Сам себе Кулибин:
Шайхиев Джавдет (җитәкчесе Шайхиева И.М.) - икенче урын
Графический диктант:
Саттарова Айзиля (җиткәчесе Рахимова Л.Н.) - беренче урын
Микроскопия:
Шамсутдинов Альмир (җитәкчесе Габдуллина Р.Г.) - беренче урын
-
День психолога/Психология көне 21.11.2023

21 ноябрь көнне Шәтке урта мәктәбендә, район мәгәриф бүлеге специалисты психолог Салахиева Г.Р. укучылар белән коллективта үз-үзеңне тоту буенча психологик әңгәмә үткәрде.
21 ноября в Шадкинской средней школе, специалист отдела образования психолог Салахиева Г.Р. провела психологическую беседу с учащимися как себя вести в коллективе.
-
Готов к труду и обороне/Хезмәт һәм оборонага әзер 18.11.2023

18 ноября на базе спортивного комплекса “Батыр” активисты "Движение первых" сдали нормы Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса "Готов к труду и обороне
18 ноябрьдә "Батыр" спорт комплексы базасында "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары "Хезмәт һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшырдылар









