Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 422080, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Школьная, д.3 |
| Телефон: | +7(843)-602-12-66 |
| E-Mail: | S.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тюлячинская СОШ" |
| Руководитель: | Назклычев Салават Сатлыкович |
| Год основания учреждения: | 1938 |
| У нас учатся: | 790 |
| У нас учат: | 70 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
"Тату сыйныф серләре" конкурсы үтте. Прошел конкурс "Секреты дружного класса". 15.02.2025

15 февраля 2025 года ученики и родители 5В класса (классный руководитель Газетдинова А.С.) Тюлячинской средней школы приняли участие в зональном этапе Республиканского конкурса родительских комитетов «Секреты дружного класса». Конкурс прошел в городе Зеленодольск. Команда успешно выступила и заняла 3 место.
2025 елның 15 февралендә Теләче урта мәктәбенең 5в сыйныфы укучылары һәм ата-аналары (сыйныф җитәкчесе А.С. Газетдинова) ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабында катнаштылар. Конкурс Яшел Үзән шәһәрендә үтте. Команда уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урынны яулады.
-
14 февраль - Каюм Насыйриның туган көне 14.02.2025

14 февраль көнне татар мәгърифәтчесе, галим, педагог һәм язучы, дистәләрчә дәреслек, әдәби китап һәм фәнни хезмәтләр авторы Каюм Насыйриның туган көне. Аның быел тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә аның турында сөйләнде. Ул элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә дөньяга килә. К.Насыйри гуманитар фәннәрнең төрле өлкәләрен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә нигез сала. Татар лексикологиясе буенча – русча-татарча «Лөгать китабы» сүзлеге (1892), татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге «Ләһҗәи татари» (1–2 т., 1895–96); фонетика һәм грамматика буенча «Кавагыйд китабет, ягъни тасниф вә имлә кагыйдәләрен бәян кыйлучы бер яңа фәндер» (1892), «Әнмүзәҗ. Лисаныбызның сарыф вә нәху кагыйдәләре бәянында» (1895) хезмәтләрен яза. Кеше акылына, фәнгә, этика, тел мәсьәләләренә, фольклор, әдәбият, музыкага һәм башкаларга багышланып, 40 бүлектән торган, асылда беренче татар энциклопедиясе «Фәвакиһелҗөләса фил-әдәбият» (1884) фундаменталь хезмәте татар тарихында зур яңалык була. К.Насыйриның фәнни хезмәтләренең күбесе татар халкы тарихын, Россия һәм гомумхалык тарихын өйрәнүгә багышлана.
-
Ярдәм янәшә / Помощь рядом 11.02.2025

11 февраля провели мастер-класс по сбору гуманитарной помощи для солдат СВО (рук. Хамидуллина Лейла Камиловна) с 7в классом. Вместе с ребятами Лейла Камиловна фасовала пакеты с продуктами и показывала как лучше и правильно это делать.
11 февраль көнне СВО солдатлары өчен, инглиз теле укытучысы, Хәмидуллина Ләйлә Камил кызы, гуманитар ярдәм җыю буенча мастер-класс үткәрде. 7в сыйныфы белән бергә Ләйлә Камиловна ашамлыклар тутырылган пакетларны әзерләде һәм моны ничек яхшырак һәм дөрес эшләргә икәнен күрсәтте.
-
"Учитель года" - "Ел укытучысы". 07.02.2025

Учительница математики Тюлячинской средней школы Галимханова Гульназ Рафкатовна сегодня приняла участие в конкурсе "Учитель года". Зональный этап конкурса прошел в Кукморском районе. Гульназ Рафкатовна достойна показала себя и свои навыки. Результаты будут известны чуть позже. Поздравляем нашу коллегу и желаем дальнейших успехов во всем!
Теләче урта мәктәбенең математика укытучысы Галимханова Гөлназ Рәфкать кызы бүген "Ел укытучысы" конкурсында катнашты. Конкурсның зона этабы Кукмара районында узды. Гөлназ Рәфкатовна үзен, осталыгын күрсәтте. Нәтиҗәләр бераз соңрак билгеле булачак. Коллегабызны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Конкурс "Замечательный вожатый". "Искиткеч әйдаман" конкурсы үтте. 06.02.2025

6 февраля в МЦ "Килэчэк", прошёл муниципальный тур республиканского конкурса отрядных вожатых "Замечательный вожатый", где ученица 8 “в” класса Баева Дина заняла 1 место! Подготовила к конкурсу ученицу педагог-организатор Кочергина Зульфия Бариевна. Поздравляем!
6 февраль көнне "Киләчәк" яшьләр үзәгендә отряд вожатыйларының "Искиткеч әйдаман" республика конкурсының муниципаль туры үтте, анда 8 "В" сыйныфы укучысы Баева Динә катнашып, 1 урынны яулады! Укучыны конкурска педагог-оештыручы Кочергина Зөлфия Бариевна әзерләде. Котлыйбыз!
-
Ремонт эшләре дәвам итә. Идут ремонтные работы. 06.02.2025

2025 год в Тюлячинской средней школе начался с приятных перемен. Сразу в январские праздники в образовательном учреждении стартовали строительные работы. Сегодня в образовательном учреждении полным ходом идут демонтажные работы. Меняется электричество, отопление, проводят вентиляцию. Рабочие заканчивают штукатурные работы на первом этаже. Все работы ведутся по плану. Оснащением школы новым оборудованием занимается компания «Стиль». Дизайн школы разрабатывает дизайнер -Лариса Вячеславовна.
2025 ел Теләче урта мәктәбендә күңелле үзгәрешләр белән башланып китте. Гыйнвар бәйрәмнәрендә үк мәгариф учреждениесендә төзелеш эшләре башланды. Бүген мәктәптә бар куәткә демонтаж эшләре бара. Электр линиялары, җылылык батареялары, вентиляция үткәрәләр. Эшчеләр беренче катта штукатур эшләрен тәмамлыйлар. Барлык эшләр план буенча алып барыла. Мәктәпне яңа җиһазлар белән тәэмин итү белән «Стиль» компаниясе шөгыльләнә. Мәктәпнең дизайнын дизайнер - Лариса Вячеславовна эшли.
-
Урок посвященный дню памяти жертв "Холокост". "Холокост" корбаннарын искә алу көне уңаеннан. 30.01.2025

В Тюлячинской школе прошел урок истории в 8А классе, посвященный к Международному дню памяти жертв Холокоста и посвященный 80 - летию освобождения нашей армией лагеря смерти «Аушвиц». Урок провел учитель истории Шакуров Т.Р. Данный урок прошел в рамках Недели памяти жертв Холокоста.
Теләче мәктәбенең 8 «А» сыйныфында Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә һәм армиябезнең «Аушвиц» үлем лагерен азат итүенә 80 ел тулуга багышланган тарих дәресе узды. Дәресне тарих укытучысы Т.Р. Шәкүров үткәрде. Әлеге дәрес Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында узды.
-
Гаи хезмәткәрләре белән очрашу үтте. Прошла встреча с сотрудниками ГАИ. 30.01.2025

Сегодня в Тюлячинской школе прошла встреча с инспекторами Госавтоинспекции ОМВД России по Тюлячинскому району с Киямовым Ленаром Талгатовиемч и Каюмовым Салаватом Табрисовичем. Так же на эту встречу пришла начальник Сабинского отделения ГБУ “Безопасность дорожного движения” Ягаварова Гузель Назифовна. Встреча прошла с учнниками 2ы-х классов. Инспекторы ГИБДД рассказали о правилах дорожного движения, как вести себя при гололедице. Так же ученики показали свои знания о правилах дорожного движения, отвечали на вопросы, которые задавали инспекторы.
Бүген Теләче мәктәбендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары Кыямов Ленар Тәлгать улы һәм Каюмов Салават Тәбрис улы белән очрашу узды. Очрашуга шулай ук "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Нәзиф кызы да килде. Очрашу 2 нче сыйныф укучылары белән узды. ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләре, бозлавык вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Укучылар шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен күрсәттеләр, инспекторлар биргән сорауларга җавап бирделәр.
-
Очрашу үтте. Прошла встреча. 29.01.2025

“Сабантуй” журналының гыйнвар ае санының тышлыгында районыбызның “Раян” вокаль-ансамбленә йөрүче егет-кызларын күрергә була иде. Берсеннән-берсе талантлы, район музыка мәктәбендә белем алучы укучыларның фотолары бөтен журнал битләрен бизи. Аларны бар Республикага күрсәтерлек тә шул! Җитәкчеләре Гөлфия Рафаэль кызы Муталлапова алар белән нинди генә конкурс-чараларда катнашмый да, нинди генә призлы урыннар яуламый! Ә бүген “Сабануй” журналы хезмәткәрләре районыбызның Теләче урта мәктәбендә үзләре дә кунак булды. 2-3 сыйныф укучылары белән узган очрашуда килгән кунаклар: журналның баш мөхәррире Руфия Мөхетдинова, журналист Алсу Әшрәпова балаларга “Сабантуй” турында бик күп мәгълүмат сөйләде. Ә укучылар исә кызыклы сорауларга җавап биреп, истәлекле бүләкәргә ия булды.
На обложке январского номера журнала “Сабантуй” можно было увидеть юношей и девушек из вокально-инструментального ансамбля "Раян". Фотографии талантливых учеников музыкальной школы района украшают все страницы журнала! Руководитель Гульфия Рафаэловна Муталлапова участвует с ними во всех конкурсах и мероприятиях, и занимают призовые места! А сегодня сотрудники журнала "Сабануй" сами стали гостями Тюлячинской средней школы. Много информации о “Сабантуе” детям рассказали гости встречи с учащимися 2-3 классов: главный редактор журнала Руфия Мухутдинова, журналист Алсу Ашрапова. А учащиеся ответили на интересующие вопросы и получили памятные подарки.
-
Призер по физической культуре! Физик тәрбия предметы буенча призер! 28.01.2025

Продолжаются предметные Республиканские олимпиады. Ученики Тюлячинской средней школы тоже активно участвуют в олимпиадах. Ученица 7 «в» класса Галимова Нафиса стала призером республиканской олимпиады, по предмету физическая культура. Поздравляем учителя физической культуры Рафиля Рефатовича Хакимова и ученицу 7 "в" класса с победой. Молодцы. Желаем дальнейших успехов!
Республика олимпиадалары дәвам итә. Теләче урта мәктәбе укучылары да олимпиадаларда актив катнашалар. 7 «в» сыйныфы укучысы Галимова Нәфисә физик культура фәне буенча республика олимпиадасында призер булды. Физик культура укытучысы Рафил Рефат улы Хәкимовны һәм 7 "в" сыйныф укучысын җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез!


















